Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
“Алтын бөртекләр”татар халык әкияте 27.02.2026

Без бүген татар халык әкияте “Алтын бөртекләр”не сәхнәләштердек. Зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җэмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә.
-
Хәрби - спорт уеннары 25.02.2026

Россиядә балалар һәм яшьләрнең «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте үсә һәм киңәя. "Беренчеләрнең хәрәкәте" - ул гаҗәеп дөньяга ачышлар һәм кызыклы кешеләр белән очрашулар, дуслык һәм иҗат, белем һәм җиңүләр кертү.Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик хисләр тәрбияләү-әхлакый тәрбия бирүнең якын кешеләргә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүне үз эченә алган бурычларының берсе.
-
Халыкара туган тел көне 20.02.2026

21 нче февраль — Халыкара туган тел көне.
Халыкара туган тел көне кысаларында төркемдә балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатында чаралар узды. Тәрбияче балаларга һәр халыкның үз үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм теле булуы турында сөйләде. Балалар «туган тел» төшенчәсе белән таныштылар, һәр кешенең тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләштеләр. -
”Әтием белән бергәләп”музыкаль чара 19.02.2026

Бүген безнең балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ”Әтием белән бергәләп” дип аталган спорт-музыкаль чара узды. Балалар әтиләре белән бергә төрле бәйгеләрдә катнаштып җитезлек, кыюлык, тизлектә ярыштылар , шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Соңыннан балалар әтиләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Муса Җәлил - бөек шагыйрь. 13.02.2026

2026 елның 15 февралендә бөек татар шагыйре Муса Мостафа улы Җәлилнең тууына 120 ел тула. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, аның исеме батырлык, Ватанга тугрылык һәм талант символы буларак тарихка мәңгегә кереп калды. Безнең балалар бакчасында бу юбилейны күренекле шагыйрь истәлегенә багышлап шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләдек, презентация, шигырьләргә иллюстрацияләр, китапларын карадык Чараның максаты балаларны М.Җәлил әсәрләре белән таныштыру, аның биографиясеннән кызыклы фактлар сөйләү һәм балаларга Татарстанның милли мәдәниятен хөрмәт итү һәм үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләү иде.
-
Гражданлык авиациясе көне 09.02.2026

Бүген гражданлык авиациясе көненә багышланган әңгәмә үткәрдек. Гражданнар авиациясе, аның әһәмияте һәм тормышыбыздагы роле турында сөйләштек. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм авиация һөнәрләре белән кызыксынып, бик күп сораулар бирделәр. Стюардесса һәнәре дә кызларны үзенә җәлеп итте.
-
Виталия Бианки белән урман сукмагыннан 30.01.2026

Лашман авылы китапханәчесе «Ләйсән» балалар бакчасы сабыйлары белән « Виталия Бианки белән урман сукмагыннан» дип исемләнгән танып-белү шөгыле үткәрде.Китапханәче балаларны язучы В.Бианки белән таныштырды, аның табигатьне бик яратуы турында сөйләде. В. Бианкиның тормышы һәм иҗаты турында рәсемнәр тәкъдим ителде. Балалар хикәя тыңладылар, кошлар һәм җәнлекләр турында табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
«Яшь мастер» (BebySkills) төбәкара чемпионаты 29.01.2026

29 гыйнварда “Чирмешән авылының “Ландыш” МБМБУ” базасында төрле компетенция буенча «Яшь мастер» (BebySkills) төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләрен чәчтараш һәм медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү ролендә сынап карадылар. 5-7 яшьлек балалар арасында үткәрелгән конкурс йомгаклары буенча: “Медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү” компетенциясендә 1 урын – Зуфаров Нурихан, “Чәчтараш эше” компетенциясендә 3 урын –Газизова Әмилә яулады. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да дәрәҗәле һөнәр ияләре булуларын телибез!
-
«Сәяхәт башлана» эш дәфтәре 28.01.2026

Мавыктыргыч сәяхәт дәвам итә! Беренчеләр хәрәкәте балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә «Сәяхәт башлана» дигән искиткеч эш дәфтәрләре бүләк итте! Бу матур һәм кызыклы дәфтәрләр балаларга белем дөньясына беренче адымнарын ясарга ярдәм итә! Анда-фикерләүне, хыялны һәм вак моториканы үстерүче биремнәр. Бу дәфтәрләр ярдәмендә балалар үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр ачачакларына ышанабыз. Һәр шөгыль алар өчен чын маҗара!
-
«Блокада карлыгачы» патриотик хәтер акциясе 27.01.2026

1944 нче елның 27 гыйнвары -Ленинградның камалыштан чыккан көне. Ленинград блокадасы 872 көнгә сузыла. Бу шәһәр халкы өчен иң авыр һәм сынаулы көннәр...Бүген балалар бакчасында Ленинград шәһәренең камалыштан чыккан көненә карата тематик шөгыль үткәрелде. Тематик шөгыль барышында китапханәче Гөлүсәр Максум кызы балаларга блокада көннәре, шушы авыр көннәрдә шәһәрдә яшәгән өлкәннәр, балалар тормышы турында сөйләде. Блокада икмәге, аның нормасы турында, икмәк кадере турында мәгълүмат бирде. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм үз фикерләрен әйтергә ашыктылар. Тәрбияче презентация буенча балаларга Ленинград блокадасы, тормыш юлы, бу коточкыч вакытта кешеләрнең ничек яшәве һәм исән калуы турында белемнәрен ныгытты.









