Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
Россия - минем дәүләтем 12.06.2016

Бүген Россия дәүләт символлары белән таныштык, эчтәлекле презентация карадык. Лагерьда белемнәребезне баетабыз, зирәклектә һәм тапкырлыкта ярышабыз.
-
Бүген бездә туган көн! 11.06.2016

"Тик нигәдер туган көннәр елга бер генә". Бик яратабыз бу бәйрәмне. Бөтен кеше сине мактый,бүләкләр бирә, гел елмаясы гына килеп тора. Шулай булгач, мондый бәйрәмне лагерьда үткәрмичә буламени!?Бүген бездә туган көн,кулларыбызда чәчәкләр,йөзебездә елмаю!
-
Геннис рекордлары көне. 10.06.2016

Лагерь балаларның шат көлүләреннән яңгырап тора, балалар лагерьга бик яратып йөриләр. Бүген - Геннис рекордлары көне – бигрәк тә үзенчәлекле булды.”Иң –иң”нәр ярышты. Саф һавада спорт ярышлары, күңелле уеннар үткәрелде.
-
Көлдермештә кунакта 09.06.2016

“Көлә белү – үзе бер талант”- дигән бер акыл иясе. Шуңа күрә бүген лагерьда көлке көне үткәрдек. “Иң оста мәзәкче”, “Кызыклы шигырь сөйләүче”осталары билгеләнде. Мимика һәм жест аша сөйләшү уены балаларга бигрәк тә ошады.
Көлегез, көлегез,
Файдасы күп, белегез!
Дару, витамин ашамый,
Терелерсез, күрересез!
-
Шахмат көне 08.06.2016

Лагерьда бүгенге эш көне дә балаларның шат көлүләре белән тулы составта дәвам итә. Матур музыка астында үткәрелгән иртәнге зарядка яңа көнгә көч-куәт өстәде. Линейка үткәрелде. Сәламәтлек минутында дару үләннәрен тану, аларның файдасы турында сөйләшү үткәрелде.
Шахмат, шашка уены турында презентация күрсәтелде, берничә уен алымы аңлатылды. Ә аннан соң шашка уены буенча ярыш үткәрелде, иң оста уенчы билгеләнде. Җиңүче булып “Гөлкәйләр” звеносыннан Солтанова Зәринә калды, вожатыйлар арасыннан Гөлнур Мансуровнага тиңнәр табылмады.
“Без - тынычлык яклы” тематикасы буенча үткәрелгән рәсем конкурсы да талантлы рәсем осталарын ачарга ярдәм итте. Бүгенге көн нәтиҗәле һәм файдалы үтте.
-
Г.Тукай иҗаты буенча “Могҗизалар кыры”. 07.06.2016

Яңгырлы көн булуга карамастан, лагерьның җанлы тормышы үз тәртибе белән бара. Иртәнге зарядка, линейкадан соң, шәхси гигиенаны саклау буенча әңгәмә үткәрелде.
Г.Тукай һәм А.С.Пушкин иҗатлары буенча “Могҗизалар кыры” дигән уен-ярыш күңелләргә аеруча хуш килде. Балалар дәресләрдә алган белемнәр белән генә чикләнмичә, дәрестән тыш вакытларда әдәби китаплар укуларын, бу шагыйрьләр иҗаты буенча кызыклы мультфильмнар карауларын, иҗат белән кызыксынуларын күрсәттеләр.
Тукай иҗатын белүнең
Яңа ысулын таптык.
“Могҗизалар кыры” дигән
Шоу-уен уйнадык.
-
Көчлеләр, кыюлар, җитезләр 06.06.2016

Бүген лагерьда җитезлегебезне, кыюлыгыбызны сынадык. Звенолар үзара ярыштылар. Бер генә кеше дә читтә калмады, һәркем үз командасы өчен очко китерергә тырышты. Соңгы нәтиҗә куанычлы: дуслык җиңде!
Көчлеләр без, кыюлар без!
Сынатмый беребез дә.
Фотоларга күз салгач,
Күрәсез үзегез дә.
-
Туган төбәгебез буйлап ... Экскурсия 05.06.2016

Туган якның гүзәл табигате буйлап сәяхәткә чыктык. Кошлар тавышы тыңлап, агач, куакларга, күз явын алырдай чәчәкләргә сокланып, хозурланып йөрдек. Соңыннан табигать байлыгы булган шифалы дару үләннәре җыеп, сәламәтлекне саклауга үзебездән өлеш керттек.
-
“Юындыр бездә кунакта” 04.06.2016

Лагерьда бүген күңелле,
Юындыр килгән безгә.
Сорау арты сорау биреп,
Имтихан алды бездән.
Сәламәтлекнең нигезе -
Чисталыкта, беләбез.
Шуңа Юындыр белән,
Гел дус булып киләбез.
Ул безгә кунакка килә,
Юындыра, чистарта.
Һәрбер бала шуңа күрә,
Чисталыкны ярата.
-
Исәнме, “Дуслык”лагере! Лагерь ачу 03.06.2016

Бүгенге, җәйге лагерь ачылу тантанасы, һәр баланың күңелендә онытылмаслык булып истә калыр. Балалар бу көнгә бигрәк тә зур әзерлек белән килделәр. Бәйрәм сәхнәләштерүләр, рольле уеннар, сәнгатьле сөйләм, җырлар, дәртле биюләр, тантаналы вәгъдәләр белән үрелеп барды. Балалар оста артис та, тәртипле тамашачы да булдылар. Алда аларны тагын да кызыклырак, маҗаралы һәм җаваплы көннәр көтә.











