Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Год научно - технологического развития 31.12.2024

В целях дальнейшего развития науки и технологии в Республике Татарстан, усиления их роли в решении важнейших задач социально - экономического развития 2024 год в Татарстане объявлен-годом научно -технологического развития.
Татарстан Республикасында фәнне һәм технологияләрне алга таба үстерү, аларның социаль-икътисадый үсешенең иң мөһим бурычларын хәл итүдә ролен көчәйтү максатларында, 2024 ел - Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде
-
Российский семейный проект "Всей семьей" 31.12.2024

Провести время с близкими - что может быть приятнее? Ведь семья - самое ценное для каждого из нас! Проект "Всей семьей" поможет вашей семье стать еще крепче.
Якыннарың белән бергә вакытны үткәрү - моннан да күңеллерәк нәрсә булырга мөмкин? Гаилә бит безнең һәрберебез өчен иң кадерле нәрсә! "Бөтен гаилә" проекты гаиләләргә тагын да ныгырак булырга ярдәм итәчәк.
-
Год семьи 31.12.2024

По указу Президента России Владимира Путина 2024 год объявлен Годом семьи в целях популяризации государственной политики в сфере защиты семьи,сохранения традиционных семейных ценностей. Любовь, верность и новая маленькая жизнь — что символизирует логотип Года семьи.
-
Кышкы әкиятне коткару могҗизасы 26.12.2024

Бүген «Ләйсән» балалар бакчасында «Кышкы әкиятне коткару могҗизасы » дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар әкият геройлары белән бергә маҗаралар атмосферасына чумдылар, кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар , биюләр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш бабай белән Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр, персонажлар белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар. Яңа ел бәйрәме балаларга бик ошады, шатлык, күңел күтәренкелеге һәм уңай бәйрәм кәефе алып килде.
-
Яңа елны көткәндә... 25.12.2024

Яңа ел бәйрәме – иң матур, иң кызыклы бәйрәмнәрнең берсе. Аны яратмаган кеше юктыр. Бу көнне күпчелегебез могҗизаларга ышана, аларны үзе тудырырга омтыла. Һәр кешегә яшәр өчен өмет, яңа көнгә якты караш кирәк. Ә яңа елны көтү – үзе өмет.
-
Татарстан Республикасы флагы көне. 29.11.2024

29 нчы ноябрь - Татарстан Республикасы флагы көне. Балалар флагның дәүләт символы, аның мәгънәсе, төсләре, тарихы турында белделәр, аппликация ясадылар. Мондый шөгыльләрдә патриотизм хисе, үз Республикасының дәүләт символына хөрмәт тәрбияләнә.
-
Әниләр көне 28.11.2024

Әниләр иң назлы, яратучан, игелекле, бөтен дөньяда бердәнбер. Балалар бакчасында Әниләр көнен бәйрәм итү инде яхшы традициягә әверелде.Нәкъ менә шуңа күрә «Ләйсән» балалар бакчасында Әниләр көненә бөтен бала да ныклап әзерләнде. Балалар үз куллары белән әниләренә бүләкләр әзерләделәр. Алар яраткан әниләрен күңелгә үтеп керерлек шигырьләре белән котладылар, назлы һәм игелекле җырлар җырладылар, күңелле биюләр башкардылар. Ә әниләр яраткан кызлары һәм уллары белән төрле кызыклы конкурсларда бик теләп катнаштылар. Бәйрәмгә килгән барлык әниләрдән яктылык, мәхәббәт, бәхет һәм наз яктысы балкып торды.
-
Кыш Бабайның туган көне 18.11.2024

Безнең балалар бакчасында бүген Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үттеләр. 18 ноябрьдә Россиядә рәсми рәвештә Кыш бабай туган көнен бәйрәм итәләр. Бу искиткеч бәйрәм, балачакка кайтара, һәркемгә шатлык бүләк итә — кечедән алып олысына кадәр, хыялланырга һәм теләкләрнең тормышка ашуына ышанырга мәҗбүр итә.
-
Һава - иң зур байлык 14.11.2024

Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында "Бөек уйлап табучылар!" дигән тематик белем чарасы үткәрелде. Бу чарада яшь тикшеренүчеләр белән “Һава - иң зур байлык» дигән темага тәҗрибә үткәрдек. Кечкенә катнашучыларыбыз үзләрен яшь тикшеренүчеләр ролендә сынап карады.
Мондый чара балаларга бик ошады һәм күңелле итеп үтте. -
Песнәкләр көне 12.11.2024

Бүген 12 ноябрь - Песнәкләр көне булып санала. Шул көн кысаларында балалар бакчасында экологик сәгать узды. Ул кешеләрнең кышлаучы канатлы дусларны каршы алырга әзерлек буларак билгеләп үтелә.Балаларны табигатьне хөрмәт итәргә, яратырга һәм сакларга, канатлы дусларына исән калырга ярдәм итүләрен аңларга өйрәтү бик мөһим, шул рәвешле алар әйләнә-тирә дөньяны коткарырга, табигатьне сакларга өйрәнәләр.









