Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Космонавтика көне 10.04.2026

12 нче апрель-космонавтлар көне уңаеннан, балалар бакчасында тематик атналык үтте . Балалар белән, "Кем ул космонавт?" темасына мөһим сөйләшү үткәрелде, шулай ук әлеге темага кагылышлы презентация, мультфильмнар каралды. Балалар галәм буйлап мавыктыргыч сәяхәттә булдылар: йолдызлар һәм планеталар, космик корабльләр турында белделәр, кызыклы мәгълүматлар тупладылар. Төрле кызыклы уеннар уйнадылар, төрле милләттән булган космонавтлар, Юрий Гагаринның биографиясе белән таныштылар, ракеталар төзеделәр!
-
Россиядә йорт хайваннары көне 09.04.2026

11 апрельдә Россиядә йорт хайваннары көне билгеләп үтелә.Без көн саен алар турында сөйләшсәк тә, ул көнне аерым игътибарга алабыз.Аның максаты: балаларда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кызгану, барлык тереклеккә кешелеклелек, йорт хайваннарына җаваплылык, аларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2026

7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата кешеләрне үз сәламәтлегенә игътибар итәргә өнди. Безнең иртә һәркәнне күңелле зарядка белән башланып китә. Ә бүген көн дәвамында балалар белән сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмәләр үткәрелде , матур әдәбият укылды һәм сәламәтлек темасына иллюстрацияләр, презентация каралды. Балалар эстафеталарда һәм ярышларда катнаштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Театр — яктылыкка, нурга илтә 03.04.2026

Безнең балалар бакчасында театрга багышланган чаралар узып тора. Алар белән әңгәмәләр үткәрелә: "Нинди театрлар була?", "Театрда үзеңне ничек тотарга", "Курчак театры булдыру тарихы". Балалар театр атрибутларын һәм әкият персонажларының төрле костюмнарын кулланып, халык әкиятләре буенча драматизация уеннарын рәхәтләнеп уйныйлар. Ел саен республика күләмендә уздырган “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең муниципаль этабында призлы урыннар алабыз.Театр артисты булу һәр балага да ошый. Шуларны ныгытып, без бүген авыл китапханәсенә һәм мәдәният йортына экскурсиягә бардык. Авылыбызның мәдәният йорты авылдашыбыз Кәрим Тинчурин театрының күренекле артисты Наил Шәйхетдинов исемен йөртүен искә төшердек.
-
Халыкара кошлар көне 01.04.2026

"Халыкара кошлар көне" - ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. Бүген балалар бакчасында Халыкара кошлар көненә багышланган тематик көн узды. Балалар, кошлар турында әкиятләр һәм хикәяләр тыңладылар, күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр: фоторәсемнәр карадылар, табышмакларга җавап таптылар, кошлар тавышын тыңладылар.Әтиләре белән бергәләп сыерчык оялары да ясап алып килделәр, Байкеев Рәмис, Марданов Рөстәм, Куручбаев Ринат, Газизов Сирин гаиләләренә бик зур рәхмәт.
-
Нәүрүз бәйрәме 19.03.2026

Бүген балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Балалар бәйрәмдә яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының табышмакларын искә төшерделәр. Бәйрәмгә ямь өстәп Кыш бабай, Нәүрүз һәм Шүрәле килде, алар балалар белән төрле ярышларда катнаштылар һәм биремнәр үтәделәр.
-
Җир көне 18.03.2026

Бүген безнең балалар бакчасында Җир Ана көненә багышланган экологик дәрес үткәрелде. Балалар белән «Җир – безнең уртак йортыбыз» дигән темага әңгәмә корылды. Балалар җир планетасы турында белемнәрен системалаштырды, хайваннарга, бөҗәкләргә, үсемлекләргә мәхәббәт тәрбияләргә, җирне сакларга кирәклеге ассызыкланды
-
«Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә 17.03.2026

«Сәяхәт башлана» дигән эш дәфтәрләрендә эш нәни балаларның иң яраткан шөгыле. Безнең иң яшь тикшеренүчеләребез яңа эш дәфтәрләренең мавыктыргыч биремнәр дөньясына бик рәхәтләнеп чумдылар! Һәр көн-яңа ачыш, ә һәр борылыш-кечкенә җиңү! Лашман гомумибелем бирү мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» нең дуслары «Ләйсән» балалар бакчасындагы сабыйларга еш кунакка киләләр. Тәрбиячеләр белән бергә алар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иң кызыклы күнегүләрне башкарырга ярдәм итәләр.
-
Мәктәп белән берлектә 13.03.2026

Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булуы мөһим. Балаларны мәктәпкә әзерләгәндә яхшы нәтиҗәләргә тәрбиячеләр, төрле белгечләр һәм укытучылар тупланган коллектив – бер команда булып эшләгәндә генә ирешергә мөмкин . Әлеге максаттан чыгып бүген без Лашман урта гомумибелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларын кунакка чакырдык. Аларга "Алтын бөртекләр" дип аталган татар халык әкиятен сәхнәләштердек һәм концерт номерлары күрсәттек.
-
8 Март - Әниләр бәйрәме 05.03.2026

Бүген балалар бакчасында бик матур бәйрәм – 8 март бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә кунакка әниләр дә, әбиләр дә килгәннәр иде. Балаларның биюләре, хәрәкәтле җырлар һәм күңелле уеннар истә калырлык мизгелләр булып тора. Балалар әниләре белән бергә бик күп төрле кызыклы ярышларда катнаштылар. Балалар тарафыннан әзерләнгән театраль күренешләр, бигрәк тә күңелләргә үтеп керешле булды. Кадерле әниләр, әбиләр! Без сезне бәйрәм белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм бу дөньяда иң яхшысы – үз балаларыгызның мәхәббәте булуын телибез.









