Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Бөтенрәсәй куркынычсызлык дәресе 03.10.2024

3 нче октябрь көнне безнең балалар бакчасында хезмәткәрләр һәм анда тәрбияләнүчеләр арасында гадәттән тыш хәлләрдә эш итү күнекмәләрен өйрәнү буенча эвакуация үткәрелде.Эвакуация паникасыз узды һәм инструкцияләр нигезендә барлык гамәлләр эшләнелде.
-
1 нче октябрь-Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2024

1 нче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә, без бүген бакчабызга балалар бакчасында эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләребезне чакырдык.
-
Профсоюздагы ветераннар белән очрашу 01.10.2024

Лашман "Ләйсән" балалар бакчасына элек профсоюзда булган ветеран хезмәткәрләрне очрашуга чакырдык.Профсоюздагы яңалыклар белән таныштык. "Бүгенге һәм үткәндәге профсоюз" темасына әңгәмә оештырдык. Мавыктыргыч очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Бәйрәмгә әзерлек 30.09.2024

Алмадык сатып бүләкләр,
Без үзебез ясадык,
Үзең хезмәт куйган әйбер,
Зур бүләк дип уйладык! -
Чәчәкле җәй матурлыгы 09.09.2024

Җәй - матур ел фасылы. Ләкин ул бик тиз үтеп тә китте. Без үзебезнең “хуш исле дусларыбыз”га сокланып йөрибез. Алар әле бүген дә үз матурлыгын югалтмаган. Балалар бакчасына йөрүче дусларыбыз белән бергә җәй көннәрен үзебез өчен файдалы үткәрергә тырыштык. Балалар белән төрле чәчәкләр утырттык. Көн саен без чәчәкләребезне карадык һәм хезмәт нәтиҗәләренә куандык. Чәчәкләрнең үсешен балалар аерым түтәлләрдә генә түгел, ә балалар бакчасының бөтен территориясендә дә күзәттеләр.
-
Игелек ярминкәсе 08.09.2024

Бүген лицей мәктәбе янында сайлаулар көненә багышланган Игелек ярминкәсе узды. Безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре ярминкәдә катнаштылар һәм сатудан кергән акчаларны СВО катнашучыларына ярдәмгә җибәрәчәкләр.
-
Белем көне 02.09.2024

Туган җирнең һәрбер почмагында
Каршылыйлар белем бәйрәмен.
Яңгырый сабыйларның шат авазы,
Кулларында чәчәк бәйләме. -
30 август-Татарстан Республикасы көне 29.08.2024

30 август - Татарстан Республикасы көне уңаеннан, бүген балалар бакчасында "Республикам минем Татарстан!" исеме астында әңгәмә үткәрелде. Балаларга Татарстанның үз дәүләт символикасы - әләме, гербы, гимны бар икәнен аңлаттык, әләмне нәни кулларыбыз белән ясадык, истә калдырдык..
Татарстан — туган ягым!
Көрәштә ирек алдың.
Данлы хезмәт җырына күмеп
Алкышлый сине халкым. -
22 август - Дәүләт флагы көне 22.08.2024

Ел саен 22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. 1991 елның нәкъ менә бу көнендә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Безнең балалар бакчасында да Россия флагы көненә багышланган чаралар узды. Бәйрәм көне уңаеннан балалар белән “Ак, зәңгәр, кызыл”, “Мин – Россия өлеше” дип аталган әңгәмәләр, “Безнең флагны танып бел”, “Флагны җый”, “Россия Федерациясе флагын тап” дигән дидактик уеннар узды
-
Хәтер көне 21.06.2024

22 июнь-тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Бу көнне Бөек Ватан сугышы – Россия һәм кешелек тарихында канкойгыч сугыш башланды. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әти - бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.
Бу көнне без фашист лагерьларында ятып калган һәм тылда вафат булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алабыз. Ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.
Без дә әлеге истәлекле датага битараф калмадык. Мемориал такта янына килеп чәчәкләр куйдык. Балалар бакчасында да Бөек Ватан сугышы башланган көнне мәктәпкәчә яшьтәге төркем балаларына “Тарих битләре. Беркем дә онытылмаган” дигән тирән эчтәлекле әңгәмә уздырдык.









