Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
11 июнь - "Урман" көне 11.06.2015

Бүген лагерьда “Урман көне”. Балалар күбесенчә табигать кочагында булдылар, “Туган якны сөючеләр” түгәрәгендә (җитәкче: Сәгыйдуллина Ч.Р.) шөгыльләнделәр. Табигатьне саклау буенча әңгәмә үткәрелде. Түгәрәк җитәкчесе мәктәп яны тәҗрибә участогы, аның бүлекләре һәм мәктәп тирәсендә үскән агачлар, үләннәр белән таныштырды. Компас белән эшләделәр, урында ориентлашырга өйрәнделәр, география мәйданчыгында тәҗрибәләр үткәрделәр.Түгәрәк эшчәнлеге ахырында дару үләннәре, аларны тану буенча эчтәлекле презентация карадылар.
-
10 июнь - "Гиннес рекордлары" көне 10.06.2015

Бүгенге көн Гиннес рекордлары белән истә калыр, “Дуслык” лагереның “Иң – иңнәре” билгеләнде. Практикант егетебез Зөлфәт тә түзеп тора алмады “Шахмат” беренчелегендә үзенең җитезлеген күрсәтте, рекорд куйды. Яшь шахматчыларга бу рекордлар киләчәктә чемпионнар данын яуларга канат куяр.
-
9 июнь - “Музей көне” 09.06.2015

Лагерьның һәр көне тыгыз график белән кызыклы, файдалы һәм нәтиҗәле үтә. Менә бүген бездә Равилә Рәфкатовна “Туган тел” түгәре уздыра. Түгәрәктә балалар яңа мәгълүматлар алдылар, кызыклы уеннар уйнадылар, якташ язучылар иҗатына сәяхәт ясадылар. Шуннан соң якташ язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев музеена экскурсиягә юл алдылар.
-
8 июнь - "Туган көн" көне 08.06.2015

Лагерь үзенең бәйрәмнәре белән дә истә кала. Бүген без җәй аенда туган балаларның туган көннәрен билгеләп үттек. Туган көн кичәсенә әби белән бабай, самовар да килде. Бәйрәм җыр һәм биюләр, такмак әйтеш, уеннар, шигырьләр, рольгә керүләр белән үрелеп барды. Бер-берсенә ясаган сюрприз бүләкләр балаларның күңеленә бигрәк тә хуш килде.
-
7 июнь - Нептун көне 07.06.2015

Лагерьның һәр көне җанлы, мавыктыргыч чаралар белән үрелеп бара. Бүгенге көн – Нептун көне буларак билгеләп үтелде. Практикант абыйлары һәм вожатыйлар белән берлектә күңелле уеннар үткәрелде.
Һәр көнне гаҗәп тамаша,
Көн дә кызык уйлыйбыз.
Әйдәгез, Нептун көненә –
Су сибешеп уйныйбыз!
-
6 июнь - В мире книг 06.06.2015

Лагерь эшчәнлегендә түгәрәкләр дә зур роль уйный. Балалар бик кызыксынып йөриләр бу түгәрәкләргә. Бүген балалар “Учимся русскому языку играя” түгәрәгендә шөгыльләнделәр. (Җитәкчеләре: Хөсәенова Г.М., Кәримова Л.Г.)
“Мы - школьники”, “В мире книг” темалары астында үткәрелгән мавыктыргыч чараларда балалар рус телен кызыклы уен элементлары аша өйрәнделәр, мәктәптә алган белемнәрен баеттылар, рус теленең серле сүзләр дөньясына сәяхәт иттеләр.
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, татлы тел!
-
5 июнь - Бөтендөнья әйләнә - тирә мохитне саклау көне 05.06.2015

Табигать - ул безнең йортыбыз. Без табигатьтән башка яши алмыймыбыз. Бүгенге көнебез табигатьне саклауга багышланды. Шул турыда эчтәлекле презентация, “Табигать - безнең дустыбыз” дигән мультфильм карадык.
Һәркем өлеш кертсә иде
Табигатьне саклауга.
Саклыйк без Җир-Анабызны.
Мохтаҗ бит ул яклауга.
-
4 июнь - "Юындыр бездә кунакта!" 04.06.2015

Чисталыкны яратучы - Юындыр мин,
Сезгә килдем, барыгызны юындырам.
Юынмаган балаларны яратмыйм мин,
Юындырып барыгызны куандырам.
-
3 июнь - "Исәнме "Дуслык" лагере" 03.06.2015

"Дуслык" лагере ачылышы уңаеннан бәйрәм концерты булды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, бәйрәм иттеләр.
Иң кыюлар, җитезләр без!
Йөзләрдә уйный шатлык.
Кайтасы да килми синнән,
Бертугандай дуслаштык!
-
2 июнь - Кояш, җир һәм һава - безнең дусларыбыз. 02.06.2015

Кеше җир йөзендә бер тапкыр гына яши. Безгә үзебезнең гомеребезнең кадерен белеп, сау-сәламәт булып яшәргә кирәк. Сәламәт кеше тормышны ярата. Әгәр кеше табигать биргән табиблардан – кояш яктысын, саф һаваны, чиста суны, физик күнегүләрне, ялны дөрес файдаланса, ул бер дә авырмас. Бүгенге көнебез нәкъ менә шуңа багышлана.
\
Без сузылып җиргә яттык,
Җир - безнең якыныбыз.
Өстән кояш та кыздыра,
Саф һаваны сулыйбыз.











