Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Синең гамәлләрең" акциясе 21.04.2025

"Синең гамәлләрең" акциясе бүгенге көннән башланып китте. Без балалар белән үз мәйданчыгыбызны чистарту өстендә эшне дәвам иттек. Мәйданчык чиста булып, әгәр аның янындагы территория чүпле булса матурлык югала. Шуңа күрә балалар бакчасы хезмәткәрләре бакча яны террриториясен чүптән арындырды.
-
Фән сәгате 18.04.2025

Фән сәгате. Тәҗрибәләр һәм экспериментлар көне.
Без бүген "Гадәти кәгазь" дигән тәҗрибә үткәрдек. Максатыбыз кәгазьнең үзлекләрен төрлечә тәҗрибә ясау юлы белән күзәтеп, нәтижә ясый белу кунекмәләрен устерү, тәҗрибәләр үткәреп карау аша балаларның мөстәкыйль фикер йөртә белү, уйлау, хәтердә калдыру сәләтен, игътибарын, тирә-юньне кузаллауларын киңәйтү иде. Балалар бик актив булдылар, аларда тәҗрибә үткәрү зур кызыксыну уятты. -
Патриотик тәрбия 17.04.2025

"Җиргә яшеллек бүләк ит" акциясе кысаларында без бүген патриотик тәрбия бирү максатыннан авыл мәдәният йорты каршындагы мемориаль такта янына бардык. Сугышта һәлак булган авылдашларны искә алдык, аның янын чүптән арындырдык һәм яшелләндерү өчен язгы чәчәкләр утырттык. Чәчәкләр — матурлык һәм үлемсезлек символы.
Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. -
Яшел балалар бакчасы 16.04.2025

Бу атнада "Җиргә яшеллек бүләк ит" акциясе дәвам итә. Безнең балалар бакчасында "Яшел балалар бакчасы" акциясе игълан ителгән иде. Балалар белән чәчәк орлыклары чәчтек. Алар су сиптеләр, беренче шытымнар күреп сөенделәр, күчереп утырттылар. Мәйданчыкта да яшел чиоәм үссен дип көн дә күркәләр җыябыз. Өлкәннәр дә читтә калмады: җиләк уңышын арттыру өчен тырыштылар.Тиздән балалар бакчабыз матур чәчәкләр белән ямьләнер, "яшел келәм" җәелер.
-
"Җиргә яшеллек бүләк ит" акциясе 14.04.2025

Бүгеннән "Җиргә яшеллек бүләк ит" акциясе башланды. Презентация карап табигатьнең ни өчен елаганын аңладык, балалар белән әңгәмә үткәрдек һәм эколяталар белән бергә табигатьне саклауга һәм яшелләндерүгә үз өлешебезне кертәбез дигән нәтиҗәгә килдек. Үзебезнең эмблемабызны булдырдык. Балалар бик шатланып аны рәсемгә төшерде.
Барыбыз да табигатьне яшелләндерүгә үз өлешебезне кертсәк иде! -
12 апрель - Космонавтика көне 11.04.2025

12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне кеше беренче тапкыр космоска очкан. Безнең балалар бакчасында, космонавтика атналыгы буенча балалар белән әнгәмәләр үткәрелде, презентация, шулай ук әлеге темага кагылышлы матур рәсемнәр каралды, кул эшләре эшләнелде, төрле кызыклы уеннар уйналды, «Космонавт булырга телибез!» дип исемләнгән спорт күңел ачу чарасы узды. Анда аларга үзләренең җитезлекләрен, осталыкларын һәм тапкырлыкларын күрсәтергә туры килде
-
Батарейка тапшыр -табигатьне коткар! 10.04.2025

Кулланышта булган батареялар калдыклары зарарлы. Аларны гадәти чүп-чар кебек утильләштерергә ярамый. Кулланган батареялар алга таба дөрес утильләштерү өчен махсус контейнерга урнаштырыла. Без балалар белән "Нигә батареяларны ташларга ярамый?" дигән темага әңгәмә үткәрдек, аның максаты балаларда чүплеккә ташланган батареяларның зыяны турында белем формалаштырудан гыйбарәт иде. Балалар табигатькә зыян салуның зарарын уйлап, бу акциягә әти-әниләрен генә түгел, әби-бабайларын да җәлеп иттеләр.
-
Санитар-экологик икеайлык дәвам итә 09.04.2025

Республикада санитар-экологик икеайлык дәвам итә
-
Сәламәтлек көне 07.04.2025

Сәламәтлекнең кадерен белү, сәламәт яшәү теләге формалаштыру максаты белән балалар бакчасында Сәламәтлек көне үтте. Без спорт эстафеталары, “ Уйнап сәламәтләнегез” дигән хәрәкәтчән уеннар, “Сәламәтлек илендә” дигән тематик әңгәмә үткәрдек. Көн саен иртәнге заррядка үткәрәбез. “Чисталык – сәламәтлекнең нигезе.”, “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.”, “Сәламәтлек – зур байлык” икәнен онытмыйк, дуслар!
-
Язгы чисталык икеайлыгы 03.04.2025

Яз җитү белән кыш буе кар астында күренми яткан чүп-чар баш калкыта башлый. Тирә-юньдә чиста һәм матур булсын өчен, бераз эшләп алырга кирәк. Үз ишегалларын, үз урамыңны, туган авылыңны, яраткан балалар бакчасын тәртипкә китерергә менә дигән вакыт. Моны беренче язгы җылы көннәрдән файдаланып, балалар бакчасы территориясендә тәртип урнаштыру өчен чыккан “Ләйсән"” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да исбатлады.
Язгы чисталык икеайлыгы кысаларында актив эш башланды. Кыштан соң табигать уяна, тирә-якны тәртипкә китерү, төзекләндерү безнен бурычыбыз. Сез дә читтә калмагыз!









