Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
8 Март бәйрәме белән! 08.03.2024

Хөрмәтле гүзәл хатын кызларыбыз, әниләр, дәү әниләр, апалар - сеңелләр, матур кызларыбыз! Үзегезне ихлас күңелдән ямьле язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз!
Яз — безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт.
Яз сулышы гаиләгезгә муллык алып килсен, күңелләрегезгә сабырлык, барчагызга саулык китерсен. -
Ягез әле, кызлар! 07.03.2024

Бүген балалар бакчасында үзара дуслык хисләре тәрбияләү, әниләрне хөрмәтләү, алган белем һәм күнекмәләрне тормышта куллана белергә өйрәтү, кешеләр арасында үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләрен үстерү максатында "Ягез әле, кызлар!" уен-конкурсы узды. Бар яктан да килгән кызларыбыз сынатмады.
Афәрин, нәниләребез! Киләчәктә әти-әниләрегезнең таянычы, куанычы булыгыз -
" Яшь мастер " конкурсы 05.03.2024

5 нче март көнне балалар бакчалары арасында "Яшь мастер" (BebySkills) төбәкара чемпионатының муниципаль этабы булып узды. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Гатина Таңсылу "Пешекче" компетенциясе буенча 2 урынны алды.
Котлыйбыз, Таңсылу!!! Алга таба да зур уңышларга ирешергә насыйп булсын! -
"Яшел ут - 2024" 04.03.2024

Безнең балалар бакчасында Шарифуллина Гөлнара Илгиз кызы "Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында БДД пропагандасы буенча эш алып бара. Ул "Яшел ут - 2024" балалар юл - транспорт травматизмын профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында республика смотр-конкурсының район этабында катнашты. "Авыл тәрбиячеләре арасында МБМБУ ның балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында БДД пропагандасы буенча яхшы тәрбиячесе" номинациясендә 2 урынны алды.
-
Гаилә бәйрәме 29.02.2024

29 февраль көнне балалар бакчасында Гаилә бәйрәме узды.Кичәдә биш гаилә: Айсылу һәм Айрат Гатиннар балалары Рахим һәм Таңсылу белән, Салават һәм Гөлнара Газизовлар уллары Мөхәммәд белән, Сөмия һәм Рәис Зуфаровлар кызлары Азалия белән, Чистайдан кайткан хөрмәтле кунакларыбыз Зөлфия һәм Илдар Зиганшиннар оныклары Мөхәммәт һәм Әмилә белән,Сәрия һәм Рәмис Байкеевлар уллары Даян белән көч сынашты. Алар үзләренең осталыкларын, тапкырлыкларын, талантларын күрсәтте. Балалар бакчасына йөрүче балалар әти-әниләренә матур җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк итте. Бәйрәм кызыклы уеннар белән үрелеп барып, әти-әниләрнең һәм балаларның кәефләрен күтәрде. "Безнен гаилә – тату гаилә" бәйгесенә бәйрәм азагында йомгак ясалды. "Иң күркәм гаилә" титулын Гатиннар алды, "Иң тырыш гаилә " булып Зуфаровлар, "Иң тыйнак,гаилә" дип Байкеевлар,"Иң тапкыр гаилә" булып Зиганшиннар, "Иң шаян гаилә" Газизовлар танылды, алар Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Бәйрәм "Күңелле балачак" җыры белән тәмамланды.
-
Городец бизәге 26.02.2024

“Городец бизәкләре белән танышу", рәсем ясау. Балаларны Городец бизәкләре тарихы белән, бизәкләрне нәкышләү (роспись) юнәлешендә эшләү күнекмәләре булдыру, городец картинасының характеристик үзенчәлекләре белән таныштыру, үрнәк элементлары турында күзаллау формалаштыру, сәнгатькә кызыксыну үстерү, халык иҗаты предметларына соклану уяту, Ватан тарихына һәм милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү.
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2024

Хәрби - патриотик айлык кысаларында, балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү максатыннан балалар бакчасында “Ягез әле, егетләр!” хәрби-спорт бәйгесе үткәрелде. Тәрбияләнүчеләр ике командага бүленеп, көч, белем, җитезлек, иҗадилыкта, зирәклек-тапкырлыкта көч сынаштылар. Командаларга кызыклы да, спорт белән бәйле дә бәйгеләр бирелде. Егетләр бу ярышта бигрәк тә сынатмаска тырыштылар. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм үсеп килүче буынга физик күнегүләр кирәклеген аңлату эше буларак та мөһим иде.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2024

23 нче февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе - Ватанны саклаучылар көнен билгелҽп үтә. Ватанны саклаучылар дип сезне, кадерле ир-атларыбызны, дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерлеләре - туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге күз белән караганда тар гына тоелган сезнең җилкәләрегезгә салынган.
Бүген бәйрәм көнендә
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек,
Һәммәгезгә телибез
Булачак егетләребезне дә бәйрәм белән! -
Халыкара Туган тел көне 21.02.2024

21 нче февраль- Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан балалар бакчасында балалар катнашында чаралар узды. Төп максат - Халыкара туган телләр көне турында мәгълүмат алу гына түгел, ә балаларны төрле милләтләр белән тыныштыру, аларның күп төрлелегенә игътибар бирү, телләрне кече вакыттан үк өйрәнүгә кызыксыну уяту, күпмилләтле Республикабызда туган телебезгә ихтирам, мәхәббәт хисе аша һәр халыкның теленә талерантлык хисе тәрбияләү.
Балалар Туган тел көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, туган телгә багышланган татар, рус шигырьләре тыңладылар, татар халык язучыларының шигырьләрен сөйләделәр, татар халкы турында әңгәмә кордылар, аларның аш-сулары, гореф-гадәтләре искә төшерделәр. Туган телне сакларга, әти-әниләр белән туган телдә сөйләшергә кирәклеген азсызыкладылар, Татар халкының гимны булган «Туган тел» җыры белән тәмамландылар. -
Герой - шагыйрь Муса Җәлил 15.02.2024

15нче февраль көнне, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйре, герой шәхес, Советлар Союзы Герое. Ул - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Шагыйрьнен туган көне алдыннан бакчабызда атна дәвамында төрле чаралар үткәрелде. Балалар Муса Җәлилнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар, презентация карадылар, шагыйрьнең әсәрләрен бик теләп укыдылар. Бигрәк тә, “Әтәч”, “Карак песи”, “Ишек төбендә”, “Куян”, “Күке”, “Маэмай”, “Сәгать”, “Кызыл ромашка” шигырьләрен яраттык. Балалар белән ватанпарвәр шагыйребезнең шигырьләрен укып, җырларын җырлап, өйрәнгән уеннарын ял вакытыбызда уйнап, үзебездә уңай, яхшы сыйфатлар тәрбиялик, Ватаныбызның чын уллары булып үсик. Татарлар гына түгел,бөтен илебез халкы да Җәлилнең батырлыгы белән горурлана. Аның шигырьләре,шигырьләренә язган жырлары мәңге яшәр!









