Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Беренчеләр хәрәкәте" бүләкләре 04.06.2026

Беренчеләр хәрәкәте бүләк иткән уеннар белән балалар бик теләп уйныйлар. Алар балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтә һәм тәрбия бирә. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана. Идел буе халыклары геройларының үзара диалогы, балаларны чын әкият дөньясына алып кереп китә, алар турында күп мәгълүмат бирә.
-
"Сөлге җыю" йоласы 01.06.2026

Безнең балалар бакчасында үткәреләчәк Сабантуй бәйрәменә багышланган "Сөлге җыю" йоласы узды. Сабан туенда сөлгеләр, бүләкләр җыю - әби-бабаларыбыздан сакланып калган бик борынгы йола. Максаты - балаларның татар халык йолалары, борынгы милли бәйрәмнәр турындагы белемнәрен баету, балаларга халык бәйрәмнәре белән кызыксыну уяту.
Күңелле татар көйләре астында кызлар һәм малайлар балалар бакчасы урнашкан урамда яшәүче авыл халкыннан сөлге, конфет, уенчыклар җыйдылар. "Сөлге җыю" йоласы аша без әле үзара дуслык мөнәсәбәтләре тәрбиялибез -
1 июнь - Балаларны яклау көне 01.06.2026

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә, Бәйрәм-киләчәк буынны кайгыртуга багышланган иң якты һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
-
Сау бул, бакча! 29.05.2026

Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хәтирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөгаен, чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы борчуларсыз балачактадыр. Менә безнең балалар өчен дә дулкынландыргыч та, шатлыклы да һәм моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте. Моңсу, чөнки күптәннән көткән, әмма безнең өчен бик тиз килеп җиткән көн бу. Бәхетле, үзенең гаилә бәйрәмнәре ,әти-әнинең уртасында, аның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән чиста балачак белән саубуллашу көне.
-
"Беренчеләр хәрәкәте" билгеләрен тапшыру 26.05.2026

Безнең балалар бакчасында әһәмиятле вакыйга - "Беренчеләр хәрәкәте" билгеләрен тапшыру тантанасы узды. Хәрәкәтнең иң актив катнашучылары моңа иреште! Алар лидер, актив гражданлык позициясе булган, куелган максатларга ирешергә тырышкан, яраткан эшләрендә беренче булырга, һәрвакыт үрнәк булырга әзер торучылар. Бәләкәйләр дә читтә калмады, апа-абыйларына кушылырга теләк белдерде. Балаларга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, җитез, актив булырга!
-
Чиста су 22.05.2026

8 атна: «Чиста су» — сулыклар һәм яр буйларын чистарту. Без һәрвакыт су буйларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрәбез, чисталыкны саклау буенча да эшләр алып барабыз, чүп-чарны җыябыз.
-
Без чүп-чарны аерым җыю яклы 12.05.2026

Экоязның 7 нче атнасы башланды. Бу атна "Без чүп-чарны аерым җыю яклы" (макулатура, пластик, кием-салым җыю һәм тапшыру) исеме астында үтәчәк. Атна кысаларында без балалар белән “Чүп-чарны аерым җыю” темасына әңгәмә үткәрдек.Шүрәле дә дуслары белән табигатьне пычратучыларны очратуын сөйләде. Алар калдыклар проблемасы, аларны эшкәртү, аерым җыю, күмү, яндыру, әйләнә-тирә мохитне пычрату кебек төшенчәләр белән таныштылар.
-
9 Май- Җиңү көне 09.05.2026

Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг. Җиңү көне, безнең өчен , киләчәк буыннар өчен батырлык кылучыларга рәхмәт хисләре уята. Безнең илдә һәр гаиләгә сугыш җиле кагылган һәм һәр гаиләнең үз батыры бар. Бөек Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтүебез өчен без барлык батырларыбызга рәхмәт белдерәбез! Шулай ук авган, чечня, украинадагы батырлар да илебезнең тынычлыгын саклауга зур өлеш кертә.
8 нче май көнне, мемориал такта,һәйкәл янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды.
Авыл халкын, кунакларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм аяз күк йөзе теләделәр, төп гомуми белем бирү мәктәбе әдәби-музыкаль композиция әзерләгәниде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Митинг һәйкәлләргә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Парад бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. -
Җиңү тәрәзәләре 08.05.2026

"Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясе
-
Җиңү көнен каршылап 08.05.2026

Җиңү көнен каршылап балалар бакчасында бик күп чаралар үткәрелде: төрле темаларга әңгәмәләр, тәрәзәләр бизәлде, тәрле кул эшләнмәләре ясалды, рәсем конкурсы үткәрелде. Актив катнашучы гаиләләргә бик зур рәхмәт.









