Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Күңелле ярышлар 27.02.2025

Хәзер була зур ярыш,
Гаҗәп күңелле уен,
Ике команда ярыша,
Менә булыр тамаша! -
Халыкара туган тел көне 21.02.2025

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Туган тел... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Безнең балаларыбыз да үз телләрен онытмасыннар иде. Халыкара туган тел айлыгында безнең балалар бакчасында балаларның туган тел һәм мәдәни традицияләр, һәр кеше тормышында туган телнең әһәмияте турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән чаралар узды. Чаралар тәрбияви һәм үстерү ягыннан зур әһәмияткә ия булды.Туган телегезне яратыгыз, аны саклагыз, аның белән горурланыгыз!
-
Муса Җәлил - бөек шагыйрь. 14.02.2025

Муса Җәлил - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлил атналыгында әсәрләрен уку, иҗаты һәм тормышы белән таныштыру, шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү максатлары куела. Муса Җәлил иҗатын өйрәнү бүгенге көндә бигрәк тә актуаль. Аның патриотик хисләр белән сугарылган шигырьләре туган илен яратучы, үз халкына тугъры калучы шәхесләр тәрбияләргә ярдәм итә
-
Кондитер һөнәре 13.02.2025

Балаларны кондитер һөнәре, аның кирәк-ярак әйберләре, торт ясау процессы белән таныштыру, «Печенье» торты пешерү эшенә җәлеп итү,алаларның кызыксынучанлыгын, танып-белү активлыгын, иҗади күнекмәләрен үстерү, уртак коллектив эш күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү, кондитер ризык пешерү эшенә кызыксыну, игътибарлылык, сабырлык, хезмәт сөючәнлек сыйфатлары, халык аваз иҗаты аша һөнәрле хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан без бик тәмле торт ясадык. Тортыбыз "телеңне йотарлык" тәмле булды.
-
Татар бизәкләре 12.02.2025

Халкыбызның мирасын барлау, милли киемнәр белән таныштыру, балаларда милли тойгылар уяту, милли бизәкләрнең гүзәллеген, халкыбызның күңел җәүһәрләрен аларның күңелләренә җиткерү, шул бизәкләр белән кием силуэтларын бизәү максатыннан без ябыштыру шөгылендә татар бизәкләре белән алъяпкыч бизәдек.
-
Татарстан Республикасы гербы көне 07.02.2025

Бүген, 7 нче февраль — республикабыз дәрәҗәсендә әһәмиятле көн — Татарстан Республикасы гербы көне. Безнең балалар бакчасында балалар белән тематик әңгәмә үткәрелде hәм гербны кабул итү, аның тарихы турында сөйләнелде.
-
Табигатьне саклыйк! 05.02.2025

Гыйнвар аенда без "Табигатьне саклыйк!" дигән темага әңгәмә, әти-әниләр белән бергәләп рәсем конкурсы үткәрдек, презентация карадык, ял минутларында рәсемнәр буядык, ясадык. Һәр ел фасылында да аны сакларга кирәклегенә төшендек.
Дуслар, әйдәгез, без дә бу эштән читтә калмыйк! -
Саф һава - тәнгә дәва 30.01.2025

Кышын балалар бакчасында ачык һавада йөрү, күңел ачу өчен искиткеч вакыт кына түгел, сәламәтләнүнең иң яхшы ысулы да.Балаларның саф һавада булуы, аларның физик үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Саф һавада уйнау - балалар организмын ныгытуның иң кулай чарасы. Ул аның салкын тию авыруларына чыдамлыгын арттырырга ярдәм итә. Саф һавада уйнаганда безнең балалар күп хәрәкәтләнә: тауда шуалар, ярыш-уеннарда катнашалар.
-
Китап - белем чишмәсе 29.01.2025

Бүген бакчабызга китапханәче Гөлүсә апа кунакка килде. Ул балалар белән үзен таныштырды һәм балаларны матур китаплар һәм журналлар белән танышу өчен авыл китапханәсенә кунакка чакырды. Әкиятләр укыды, китап белән узеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты, балаларга китапны яратырга,аны чиста,пөхтә итеп сакларга кирәклеген әйтте. "Китап- ул белем чишмәсе"- диде ул сүзен йомгаклап. Соңыннан балалар нинди әкият тыңларга яратуларын, үзләренә ошаган әкият геройлары турында сөйләделәр.
-
Канатлы дусларыбыз 28.01.2025

Песнәк шакый тәрәзәдән,
Әйтер сүзе бар сыман.
Тышка чыксам, минем белән
Бергәләп уйнар сыман.









