Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 249 ( 250 ) >>
-
26.02.2015

Мәктәбебезнең "Алтынчәч" театр студиясенә йөрүче башлангыч сыйныф укучылары (Җитәкчесе Хәбирова Р.П.) физик тәрбия укытучылары семинарында "Кояшлы булырга тиеш, безнең һәрбер иртәбез!" темасы астында театральләшкән тамаша күрсәттеләр. Тамашаның төп максаты - укучыларда спортка карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү, укучыларны спортның яраткан төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Тамашада укучылар үзләренең чын спортсменнар булырга теләүләрен белдерделәр. Без инде беләбез, спорт уеннары безгә хыялларны чынга ашырырга, зур уңышларга ирешергә, үз-үзең белән, әйләнә-тирә дөнья һәм башка кешеләр белән гармониядә яшәргә мөмкинлекләр ача.
-
25.02.2015

Дәһшәтле сугыш еллары афәтен һәр гаилә кичерә. Күп аналар тол кала, улларын һәм кызларын югалталар. Сугыш тирән яра калдыра, йөрәкләренә әрнү сала. Еллар буена газизләрен көтеп, югалту кайгыларын үзләре белән алып киткән − дөнья куйган аналар да аз түгел. Без дә үзебезнең 5 нче сыйныф укучылары белән сугыш чоры балаларының язмышларын, тормышларын өйрәнә башладык. Аларның берсе - 1926 нчы елның, 28 нче ноябрендә туган Шәймуллина Хәнифә Сәгыйть кызы.
-
24.02.2015

8 нче класс укучылары - Сәгыйдуллина Зөһрә география фәне буенча “Яшьләр хәрәкәте” халыкара конкурсында катнашып, I дәрәҗә диплом һәм истәлек бүләге белән бүләкләнде, Кәримов Булат катнашучы таныклыгына ия булды. Укытучы – Сәгыйдуллина Ч.Р.
-
23.02.2015

Хөрмәтле ир-егетләребез!!! Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Ватан ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә ватанны саклаучылар дип сезгә, кадерле ир-атларыбызга, дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерлеләре - туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге күз белән караганда тар гына тоелган сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык. Рәхмәт сезгә шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-сәламәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз. -
21 февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2015

Диңгез дисәм, болын дисәм,
Дисәм кара урманым,
Бу, чынында, үз телемне –
Татар телен барлавым.
Чәчәк кебек кырлар дисәм,
Чәчәк дисәм ак карны –
Шулай матур атап әйткән
Башка берәр тел бармы?
Кызы чибәр, егете асыл,
дип мактасам парларны...
Туган телдә чакрып алыйк,
Искә алыйк ярларны...
Газизем дип, кадерлем дип
Иркәләсәм баламны,
Бу, чынында, үз телемне –
Татар телен барлавым.
Шикәрем, балым дисәм дә,
Бал тәмен тоям телдә.
Чын татар гамәле булыр –
Сөйләшик туган телдә.
Газиз телем – чиксез күгем,
Син диңгезем – хыялым,
Мәңгегә сине яшәтү –
Бердәнбер ихтыярым.
-
20.02.2015

Сикертән авылында яшәүче, авылыбызның ак әбисе – Газизова Минзада апа үзенең әтисенең Бөек Ватан сугышында кайда һәлак булганын 66 ел үткәч кенә белә ала. Бу турыда аңа Казаннан, Арча хәрби комиссариаты аша хәбәр итәләр. 66 ел билгесезлектә яшиләр. Әтисе сугышка киткәндә аңа 12 яшь кенә була.“Бүгенге һәм киләчәк буыннар безнең әтиләр каны коелып яуланган тыныч тормышның кадерен белсеннәр, җирдә беркайчан да сугыш афәте булмасын иде”, - дип, тәмамлаган ул үзенең язмасын.Бүген 4 нче класс укучылары әнә шул вакыйга турында Газизова Минзада апаның “Сөембикә” (№2, 2009 ел) журналында басылп чыккан язмасы аша укып таныштылар.Алдагы класс сәгатьләренең берсендә Минзада апаның үзе белән очрашырга дигән бердәм фикергә килделәр.
Әрни әле сугышлардан
Калган җир яралары –
Төзәлсен иске яралар,
Булмасын яңалары.
-
19.02.2015

Ил хәтере – кеше хәтере. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче класс укучылары һәр тәрбия сәгатенең кереш өлешендә батырларны, сугыш хатирәләрен искә төшерәләр. Укучылар җәлилчеләрнең батырлык эзләре буйлап сәяхәткә чыктылар. Шулай ук “Әфганстан яралары онытылмый” дигән класс сәгатендә Идиятов Ядкәрнең Әфганстанда хезмәт иткән абыйсы – Гыйбадуллин Рөстәм Сөнгатулла улының хатирәләрен яңарттык. Әйе, сугыш турындагы хәтерне саклау – әби – бабайларның әманәте.
-
18.02.2015

17 февраля на стадионе г. Арск состоялись лыжные соревнования среди членов профсоюза учреждений образования, посвящённые 70-летию Победы в Великой Отечественной войне. В них приняли участие более 200 человек из 43 первичных профсоюзных организаций. Соревнования прошли в двух возрастных категориях: женщины до 35 лет и старше, мужчины до 40 лет и старше, а также женская эстафета (4 чел по 1 км) и смешанная эстафета (4 чел.=2 жен.+2 муж. по 1 км). В результате упорной борьбы наш учитель физкультуры Набиуллин Р.Р. занял I место. Поздравляем его с победой и желаем дальнейших успехов!
-
16.02.2015

Г. Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч класс укучылары класс сәгатьләрендә Муса Җәлилнең иҗатына киңкүләмле күзәтү ясадылар. Ул 15 нче февраль көнне, герой – шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Гөберчәк китапханәсендә үтте. Кичә түгәрәк өстәл артында “Телдән журнал” формасында барды. Балалар журнал битләре аша герой – шагыйрьнең данлы гомер юлына, иҗатына сәяхәткә чыктылар. Шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Кичәнең китапханә залында үтүе аеруча тәэсирле булды. Балалар үзләренә бик күп рухи азык алдылар.
-
14.02.2015

13 февраля наша школьная команда участвовала в районном Чемпионате по запуску авиамоделей самолетов посвящённого 70-летию Победы нашего народа в Великой Отечественной войне 1941-1945гг. Ученик 4 класса Ибатуллин Ирек был самым молодым участником в соревновании "Максимальная дальность полета «Стандартной» метательной авиамодели" и занял III место. Поздравляем его с победой и желаем дальнейших успехов!











