Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Халыклар бердәмлеге көне 02.11.2024

4 нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне . Бәйрәм уңаеннан бүген балалар бакчасында “Бердәмлектә - безнең көч!” исемле патриотик тәрбия чарасы үткәрелде. Бәйрәм барышында балалар дәүләтебезнең никадәр зур, матур һәм бай булуын белделәр. Дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар, халыкларның үзара ничек дус яшәүләре турында сөйләделәр.
-
Техник иҗат 28.10.2024

Баланың фәнни-техник үсеше-хәзерге мәгариф системасының мөһим өлеше. Техник иҗат – балалар мавыгуының иң күпкырлы һәм кызыклы өлкәсе, романтика, эзләнүләр һәм фантазия дөньясы. Конструкцияләү-катлаулы, күпкырлы, иҗади процесс. Бу хакта даими истә тотарга кирәк. Балаларга авыр биремнәр бирергә ярамый, эшләр яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайланырга тиеш. Иң мөһиме, балалар мөстәкыйль рәвештә уйласыннар һәм, яңа эшләнмәләр ясаганда, аның конструкциясенә ниндидер яңалык кертсеннәр. Балалар хыяллансыннар, танып белү, хезмәт шатлыгын тоеп яшәсеннәр.
-
Көз сылуы – Сөмбелә 25.10.2024

Быел да 25 нче октябрьдә бакчабызда «Көз сылуы – Сөмбелә» исемле бәйрәм кичәсе булып узды. Кунаклар якты һәм матур, төрле төстәге яфраклар белән бизәлгән залга җыелды.Бәйрәмнең максаты балаларның кәефләрен күтәрү, аларга бу бәйрәм аша шатлык бүләк итү, аларны иптәшләре арасында үз-үзләрен тота белергә өйрәтүне дәвам иттерү, дуслык, бердәмлек хисләре, көз бәйрәменә, хезмәткә мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде.
-
Яшь артистлар 24.10.2024

Бүген безнең “Ләйсән” балалар бакчасында мәктәп коллективы Гөлүсә Кашапованың “Кызыл алмалар” спектаклен сәхнәләштерде. Резеда Закировна җитәкчелегендәге театр түгәрәгенә йөрүче яшь артистлар спектакльдән бик матур өзек күрсәтеп, бакчада тәрбияләнүчеләргә, хезмәткәрләргә бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Гади һәм серле булган «Кызыл алма» хикәясе һәрвакыт актуаль. Сугышның салкын кулы һәр йортка, һәр гаиләгә барып җитә. 70 елдан артык элек китерелгән авырту бүгенгесе көндә дә тынмый. Спектакльдә яшь кызлар, хатын-кызлар үзләренең кияүләрен, ирләрен сугышка озата. Ышаныч, өмет һәм мәхәббәт аларга авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларны кичерергә көч бирә.
Театр эчтәлеге белән катлаулы сюжетка корылган булса да, балалар тыннарын да алмыйча бик кызыксынып, яшь артистларны күзәтте. -
Городец бизәге 22.10.2024

22 октябрь - городец бизәге көне. Шуны истә тотып без бүген рус бизәге белән таныштык. Балалар «Городецкий бизәге» темасыннан уңай эмоцияләр алдылар. Балалар презентация карадылар, халык осталары эшләнмәләре белән таныштылар, әлеге картинага хас элементларны өйрәнделәр.
-
Әтиләр көне 19.10.2024

2021 нче елдан башлап, октябрьнең өченче якшәмбесендә әтиләр көне билгеләп үтелә. Безнең «Ләйсән» балалар бакчасында «Әтиләр көне»нә багышланган чаралар узды: кызыклы тематик дәресләр үткәрелде, балалар әтиләренә котлау открыткалары әзерләделәр.
Бүген синең бәйрәмең
Кадерле әтиебез!
Исәнлек-саулык сиңа
Бәхет-шатлык телибез -
Халыкара пешекчеләр көне 18.10.2024

Ел саен октябрьдә Халыкара Пешекчеләр көне билгеләп үтелә. Баланың киләчәге һәм сәламәтлеге нәкъ менә пешекчеләр эшенә бәйле бит. Бүген без тәрбияләнүчеләр белән бергәләшеп пешекче һөнәре белән таныштык. «Яшь пешекчеләр» сюжетлы-рольле уены уйнадык, егетләребезгә дә пешекче һөнәре бик килешә икән. Бергәләп балалар бакчасы кухнясына экскурсия оештырдык, анда аларны пешекче – Илһамия Гариф кызы каршы алды. Ул пешекче эше турында сөйләде һәм балаларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирде.
-
Экологик күзәтүләр 17.10.2024

Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган мохит , тирәлек, табигатькә игътибар итәләр. Экскурсияләр вакытында балалар турыдан-туры табигать белән “аралашалар,", экологик күзәтүләр алып баралар һәм гербарийлар төзергә өйрәнәләр. Шуннан алар үзләренә эстетик ләззәт, күңел тынычлыгы, рухи азык алалар.
-
Агачларны "табигать дуслары" белән коткарыйк 10.10.2024

Агачларны " табигать дуслары" белән бергәләп коткарыйк. Безнең "Ләйсән" балалар бакчасы да әти-әниләр белән берлектә макулатура җыю акциясендә катнашты. Аларга акциядә катнашулары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Бумбатл" акциясе 09.10.2024

"Бумбатл" макулатура җыю акциясендә әти-әниләр белән берлектә катнашып үзебездән әз булса да өлешебезне керттек.









