Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
"Г.Тукайның - дуслары, каләмдәшләре" 06.04.2016

Г.Тукайның 130 еллык юбилее якынлаша. Шул уңайдан Арча районында Габдулла Тукайны олылап бик күп мәдәни чаралар үткәрелә. Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына багышлап класс сәгатьләре үткәрелде. 9 нчы класс укучылары класс җитәкчесе Нәгыймова Равилә Рәфкать кызы белән берлектә «Г.Тукайның - дуслары, каләмдәшләре” дигән темага фикер алыштылар.
-
Яхшылык дәресе 05.04.2016

Мәктәбебездә Игелекләр эшләү атналыгы дәвам итә. Бүген башлангыч классларда Яхшылык дәресләре үтте. Укучылар дәрестә "Нәрсә ул изгелек?", "Ничек яхшылык эшләргә?" дигән темаларга фикер алыштылар.
-
Игелекләр эшләү атналыгы 04.04.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршы алу уңаеннан 4 апрельдән 10 апрельгә кадәр "Игелекләр эшләү атналыгы" дип игълан ителде. Безнең укучыларыбыз да бу эштән читтә калмады. 4 нче класс укучылары укытучы Заһидуллина Г.Д. җитәкчелегендә һәйкәл янын кардан чистарттылар. Игелекле эшләр башкаруны һәркөн дәвам итик.
-
Әти - әниләр җыелышы 02.04.2016

IV нче чирек - җаваплы чирек. Уку елында башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясау вакыты. Тиздән ОГЭ һәм 4 нче класс укучылары өчен Бөтенроссия тест тикшерүләре. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә 4 нче класс укучылары һәм әти-әниләр белән берлектә ачык класс җыелышы үткәрелде. Мәктәп директоры Сөнгатов Ш.Җ. бу җаваплы эшкә җитди карау кирәклеген ассызыклап әйтте. Мәктәп, укучы һәм әти-әни кулга кул тотынышып эшләгәндә генә нинди дә булса уңышка ирешергә була.
-
Татар теленнән сынама экзамен 01.04.2016

Экзаменны уңышлы тапшыру өчен ныклы әзерлек һәм төпле белем кирәк. Шуңа күрә мәктәбебездә бүген дә татар теленнән сынама экзамен үткәрелде. 9 нчы класс укучылары зур җаваплылык тоеп, бик игътибар белән эшләделәр.
-
Карга боткасы 31.03.2016

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе, һичшиксез, Карга боткасы. Мәктәп укучылары да , укытучылары да бу бәйрәмне түземсезлек белән көтеп ала. Физик тәрбия укытучысы Нәбиуллин Р.Р. җитәкчелегендә казанда тәмле ботка пешерделәр. Укытучылар һәм укучылар бергә-бергә Карга боткасы ашадылар, тәмле чәй эчтеләр. Аннары спорт уеннары оештырылды, аларда укучылар актив катнаштылар. Гореф-гадәтләребезне, бәйрәм-йолаларыбызны онытмыйк!!! Алар балаларыбызда кешелекнең иң күркәм сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Сыерчыклар килде 30.03.2016

Мәктәп укучылары сыерчыклар килүен оялар ясап көтеп торганнар.
Яз җиткәнен белгәннәр,
Сыерчыклар килгәннәр,
Ояларны күргәннәр,
Сайлап-сайлап йөргәннәр.
-
Татарча көрәш ярышлары 28.03.2016

25 нче март көнне балалар иҗаты Йортында 2004 елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында Татарча көрәш ярышлары булып узды. Барысы 9 мәктәптән көрәшчеләр катнашты. Әлеге ярышларда 5 нче сыйныф укучылары Сафин Илназ - 2 нче, Кәримов Инсаф - 3 нче урынны яулады. Егетләребезне зур уңышлары белән котлыйбыз. ( Тренер - М.Г. Әхмәдиев)
-
Сингапур укуларында 26.03.2016

Бүген Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә укытучылар өчен Сингапур укулары оештырылды. Район мәгариф бүлеге методисты Гатауллина Л.М. җитәкчелегендәге укытучы, методистлар укуларның асылына төшендерделәр:теория практик өлеш белән аралаштырылды. Структураларны дәресләрдә куллану мөмкинлекләренә күбрәк тукталдылар. Әлеге укулар мәктәбебез коллективы өчен бик файдалы булыр дип уйлыйбыз.
-
Волейбол ярышында 25.03.2016

Бүген мәктәбебез укытучылары Иске Чүриле мәктәбендә волейбол ярышында катнашып кайттылар. Ярышка команда капитаны Шәмсемөхәмәтова Гөлназ җитәкчелегендә Хәбирова Рая, Сәгыйдуллина Чулпан, Мәҗитова Рузия, Заһидуллина Гөлгенә, Нәгыймова Равилә, Шәфыйкова Гөлүсә бик тырышып әзерләнделәр. Спорт чыдам һәм тырышларны ярата. Молодцы,кызларыбыз!











