Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Чүпләмә-табигатьне яшеллеккә төрендер" акциясе. 07.05.2025

"Чүпләмә-табигатьне яшеллеккә төрендер" акциясе. Балалар бакчасы чиста, матур булсын дип, чүптән дә арындырдык, яшеллеккә күмәргә булдык. Күләгәсендә рәхәтләнеп ял итәрбез.
-
Бөек Җиңүгә 80 ел! 07.05.2025

Бөек Җиңүгә 80 ел! Җиңүнең 80 еллыгына багышлап.
-
Чишмәләрне төзекләндерү 06.05.2025

Санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр дәвам итә. Без дә “Чишмәләрне төзекләндерү” марафоныннан читтә калмадык. “Калай” чишмә буен чистарттык. Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит - кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Күрәсең, шуңадыр кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап саналган.
-
Җиңү көнен каршылап 05.05.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү, 9нчы Май бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм сугыш кырыннан исән кайткан авылдашларыбыз исемлеге язылган мемориаль такта яңартылды.Мемориаль такта - тарихи-патриотик проектның бер өлеше генә. Аның бурычы - үсеп килүче буынга тарихи кыйммәтләребезне бозмыйча саклау һәм тапшыру. Шушы максаттан без бүген экскурсиягә бардык. Мемориаль такта һәм билгесез солдат һәйкәлен якыннан күреп кайттык.
-
«Тынычлык, хезмәт, май " атнасы 30.04.2025

«Тынычлык, хезмәт, май " атналыгында без йорт алды территорияләрен төзекләндерү чараларында актив катнаштык. Әти-әниләребез белән берлектә табигатебезне саклауга һәм яшелләндерүгә өлеш керттек
-
«Эколяталар» - табигатьне яшь саклаучылар көне 25.04.2025

25 апрель Россиядә Бөтенроссия «Эколяталар» - табигатьне яшь саклаучылар көне дип игълан ителде. Бүген «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Табигать дуслары" дигән экологик сәяхәт уздырылды. Бәйрәмгә әкият геройлары “Шалун”, “Елочка”, “Умница” һәм “Тихоня” килделәр. Алар балаларның экология турындагы белемнәрен, туган якларына мөнәсәбәтләрен һәм табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр
-
Тукай оныклары 24.04.2025

Безнең "Ләйсән" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр ясадылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнделәр. Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай оныклары" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды, төрле уеннарда балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.
-
Җиңү тәрәзәләре 23.04.2025

Җиңү тәрәзәләре
-
22 апрель – Җир көне 22.04.2025

Бакчабызда 22 апрель – Җир көнен билгеләп үттек. Балалар бакчасында безнең төп бурычларның берсе - балаларны кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре турында уйланырга, планетабызны саклый алуларын тоярга өйрәтү. Җир көне-чиста су, Җир һәм Һава бәйрәме. Без, кешеләр, һичшиксез, табигатькә рәхмәтле булырга тиеш. Ә безнең рәхмәтебез, аны саклауда чагылырга тиеш.Экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйланырга тиешбез.
-
22 апрель - Бөтенроссия өмә көне. 22.04.2025

22 апрель - Бөтенроссия өмә көне. Өмә-коллективны берләштерүче традиция. Санитар-экологик икеайлык кысаларында «Ләйсән» балалар бакчасы коллективы территорияне җыештырырга чыкты. Чәчәкләргә дә, үләннәргә дә җан керттек.









