Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Геройлар янәшәбездә яши 05.05.2026

«Геройлар янәшәбездә яши» – мемориалларны төзекләндерү, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, СВО да катнашучыларга ярдәм атнасы.Бүген без, геройларыбызга игътибар күрсәтү максатыннан, авылыбыз мәдәният йорты каршындагы һәйкәл янында булып, андагы чүп-чарны җыештырдык, чәчәкләр утыртырга булыштык. Бу — буыннар арасындагы какшамас бәйләнешнең һәм безнең геройларыбызга булган тирән хөрмәтебезнең билгесе.
-
Геройлар — безнең арада 04.05.2026

Геройлар — безнең арада! «ЭкоЯз»ның 6 нчы атнасын башлыйбыз!Татарстанда «ЭкоЯз» республика конкурсы дәвам итә. Халыклар бердәмлеге һәм Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан, 6 нчы атна «Безнең Геройлар янәшәдә яши» номинациясенә багышланды. Номинациянең төп максаты — геройларыбызга игътибар күрсәтү һәм аларның ишегалларын, тирә-юньне җыештырып, яшелләндереп, игелекле эшләр башкару. Без дә шуны истә тотып, «Буыннар хәтере» фонды һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте үткәргән «Кызыл канәфер» Бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылдык.
-
Тынычлык, хезмәт, май 29.04.2026

Татарстанда экологик акция дәвам итә. Бишенче атна «Тынычлык, хезмәт, май» (йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча чаралар һ.б.). Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу акциягә кушылдылар. Алар әти-әниләре белән бергәләшеп, йорт тирәсендәге участокларда һәм бакчада теләп эшлиләр. Йорт тирәләрен төзекләндерүдә барлык әти-әниләр дә катнашсын иде дигән теләктә калабыз. Табигатьнең чисталыгы безнең кулларда!
-
Тынычлык, хезмәт, май 28.04.2026

«ЭкоЯз- 2026» экологик конкурсының яңа атнасы 5 атна- «Тынычлык, хезмәт, май» исеме астында уза (мәктәп, балалар бакчасы һәм йорт тирәләре, парк һәм скверларны төзекләндерү чаралары).Язгы май, гадәттә, чәчәк атучы табигать һәм яңа тормыш башлануы белән ассоциацияләнә. Нәкъ менә бу чор безне тирә-юньдәге экологик хәлне яхшырту өчен изге эшләр һәм аңлы гамәлләр кылырга илһамландыра. Без дә балалар бакчасы мәйданчыгын һәм аның тирә-ягын чистарту буенча актив эшчәнлекне башладык.
-
Тукай - безнең күңелләрдә 24.04.2026

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Безнең балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды.
-
Эколяталар көне 23.04.2026

25 апрель-Бөтенроссия “Эколяталар көне”. Безнең балалар бакчасында әлеге вакыйгага багышланган чаралар старт алды. Төп максат-мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатькә сакчыл караш формалаштыру һәм экологик культураны үстерү. Бакчабызда «Эколяталар — табигать сакчылары» дип исемләнгән мавыктыргыч күңел ачу чарасы узды.
-
Табигать язмышы безнең кулларда 22.04.2026

"ЭкоЯз-2026" конкурсының дүртенче атнасы "Табигать язмышы безнең кулларда" тематик атна кысаларында бездә тәрбияләнүче балалар, әти-әниләре ярдәме белән җиләк-җимеш агачлары утыртуда актив катнаштылар. Планетабызның яшел киләчәгенә без инде бүген үк өлеш кертә алабыз. Балалар утырткан үсентеләр үсеп китәр һәм планетабызны матурлыгын һәм яшеллеген саклап калырга ярдәм итәр. Һәм тагын күп еллар чәчәк атып, тәмле җимешләре белән дә сөендерер.
Акциянең максаты: җирне яшеллек белән бизәү генә түгел, балаларда кечкенәдән үк табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңлау. -
Табигатькә ярдәм итик 21.04.2026

Республикада санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз» бәйгесе дәвам итә. 4нче атна - “Табигать язмышы безнең кулларда”. Без дә «Табигатькә ярдәм итик» дигән экологик диалог үткәрдек, анда табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеге, кешенең әйләнә-тирә мохитка нинди йогынты ясавы һәм безнең уртак йортыбыз – Җир планетасын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикерләр алыштык, рәсем ясадык. Экология – табигать белән организмның үзара мөнәсәбәтен өйрәнүче фән. Әлеге фәнне өйрәнү планетабызда яшәүче һәр кешегә кирәк. Табигать, һава, чиста су һәм ризыксыз яшәү мөмкин түгел.
-
Экологик илһам калейдоскобы 15.04.2026

"ЭКОяз 2026" республика конкурсы кысаларында 13 апрельдән 19 апрельгә кадәр "Экологик илһам калейдоскобы" (икенчел чималдан рәсемнәр һәм кул эшләре ясау) атнасы узачак.Шуңа бәйле рәвештә без "ташландык материалдан могҗизалар" кул эшләре конкурсын башлап җибәрдек. Рәсемнәр һәм икенчел чималдан эшләнгән эшләнмәләр (интерьер декорлары, көнкүреш әйберләре, кием һәм аксессуарлар, балалар уенчыклары, шулай ук СВО ихтыяҗлары өчен файдалы эшләнмәләр, шулай ук Г.Тукай иҗатына багышланган эшләр дә кабул ителә.
-
Апрель - Габдулла Тукай айлыгы. 13.04.2026

Апрель - Г.Тукай айлыгы. Габдулла Тукай-татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык-безнең горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Туган телебезгә, туган ягыбызга, аның табигатенә мәхәбәт, хөрмәт хисләре безнең күңелләргә балачакта сөйләнгән Тукай шигырьләреннән, әкиятләреннән иңәдер.Аның әсәрләре шулай ук хезмәткә мәхәббәт уята, нәниләрне шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Г.Тукайның китапларын укырга ничек кызыксыну тудырырырга, матур әдәбият әсәрләре белән кызыксындыру, сәнгатьле шигырь сөйләү күнекмәләрен ничек камилләштерергә дигән сорауга җавапны эзләп без китапханәгә мөрәҗәгать иттек









