Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Акция "Помоги своей школе!" 25.08.2016

В последние годы Правительством РТ многое сделано для улучшения материально-технической базы учебных заведений, осуществлена масштабная программа информатизации, проводится капитальный ремонт зданий, в учреждения общего и среднего профессионального образования поставляется оборудование и предметные кабинеты. Выделяются немалые средства на различные программы и из федерального бюджета. Но для того, чтобы вести учебно-воспитательный процесс в рамках предъявляемых высоких современных требований, создавать соответствующие условия для учащихся, этих средств недостаточно. В период летних каникул, не без помощи родителей, в классах проводится косметический ремонт, однако остается еще масса проблем, которые невозможно решить без помощи меценатов. У каждой школы, колледжа и техникума есть успешные и состоятельные выпускники. Наверняка у каждого из вас был любимый учитель. Найдите время навестить родные пенаты. Поинтересуйтесь ее проблемами, помните - кто помнит прошлое, у того есть будущее!
- "Мәктәпкә җыенырга булыш!" 24.08.2016
-
Г.Камал туган төбәктә-әдәби мәйдан гөрләде. 23.08.2016

Газиз халкының талантын барлау өчен, “Ач, шигърият, серләреңне!” дип аталган шигырь бәйрәме- әдәби мәйдан һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул – кеше йөрәге биеклегендә. Мәҗитова Адилә, Мәҗитова Галияләрнең әниләргә, табигатькә багышланган шигырләре һәркемне игътибарcыз калдырмады. Шигъри җанлы укучылар: Кәримов Инсаф, Сафин Илназ, Солтанова Зәринә, Солтанова Рәзилә, Шәмсемөхәмәтова Гөлшат, Шәмсемөхәмәтова Илүзә, Ибәтуллин Ирек, Мәһдиев Әнисләрнең чыгышлары ихтирамга лаек. Кичәдә милләтебезне дөньяга таныткан шагыйребез - Г. Тукай әсәрләре үз урынын алды.Чөнки һәр татар баласы кечкенәдән аның әсәрләрен күңеленә сеңдереп үсә. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди. Безнең туган ягыбыз күп кенә күренекле кешеләр биргән як. Шулар арасыннан - балалар шагыйрәсе Заһирә апа Гомәрованың, үзешчән шагыйрә Роза апа Шәйхетдинованың шигырьләре дә бәйрәмдә яратып укылды. Кичә мәктәбезнең ”Ләйсән” бию коллективының матур чыгышы белән үрелеп барды. Укучыларның әдәбиятка, шигърияткә, гомумән китапка битараф булмаулары, яраткан язучыларыбызның иҗатлары белән танышып, кызыксынып торулары шатландыра.
-
Кызу эш вакыты 18.08.2016

Август аеның бик эссе торуы сәбәпле, мәктәп бакчасында су сибү даими рәвештә алып барыла.
Үссен матур чәчәкләр,
Гел кояшка үрелеп.
Балкып торсын җиребез,
Яшеллеккә төрелеп.
-
Бердәм Россия һәр кешегә барып җитәчәк 06.08.2016

Депутатлыкка кандидатлар, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән торган десант республика районнары буенча "Көчле Татарстан - Бердәм Россия" ватанпәрвәрлек эстафетасына чыкты. Мобиль кабул итү бүлмәсеннән гыйбарәт булган автобус 6 нчы август көнне Сикертән җирлегенә килеп халыкның гозерләрен тыңлап, язып алды. Алар: "Бер гозер-теләк тә игътибарсыз калмаячак", - дип ышандыралар.
-
Кыяр тозлау өчен менә дигән вакыт! 01.08.2016

Җәй уртасы җиттеме, бакчаларда яшелчәләрне кышка әзерләү башлана. Кыяр тозлар өчен менә дигән вакыт! “Тозлау өчен нык булган, бертөрле зурлыктагы кыярларны сайлыйлар...”,- дип, Гөлүсә апа белән Фәридә апа безне кыяр тозлау серләренә өйрәтеп кенә калмыйлар, мәктәп укучыларына ашханәдә кыш буена җитәрлек кыярларны телеңне йотарлык тәмле итеп тозлап та куялар. Афәрин!
-
Без витамин үстердек. 30.07.2016

Суганның сәламәтлек өчен файдасы бик зур. Баш мие эшчәнлеген, хәтерне яхшырта, картаюдан саклый, хис өчен җаваплы күзәнәкләрне яшәртә. Әнә шундый искиткеч файдалы яшелчәне мәктәп бакчасында без дә үстердек! Кыш буе ашарга да җитә, бәлки артыгын сатып , акча да эшләрлек булыр әле.
-
Үзебез тудырган матурлык. 28.07.2016

Мәктәп яны тәҗрибә участогына һәркем соклана. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган бакчабыз көннән көн матурлана. Бу укучыларыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе
-
Бакчада эш кайный 26.07.2016

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш тынып тормый. Укучылар бик күп төрле эшләр башкаралар: чүп утыйлар, чәчәкләргә, яшелчәләргә су сибәләр, төпләрен йомшарталар. Мәктәп янын һәрчак тәртиптә тоталар.
-
Карбыз, кавын бездә генә үсә! 20.07.2016

Кыяр,кишер, помидорны кем дә үстерә. Ә менә бездә карбыз һәм кавын үсә! Үсми түгел, үстерәбез һәм мул уңыш җыеп алырбыз дип торабыз. Вакытында суын һәм ашламасын сибәбез, суыклардан саклыйбыз.











