Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
"В здоровом теле - здоровый дух!" 29.04.2016

Спорт - основа здоровья. С этой целью в ясный, солнечный весенний день профсоюз работников образования организовал Спартакиаду по лёгкой атлетике, в которой приняли участие работники образовательных учреждений. Спартакиада прошла дружно, весело. Проведение таких спортивных мероприятий помогает укреплению здоровья, дарит хорошее настроение, сплачивает людей. Учителя нашей школы также приняли активное участие в Спартакиаде. Желаем всем дальнейших успехов и крепкого здоровья!
-
Һөнәр сайлау - җаваплы эш 28.04.2016

Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була.Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. Һөнәре булган, авырлыктан курыкмаган, эш яраткан кеше үзен иң бәхетле кеше итеп саный. Сайлаган һөнәр үзеңә ошарга, шатлык китерергә тиеш. Укучыларга тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше буенча мәктәбебездә төрле чаралар, очрашулар булып тора. 120 нче номерлы Арча һөнәри белем бирү көллиятеннән килеп, эретеп ябыштыручы, ташчы, штукатурчы һөнәрләре буенча укучыларга мәгълүмат бирделәр.
Һөнәрләр күп: кем булсаң да,
Игенчеме, эшчеме?
Тик онытма бер нәрсәне:
Хезмәт бизи кешене!
-
Урок "Хартия Земли" 27.04.2016

Хартия Земли — международная декларация основополагающих принципов и ценностей для создания справедливого, устойчивого и мирного глобального общества в XXI веке. Хартия Земли направлена на пробуждение во всех людях нового чувства взаимозависимости и общей ответственности за благополучие всех людей, всего живого сообщества и будущих поколений. Она призывает человечество установить всеобщее сотрудничество в критический момент нашей истории. Хусаинова Гульнур Мансуровна, классный руководитель 4 класса, провела единый урок на тему «Хартия Земли» в России.
-
26 нчы апрель - Тукай туган көн. 26.04.2016

Бөек әдәбиятыбызның йолдызлары меңләгән. Тукай шул йолдызлар арасында бер дә сүнми. Аның әсәрләре буыннардан - буыннарга күчә бара. Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе укучылары даһи Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан укыдылар. ”130 яшьлек Шүрәле” дигән сәхнәләштерү күренешен 5 нче класс укучылары бик оста уйнадылар. Әйе,Тукай йөрәкләрдә онытылмас җыр булып яши!
-
Әкият геройлары бездә кунакта 26.04.2016

Мәктәбебездә Габдулла Тукайның әкият геройларына киемнәр конкурсы оештырылды. Укучыларның искиткеч чыгышлары, үзенчәлекле киемнәре бөек язучының талантына һәм иҗатына зур бәя булды.
-
Сәламәтлек -зур байлык 26.04.2016

Авылыбызның шәфкать туташы Гөлинә Абдулла кызы Солтанова мәктәбебездә еш була. Аның эш девизы "Авыруны булдырмау җиңелрәк!" Шуңа күрә укучылар белән төрле темаларга әңгәмәләр үткәрә, аңлату эшләре алып бара. Бүген 5-9 класс укучылары белән очрашып,"Наркомания -зур бәла" темасына чыгыш ясады, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Өмәләр гөрли. 25.04.2016

Бүген Гөберчәк, Сикертән, Казаклар авылларында укытучылар һәм укучыларыбыз катнашында язгы өмә үтте. Авыл урамнарын, чишмә һәм елга буйларын чүп-чардан арындырдык. Язгы өмәдә актив катнашып, яшәгән җиребезне матурладык, һәрберебез актив һәм бердәм катнашты!
-
Тукай безнең күңелләрдә 23.04.2016

Апрель аенда һәркемнең күңелендә Тукай рухы яши. Бөек шагыйребезнең тууына 130 ел уңаеннан мәктәптә төрле чаралар үтеп тора. Бүген башлангыч класс укучылары шагыйрь әсәрләре буенча куелган татарча мультфильмнар карадылар. Бер-берсе белән фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
Международный день Земли 22.04.2016

Есть один из международных праздников, отмечаемых 22 апреля, чествующий чистую Воду, Землю. День, напоминающий всем жителям планеты об экологических катастрофах, день, когда каждый должен задуматься над тем, что лично он "здесь и сейчас" может сделать для решения насущных природоохранных проблем. Сегодня в рамках акции "Добрый Татарстан" учитель биологии Сагидуллина Чулпан Расимовна провела классный час. Во время классного часа у детей возникло много вопросов,связанных с экологией. Тогда детям было предложено объединиться по параллелям и выбрать интересующую их проблему, вместе изучить этот вопрос и найти пути выхода из создавшейся ситуации.
-
Тукай иҗаты - балаларга 22.04.2016

Мәктәбебездә авыл китапханәчесе, Гөлфирә Зөфәр кызы, 5-7 нче сыйныф укучылары белән "Тукай укуы" уздырды. Укуның максаты: Тукай әсәрләрендә туган илгә мәхәббәт салынган эчтәлекне ачу, туган ягың белән горурлану хисләре тәрбияләү. Кичә барышында Г. Тукайның "Шүрәле" әсәрен укып, анализладылар, фикер алыштылар, рольле уеннар уйнадылар.











