Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе 21.12.2022

ОРВИ һәм грипптан саклану максатыннан ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрелде, белешмәләр таратылды.
Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур. -
2022 нче ел – Россиядә Халык сәнгате һәм халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы. 15.12.2022

2022 нче ел – Россиядә Халык сәнгате һәм халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы. Тарихи, мәдәни мирас – ул, әлбәттә, иң элек туган як дигән сүз. Үзенең газиз нигезе турында сөйләшүне һәркем ярата. Туган якның тарихы һәм мәдәните турында башлангыч күзаллау формалаштыру, татар милләтенә, йола, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбиләү максатыннан китапханәче Татьяна Михайловна белән чара үткәрдек.
-
"Сакла" проекты 08.12.2022

"Сакла» проекты юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча уникаль интерактив балалар мохитен булдыруга юнәлдерелгән. Максат-балалар һәм өлкәннәрдә куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру һәм Татарстан Республикасы юлларында имгәнүләрне киметү һәм киләчәктә юл хәрәкәтендә законга буйсынучан катнашучыларны тәрбияләү.ТР Мәдәният министрлыгы сайтында сезнең өчен иң яхшы мультфильмнар, китаплар, белем бирү уеннары һәм Татармультфильм порталлары җыйган. Укуыгыз һәм ялларыгыз күңелле һәм файдалы булсын
-
"Мин һәм Кызыл китап " конкурсы 05.12.2022

Табигатьне саклау турындагы күзаллауларын киңәйтү максатыннан балаларны сирәк калган һәм югалып бара торган хайваннар, кошлар һәм үсемлекләр китабы белән таныштырылды. Ә Гатина Таңсылу "Я и Красная книга" ("Мин һәм Кызыл китап") конкурсында катнашып ГРАМОТА белән бүләкләнде.
-
Әниләр көне белән! 28.11.2022

Котлы булсын, әни бәйрәмең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер баланың. -
4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне 03.11.2022

Халык бердәмлеге көне – ул балалар кечкенәдән белеп үсәргә тиеш көн. Бу бәйрәм, кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшереп кенә калмыйча, күпмилләтле ил гражданнарына берләшүнең мөһимлеген искә төшерергә дә чакыра. Балалар бакчасында бу бәйрәмгә багышланган төрле чаралар узды.Төрле чаралар барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, Ватаныбызның ничек зур һәм матур икәнен, аның тарихы вакыйгаларга бай булуын искә төшерделәр, дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар.
-
Табигатьтәге үзгәрешләр 02.11.2022

Кышкы күренешләр, табигатьтә булган үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү, кыш билгеләрен искә төшерү, аларны сөйләмдә куллану, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру, кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатлары тәрбияләү максатыннан саф һавада булу
-
Көз бәйрәме 20.10.2022

Ә бүген безгә кунакка
Көз кызы үзе килде,
Аның белән бәйрәмебез
Шундый күңелле үтте. -
А.Алишның "Куян кызы" әкияте 18.10.2022

Балаларның бәйләнешле сөйләм телен, театраль осталыкларын, эзлекле фикер йөртү сәләтен үстерү өстендә эш алып бару, балаларда дуслык, ярдәмләшү, үз максатыңа ирешүчәнлек кебек сыйфатлар булдыруны дәвам итү максатыннан чыгып кечкенә артистларыбыз А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштереп бәйгегә җибәрде.
-
Янгынга каршы эвакуация 03.10.2022

Үзеңә һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан бүген безнең “Ләйсән” балалар бакчасында махсус янгынга каршы эвакуация буенча өйрәнү күнегүләре узды. Балалар бакчасында эшләүчеләр һәм балалар янгынга каршы практик белемнәрен күрсәттеләр. Янгын турында хәбәр сигналыннан соң, мәктәпкәчә учреждениенең барлык хезмәткәрләре дә, балалар да оешкан рәвештә бинадан чыктылар.Эвакуация тиз узды – 3 минут эчендә балалар парковка мәйданында җыелып тәрбиячеләре белән бергә басып тордылар. Балалар белән алдан ук янгын булганда саклану чаралары турында әңгәмә үткәрелде.









