Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
Итоги акции "71 пятерка" 11.05.2016

С 1 апреля в нашем образовательном учреждении стартовала акция «71 пятерка - это моя Победа!», посвященная 71 годовщины Победы в Великой Отечественной войне и является мероприятием цикла «Тебе, Великая страна! Тебе, Великая Победа!»
Цели и задачи акции:
- привлечь внимание учащихся к знаковому событию в истории нашей Родины
- воспитание у обучающихся гражданственности и патриотизма, уважения к бессмертному воинскому подвигу;
- повышение качества знаний и успеваемости, повышение престижа знаний, интеллектуального уровня обучающихся;
- утверждение активной жизненной позиции обучающихся.
Участниками акции стали обучающиеся образовательного учреждения со 2 по 9 кл, а победителем становится обучающийся (на каждой ступени), первый набравший 71 оценок «отлично» в сумме по всем изучаемым предметам. На сегодняшней линейке Шаукат Завдатович поздравил победителей акции (Шамсемухаметову Илюзу, 2 кл., Каримова Инсафа, 5 кл.) и наградил похвальными грамотами. -
Бакча эшләре башланды 10.05.2016

Мәктәп яны тәҗрибә участогында ныклы эш башланып китте. Укучылар һәм укытучылар коллективы дәресләрдән соң өмә оештырдылар, яшелчәләр утырту өчен түтәлләр әзерләделәр.
-
Митинг 09.05.2016

7 нче май көнне авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл янында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг булды. Бәйрәмгә авылыбыздагы бердәнбер сугыш ветераны Дәүләтшин Фатих Дәүләт улы, тыл ветараннары, сугыш чоры балалары килгән иде. Укучылар Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар һәм һәйкәлгә венок куйдылар. Туган җир өчен башларын салган авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык.
-
"#Победная весна# Җиңү язы" 07.05.2016

Мәктәбебездә “Җиңү язы” акциясе дәвам итә. Бүген барлык укучылар колонналарга тезелеп, «Катюша», «День Победы»,"Солдатлар" кебек сугыш чоры җырларын башкардылар, стройда атлап үттеләр.
-
Онытырга хакыбыз юк! 06.05.2016

Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн, горур күкрәкләрдә
Орден - медальләрне чыңлатып.
"Җиңү язы" акциясе кысаларында мәктәбебездә бик күп эшләр башкарылды. Бүген Бөек Ватан сугышы истәлекләрен саклаучы урыннарда, укытучылар һәм балалар җыештыру эшләре башкардылар. Җиңү язы китергән данлы еллар турында онытырга безнең хакыбыз юк!
-
Бөек Җиңү бәйрәмен каршылап 05.05.2016

Бүген мәктәбебезнең 4 нче класс укучылары асфальтка рәсем төшерделәр. Әлеге конкурс "Җиңү язы" акциясе кысаларында уздырылды. Балалар рәсемнәрендә Җиребезгә тынычлык теләү, матур балачак темалары чагылыш тапты.
-
Җиңү көннәре якынлаша. 04.05.2016

Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә “Җиңү язы” акциясе дәвам итә. Шул уңайдан “Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы”, “Россия патриотлары булып үсәбез”, “Хәзерге солдат” дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде.
-
Үткәннәргә сәяхәт 03.05.2016

"Җиңү язы" акциясе кысаларында мәктәбебездә эш дәвам итә. Үзебезнең мәктәпне тәмамлаган, Арча педагогия көллияте укучысы Шафиков Нияз "Эзтабарлар" отряды белән сугыш булып узган җирләрдә булып, тикшерү эшләре башкаралар. Беренче экспедициясеннән соң ул уй - фикерләрен мәктәбебез укучылары белән дә уртаклашты. Бүгенге көндә ул тагын сәяхәттә һәм 6 нчы май көнне кире юлга кузгала.
-
"Җиңү язы" акциясе кысаларында 02.05.2016

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары "Җиңү язы" акциясенә бик теләп кушылдылар. Акциянең планы төзелде һәм шул план нигезендә эш башланды. Тимурчылар отряды авылыбыздагы бердәнбер сугыш ветераны Дәүләтшин Фатих Дәүләт улының хәлен белеп, өй эшләрендә булышып кайттылар.
-
Куркынычсыз тәгәрмәч - 2016 30.04.2016

Арчаның бишенче гимназиясендә ЮХИДИның Арча бүлекчәсе Куркынычсыз тәгәрмәч бәйгесе уздырды.Ел да үткәрелеп килә торган бу чарада укучыларыбыз бик теләп катнашты. Укучылар биредә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре буенча көч сынаша. Бүген дә алар велосипедта каршылыклар аша үтте, барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, автошәһәрчектә йөрде,теоретик белемнәрен дә тикшерде.











