Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Год воинской и трудовой доблести 31.12.2026

2026 год в Республике Татарстан объявлен Годом воинской и трудовой доблести. Соответствующий указ подписан для сохранения исторической памяти, укрепления гражданской солидарности и уважения к защитникам Отечества и труженикам тыла.
-
Год единства народов 31.12.2026

Цель этого года – укрепить дружбу и взаимопонимание между народами, проживающими на территории нашей многонациональной страны.
-
Россия Федерациясе халыклары телләре көне. 08.09.2026

8 сентябрь — Россия Федерациясе халыклары телләре көне. Бу истәлекле көн илебездә туган телләрне саклау, үстерү һәм хуплау максатыннан булдырылды. Бу уңайдан Татарстан Республикасында "Балалар бакчасында әкияти көн" проекты башланып китте.Әлеге проект кысаларында балалар бакчасында бүгенге көнебез "Тукай әкиятләре буйлап" узды. Әкиятләрне без биләүдә вакытта ук ишетеп үсәбез. Бүген дә балалар белән Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт иттек, рәсемнәрен карадык, буядык, үзебез дә әкият геройлары булып уйнап карадык.
-
Белем көне 01.09.2026

Бүген безнең балалар бакчасында «Белем көне»бәйрәме узды.Белем көне гаҗәеп матур бәйрәм. Мәктәптәге кебек тантаналы булмаса да, балалар өчен бик әһәмиятле. Чөнки балалар тормышында үзгәрешләр башлана: шөгыльләр үткәрү, әңгәмәләр, бәйрәмнәр һ.б.Бүген дә балалар бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, шаярттылар һәм көлделәр. Безнең балалар бакчасында яңа уку елы менә шулай күңелле, кызыклы һәм бәйрәмчә башланды.
-
Җәйнең соңгы көне. 31.08.2026

Бүген җәйнең соңгы көне. Без дә балалар белән җәйге табигатькә экскурсия оештырдык, аның белән саубуллаштык. Башта инструктаж үткәрдек, экскурсиянең максатын аңлаттык. Аларга туган ягыбыз табигатенең матурлыгы турында сөйләдек. Җәйге гүзәллекне, туган якның матурлыгын балаларның күңелләренә сеңдерү, балаларны табигать белән кызыксынучанлыкларын арттыру максатыннан оештырылган экскурсия барыбызга да ошады. Югары очның "Дегет чишмәсе"ндә булдык. Балаларга чишмәләрне, сулыкларны чиста тотуның мөһимлеге турында сөйләдек
-
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне 21.08.2026

22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде: балалар флагтагы hәр төснең мәгънәсе белән таныштылар, флагларны танырга, дәүләт символикаларын аерырга өйрәнделәр, зур кызыксыну белән Россия флагын ясадылар, “Россия флагы”, “Ак, зәңгәр, кызыл”, “Мин – Россия өлеше” дип аталган әңгәмәләр, төрле уеннанр уйнадылар, биеделәр. Балалар бик канәгать калды
-
Янгын сүндерү бүлегенә экскурсия 13.08.2026

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янгын-коткару бүлегендә булып, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән якыннан танышты һәм коткаручылар хезмәтенең әһәмиятен үз күзләре белән күрде. Хезмәткәрләр балаларны җылы кабул иттеләр һәм танып белү экскурсиясе оештырдылар. Янгын сүндерү машинасының эчтән нинди булуын, су тутырылган бакның кайда булуын, янгын сүндерүчеләр нинди җайланмалар кулланганын күрсәттеләр. Янгын сүндерү җиңнәре һәм коткаручыларга кирәкле башка кораллар нинди, аларның билгеләнеше турында сөйләделәр.
-
Бөтендөнья светофор көне. 05.08.2026

5 август — Бөтендөнья светофор көне.Без дә балалар бакчасында светофор көнен билгеләп үттек.Тәрбияче тәрбияләнүчеләр белән әңгәмәләр, өстәл уеннары һәм төрле кызыклы биремнәр аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юл билгеләрен кабатладылар, светофор сигналларының мәгънәсен искә төшерделәр. Светофор ясадылар, "Светофор" уенын да уйнадылар.
Юл кагыйдәләрен белү — һәркем өчен мөһим! -
Дуслык көне 30.07.2026

30 июль - “Дуслык көне”. Бүген шул дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар дуслык төшенчәсе белән таныштылар, халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр, кисеп ябыштырдылар.Һәрвакыт дус булыйк!
-
Оригами ысулы 16.07.2026

Оригами ярдәменә баланың вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерергә, игътибарын ныгытырга, аның иҗади активлыгын стимуллаштырырга була. Материалны саклап, пөхтә итеп эшләргә өйрәтү дә безнең бурыч.









