Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Әниләр көне 28.11.2025

Әниләр көне-календарьдагы иң күңелгә үтеп керә торган бәйрәмнәрнең берсе. 8 марттан аермалы буларак, ул нәфислек һәм язгы матурлык турында гына түгел, ә безгә тормыш биргән хатын — кызларга-әниләребезгә карата ихлас мәхәббәт, кайгырту, рәхмәт һәм хөрмәт турында. Россиядә Әниләр көне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.
-
Экология-һәркемнең эше! 25.11.2025

"Экология-һәркемнең эше!" дип исемләнгән Халыкара балалар һәм яшүсмерләр премиясе кысаларында балалар бакчасында экологик тәрбиягә юнәлтелгән чаралар узды. «Экологик рәсемнәр» конкурсы барышында балалар экология өлкәсендәге белемнәрен кабатладылар һәм киңәйттеләр һәм бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Шулай ук «Табигать-безнең икенче өебез»темасына әңгәмәләр узды, төрле презентацияләр, мультфильмнар карадык. «Экология – һәркемнең эше» премиясенең максаты – әйләнә-тирә мохитне саклау, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, белем бирү, кече укучыларда экологик культура дәрәҗәсен арттыру. Без дә «Эко-рәсем» номинациясендә катнаштык
-
«Флора – табигать сакчысы» мультсериалы 21.11.2025

2019 елда гына үзе эшен башлап җибәргән «ШАЯН ТВ» каналы туган телне үстерү, киләчәк буынга тапшыру буенча, бик күп төрле кызыклы проектларны тормышка ашыра. Сез гаҗәеп «Флора – табигать сакчысы» мультсериалының яңа серияләрен карарга өлгердегезме? .. Диңгезгә ташланган гади пластик пакет нәрсәсе белән куркыныч? Чүп-чарны ничек дөрес араларга һәм батарейкаларны ничек утильләштерергә? Бу һәм башка сорауларга Флора һәм аның гадәти булмаган сәләтләргә ия дуслары җавап бирәчәк.
-
Кыш Бабайның туган көне 18.11.2025

Бүген, 18 ноябрь - Кыш бабайның туган көне. Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән, ләбаса. Нигә нәкъ менә бу көндә дисезме?! Чөнки суыклар менә шушы көннән башлана икән. Ничә яшь икәнен төгәл белмәсәк тә, якынча исәпләүләр буенча ул 2000нче яшен күптән тутырган инде. Туган ягы- Бөек Устюг. Һәркем бүләк көткән шикелле ул да туган көненә бүләк көтә. Шул нисбәттән, безнең балалар бакчасына Кыш бабай кунакка килде. Балалар Кыш бабайны гаҗәпләнеп һәм сөенеп каршыладылар, чөнки яңа елга әле ерак.
-
Татарча диктант 14.11.2025

Бүген 14 ноябрьдә «Татарча диктант» 2025 акциясе башланып китте. Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә без дә да кушылдык.
-
Игелек көне 13.11.2025

"Игелек көне" - Бөтендөнья бәйрәме, ул ел саен 13 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу игелеклелек көне бер-береңә карата игелекле һәм кайгыртучан булуның никадәр мөһим булуын искәртә. Балалар кемгәдер изгелек эшләү һәм башка кешенең йөзендәге елмаюны күрү никадәр күңелле икәнлеге турында фикер алыштылар.
-
Татарстан Конституциясе көне 05.11.2025

Балалар бакчасында Татарстан Конституциясе көне-үзенчәлекле вакыйга. Балалар безнең Конституцияне гарантияли торган хокукларның һәм ирекләрнең әһәмияте турында белделәр. Бу өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә мөһим, чөнки алар җәмгыятьнең бер өлеше һәм аларның да үз фикерләре бар.
Мәктәпкә зерлек төркеме балалары белән Р. Т. Конституция көненә багышланган әңгәмә үткәрдек, шигырьләр укыдык. Татарстан гимнын тыңладылар. Мондый әңгәмәләр балаларда үз илең өчен горурлык тәрбияли, ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт, Татарстан тарихы белән кызыксыну уята. -
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. 03.11.2025

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.1нче ноябрь көнне безнең балалар бакчасында, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан,төрле чаралар булып узды. Ватаныбызның зур, матур икәнен, аның тарихи вакыйгаларга бай булуы турында мәгълүмат бирелде. Традиция буенча, Россия гимны яңгырады, аннары кыскача бәйрәмнең тарихы белән таныштырылды, әңгәмә үткәрелде Төрле милләт вәкилләренең костюмы кигән курчаклар да кунакка килгән иде .
-
Киемеңә фликер беркет, бу синең җансакчың! 27.10.2025

Балаларыбызның иминлеге-ата-аналарның һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренең төп кайгыртуы. Көзге-кышкы чорда көн бик тиз кыскара. Баланы тәүлекнең караңгы вакытында юлда куркыныч хәлләрдән саклауның мөһим ысулы - киемдә фликерлар кию.
Киемеңә фликер беркет,
Бу синең җансакчың! -
Китапханәдә кунакта 23.10.2025

23 нче октябрь көнне, Чирмешән лицееның 2 нче а һәм 3 нче а сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчеләре Зиннурова Н.С., Гыйрфанова Г. С.) Лашман авылы китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханә мөдире Фәйрушина Гөлүсәр Максум кызы яшь артистларны карарга безне дә кунакка чакырды. Лицей укучылары яшь тамашачыларга "Шалкан", "Төлке белән Бүре" әкиятләрен күрсәттеләр.









