Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне 08.07.2025

8 июль - гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне!
Гаилә-тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, кайгырту һәм хөрмәт, җаваплылык, гадәтләр һәм традицияләр өйрәнәбез. Гаилә көне алдыннан без балалар белән аларның гаиләләре, нәрсә белән шөгыльләнергә яратулары, ничек ял итүләре, гаиләдә яраткан бәйрәмнәр бармы, ничек билгеләп үтелүе турында сөйләштек. Аннары балалар үзләре нәни куллары белән гаиләләренә бүләк ясадылар. -
Җиләк - чия көне. 04.07.2025

4 нче июль – искиткеч җиләк- чия көне. Урамда елның матур фасылы - җәй! Ул якты кояш, зәңгәр күк, җылы көннәр белән генә түгел, бәлки искиткеч бакча һәм яшелчә бүләкләре белән дә сөендерә. Җәйге юмартлыкларның берсе – чия! Кем чияне яратмый соң-алсу, татлы, әче! Шундый түгәрәк, күзләрне шатландыра торган чия! Мөгаен, сезнең әйләнә-тирәгездә бу тәмле җәйге җиләкне яратучылар аз булмас.Без дә бүген чия турында сөйләштек һәм чияне ясап карарга булдык
-
Авыл көне 30.06.2025

Соңгы берничә елда авылларда да авыл көнен бәйрәм итү матур традициягә әверелде. Бәйрәмгә авыл халкы, читтә яшәүчеләр һәм тирә-як авыллардан кунаклар кайтып, Сабан туен дә хәтерләтә. Нәкъ шундый бәйрәм Лашман авылында да үтте.Безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре балалалар өчен аерым мәйданчыкта төрле уеннар, ярышлар уздырды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар күтәренке кәеф белән таралышты.
-
Хәтер көне 22.06.2025

1941 елның 22 июне – ил тарихына кара хәрефләр белән язылган кайгылы көн. Моннан 84 ел элек, нәкъ шушы көннең таңында, фашистлар Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына бәреп керә.Бу дата сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта... Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булды. Фронтта да, тылда да һәр кешедән гаятъ зур рухи киеренкелек һәм фидакарьлек таләп ителде. Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә яуланды. Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап үтте, һәр йортка, һәр гаиләгә гомерлек кайгы-хәсрәт, зур михнәтләр китерде, берничә буын кешеләренең бәгырен көйдереп, язмышларын җимереп узды. Сугыш кырларында, фронтларга тиң тылда меңләгән кешеләрнең чәчәк кебек яшь гомерләре өзелде.
-
12 июнь - Россия көне 12.06.2025

12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә. Россия көне алдыннан безнең балалар бакчасында әлеге вакыйгага багышланган чара узды. Әлеге чараның максаты балаларда Россияне дәүләт, Туган ил буларак күзаллау формалаштыру, Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү иде. Чара барышында дәүләт гимнын тыңлау оештырылды, тәрбияләнүчеләр Россиянең рәсми һәм рәсми булмаган символларын искә төшерделәр, «Россия флагы», «Россия гербы» темаларына әңгәмәләр үткәрделәр табышмакларга җаваплар таптылар, җырлы-биюле уеннар уйнадылар
-
Бөҗәкләр дөньясы 04.06.2025

Балаларның бөҗәкләр дөньясы турындагы танып белү кызыксынучанлыгын, логик фикерләү сәләтен, интеллектларын үстерү максатынан бүгенге көн балалар бакчасында бөҗәкләр дөньясына багышланды. Алар белән “Файдалы һәм зарарлы бөҗәкләр”, «Күбәләк ничек барлыкка килә”, “Табигатьтә бөҗәкләрнең роле" дигән тематик әңгәмәләр үткәрелде
-
1 июнь - Балаларны яклау көне 31.05.2025

1 июнь - кояшлы җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме – Балаларны яклау көне. Шушы матур бәйрәм белән һәммәбезне дә, дусларым! Бәйрәм уңаеннан кечкенә дусларга без авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе белән берлектә " Бәхетле балачак" исемле бәйрәм уздырдык.Бәйрәм бик күңелле узды. Ярышлар, уеннар белән үрелеп барган бу бәйрәм, балалар күңелендә озак сакланыр әле. Нәни дусларга бәйрәм бик ошады, аларның күзләрендә нур, шатлык, куаныч, бәхет чаткылары уйнады.Бәйрәмгә килгән әниләргә дә вакыт табып килгәннәре өчен зур рәхмәт.
-
Сау бул, бакча! 30.05.2025

Бакча белән саубуллашу көне,
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу — олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя язмышны. -
28 май - Чик сакчылары көне. 28.05.2025

Ел саен 28 майда Чик сакчылары көне билгеләп үтелә. Бу чикләрне саклаучыларның һөнәри бәйрәме, алар гомерләрен куркыныч астына куеп дәүләтнең бөтенлеген саклыйлар. «Ләйсән» балалар бакчасында чик сакчылары көненә багышланган тематик көн узды. Көн дәвамында түбәндәге чаралар үткәрелде: чик сакчылары турында әңгәмә, презентацияләр карау, нәфис әсәрләр уку.
-
"Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләбез һәм үтибез" гаилә рәсем конкурсы 22.05.2025

Бүген мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бәйгегә йомгак ясалды. Балаларның юл -транспорт травматизмын профилактикалау максатында "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсенең Чирмешән районындагы бүлекчәсе һәм Россия эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә "Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләбез һәм үтибез» дип аталган гаилә рәсем конкурсы үткәрелде. Мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Д.Х. Максумова , Нурлат шәһәрендә Татарстан Республикасы "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ территориаль идарәсенең Чирмешән профилактика бүлеге башлыгы Г. Ф. Кәбирова җиңүчеләрне бүләкләде.
Безнең балалар бакчасыннан “Юл билгеләре-безнең дуслар” номинациясендәБайкеев Даян Рәмис улы 1 нче урынны яулады.









