Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Космонавтика көне 12.04.2024

Космонавтика көне 12 апрельдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.
Балалар бакчаларында гадәттәгечә бу көнне "Космос" көне уза.Бездә тәрбияләнүчеләр дә атна дәвамында космос, космонавтлар, йолдызлар, планеталар турында мәгълүмат белән таныштылар, мультфильм карадылар. Балалар рәсемнәр, әти-әниләре белән кул эшләре ясадылар. -
Өмәләр дәвам итә 11.04.2024

Кояш ныграк җылыта барган саен җир кардан ачыла бара. Бездә уен мәйданчыгын чистарту эшләре дәвам итә.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне. 05.04.2024

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәтлек - ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. "Сәламәт бул" девизы астында безнең балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. Максат-хәрәкәт культурасын үстерү, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, җиңү һәм җиңелү осталыгы. Балаларның йөзләрендә шатлыклы һәм кәефләре яхшы иде. Барысына да билгеле булганча, яхшы кәеф - сәламәтлекнең нигезе.
-
Эко - яз 2024 03.04.2024

Татарстанда 1 апрельдән чистарту икеайлыгы башланды. Экологик һәм хезмәт тәрбиясе бирү айлыгы кысаларында без дә "Эко-яз 2024" акциясенә кушылып балалар бакчасы территориясен чистарттык.
-
Халыкара балалар китабы көне 02.04.2024

Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора.
Шул уңайдан без алдан мәктәп китапханәсенә экскурсиягә бардык. “Китапханәче һөнәре белән таныштык. Өлкән төркем балалары нәниләргә “Мин китапханәче” исеме астында сюжетлы-рольле уен тәкъдим иттеләр. Әлеге уен аша балалар үзләрен китапханәче һөнәрендә сынап карадылар һәм аны зур кызыксыну белән башкардылар. -
Көлке көне 01.04.2024

Бүген безнең балалар бакчасында күңел ачу чарасы узды. Көлке көне - балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә күңелле бәйрәм. Бу көнне балалар белән шаярдык, күңелләрне күтәрә торган уеннар уйнадык, үз талантларын ачарга өйрәндек. Иртәдән үк балалар шаярып, бер-берсен алдады. Төркемнәрдә шатлыклы һәм күңелле хәл хөкем сөрде.Балаларга көлке көнендә генә түгел һәрвакыт шатлык бүләк итик! Аларның бәхетле күзләрен күргәч, бу көннең юкка гына үтмәгәнен аңлыйсың!
-
Бөтендөнья театр көне 27.03.2024

Безнең балалар бакчасында да театр көне узды. Тәрбияче балалар белән әңгәмә үткәрде: "Нинди театрлар була?", "Театрда үзеңне ничек тотарга", "Курчак театры булдыру тарихы". Балалар театр атрибутларын һәм әкият персонажларын кулланып, халык әкиятләре буенча драматизация уеннарын рәхәтләнеп уйнадылар. Театр артисты булу һәр балага да ошады.
Театр мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең сәләтләрен ача, эмоциональ яктан әзерли, балаларның үз-үзләренә ышанычын уята, халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә. -
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2024

Бүген балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр.
-
"Үсеш ноктасы"кабинетында кунакта 19.03.2024

Балалар бакчасы һәм мәктәп дәвамлылыгы планы нигезендә бүген әзерлек төркеме балалары Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Үсеш ноктасы" кабинетында булдылар. Балалар алдында искиткеч мәктәп тормышының яңа дөньясы ачылды.
Экскурсияне физика укытучысы Илһам Фәрит улы үткәрде. Ул “Үсеш ноктасы” белем бирү сыйфатын арттыруга шартлар тудыруын, укучыларның физика, химия, биология фәннәрен үзләштерү өчен мөмкинлекләрен арттыруын, табигый-фәнни һәм техник юнәлештә өстәмә белем алу мөмкинлекләре киңәйтелүен әйтеп үтте. -
Май чабу бәйрәме 15.03.2024

Без Идел буе халкының бәйрәм-йолаларын һәрвакыт өйрәнәбез. 2024 елда Май чабу 11-17 мартка туры килә. Май чабу бәйрәме — бик борынгы заманнан сакланып килгән, көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.Ул христиан динен тотучыларның Бөек пост башланыр алдыннан җиде көн, Пасхага кадәр җиде атна алдан билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бүген безнең балалар бакчасында да Май чабу бәйрәме күңелле генә үтеп китте. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Ә соңыннан коймак белән сыйландылар.









