Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Кошлар көне 01.04.2025

1 апрель - халыкара кошлар көне. Экологиягә багышланган әлеге бәйрәм уңаеннан "Ләйсән" балалар бакчасында тематик кичә үткәрелде. Кичәнең максаты - туган ягыбызның кошлары турында балаларның белемнәрен ныгыту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Алдан үткәрелгән эш вакытында балалар урамда кошларны күзәттеләр, аларны саклау буенча фикерләрен әйттеләр, кул эшләре ясадылар.
-
Көлке көне 01.04.2025

Апрель аеның беренче көне – шаяннар һәм көлке көне! Безнең балалар бакчасында да бу көнне бик яраталар һәм түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки «Көлке көне»н билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Бүген, көн дәвамында төрле уеннар, конкурслар, шаяртулар оештырылды. Балалар бер-берсенә кызыклы әйберләр сөйләделәр.
-
Тәрәз төбендә бакча 27.03.2025

Балалар бакчасындагы тәрәзә төбендәге бакча - ул балаларда кызыксынучанлык һәм күзәтүчәнлек үсешенә ярдәм итә торган пространстволы үсүче тирәлекнең элементларының берсе.Куелган бурычларны тормышка ашыру өчен балаларның үсентеләрне утыртуда һәм карауда актив катнашуы бик мөһим. Шуңа күрә балалар бакчасы хезмәткәрләре балалар белән бергә төрле культуралар ( суган, томатлар, чәчәкләр) утырттык.
-
Саф һавада уеннар 26.03.2025

Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда мөһим чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Саф һавада без уйнап кына калмыйбыз, һәркөн язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтәбез.
-
Нәүрүз бәйрәме 20.03.2025

Бүген балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Көн белән төн тигезләшкәндә үткәрелә торган әлеге бәйрәмдә балалар “Орчык”, “Капкалы”, Кулъяулык бирешле” халык уеннарын яратып уйнадылар. Яз һәм Нәүрүз турында җырлар, шигырьләр башкардылар
-
Китап – кешенең иң якын дусты 13.03.2025

Балаларда кече яшьтән китапка мәхәббәт тәрбияләү, китап укып үстерү мөһим. Нәкъ шуңа күрә Лашман авылы китапханәсе балалар бакчасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бүген китапханәче Гөлүсә апабыз сабыйларны китапка җәлеп итү, булачак китап укучылар тәрбияләү максатында балалар бакчасына кунакка килде. Китапханәче балаларга китап уку кагыйдәләрен искә төшерде.
-
Яшь артистлар. 12.03.2025

Республика күләм балалар һәм яшүсмерләр театры "Сәяр" фестиваленең район этабында катнашып 1 нче урынны яуладык.
Афәрин, балалар! Алга таба да зур уңышларга ирешергә, исәнлек-саулыкта яшәргә булсын! -
8 Март - Әниләр бәйрәме 06.03.2025

Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү, балаларның фикер йөртү сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү,әниләрне бакчага җәлеп итү, балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту максатыннан көтеп алган язның беренче бәйрәме, 8 март - Халык-ара хатын-кызлар көнен билгеләп үттек. Бәйрәм уңаеннан безнең балалар бакчасында балалар шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Әниләренә бүләк әзерләделәр
-
Патриотик тәрбия 06.03.2025

Балаларга патриотик тәрбия бирү – бүгенге көндә аеруча актуаль, мөһим мәсьәләрнең берсе. Яшь буынны халкыбыз тормышының яхшы, матур үрнәкләрендә тәрбияләү тәрбиячеләр эшчәнлегенең мөһим өлеше булып тора. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту, әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү, Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату, әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан без бәйрәм оештырдык.
-
“Куянкай өе”рус халык әкияте 28.02.2025

Балалаларда иптәшләрен hәм тәрбиячене игътибар белән тыңлый белү, диалогик сөйләм. фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерен әйтә белү, халык әкиятләре белән кызыксыну, җырлы уенда актив катнашу, җәнлекләргә карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү максатыннан без балалар белән рус халык әкияте “Куянкай өе” әсәрен сәхнәләштердек.Сәхнәләштерелгән әкиятләрне милли уеннар белән үрелеп баруы балаларда уңай тәэсир тудыра, сүзлек байлыгын арттыра.









