Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Беренчеләр шул алар, гел алдынгы булалар. 14.09.2015

Быел мәктәбебезгә 1 нче сыйныфка 6 укучы килде. Мәктәпне бик яратып, кызыксынып укучы шушы балаларның көннәрен тагын да мавыктыргычрак итү максатыннан иң алдынгы кызларыбыз Гөлшат белән Рәзилә үз ярдәмләрен тәкъдим иттеләр. Кызлар алар белән уеннар оештыралар, кызыклы китаплар укыйлар, музыка тыңлап рәсем ясыйлар, балаларны мәктәп тормышы белән якыннан таныштыралар.
-
Экскурсия 12.09.2015

Кичә мәктәбебезнең 5 - 6 нчы класс укучылары тарих фәне укытучысы Хисмәтуллин И.И. җитәкчелегендә Җиңү паркына сәяхәт кылдылар. Анда урнаштырылган хәрби техникалар, сугышта һаләк булганнарга куелган обелиск белән таныштылар, беседкаларда утырып ял иттеләр. Үзләренә яңа дуслар таптылар, уеннар уйнадылар. Рәхәтләнеп ял итеп, уңай тәэсирләр белән өйләргә таралыштылар.
-
11.09.2015

Яраткан язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре укучыларыбызның өстәл китабы, чөнки тормышның бөтен сорауларына геройларының кылган гамәлләре аша җавап табарга була,тормыш юлында адашмаска өйрәтә.
-
Кеше хезмәте белән матур! 10.09.2015

Сентябрь. Җәй тәмамланды, көз җитте. Кояшлы матур көннәрдә бакчаларда көзге эшләрне башкарырга кирәк. Менә бүген дә укучылар мәктәп бакчасында тырыша-тырыша эшләделәр: кабаклар, патиссоннар, ташкабаклар җыйдылар, бакчаны чүптән чистарттылар.
Без үстергән яшелчәләр
Менә ничек уңганнар!
Кабаклар берсе-берсе
Дәү шар хәтле булганнар!
-
Күңелле яшибез. 09.09.2015

1 нче класслар әкренләп күңелле мәктәп томышына ияләшеп киләләр. Дәресләр беткәч тә мәктәптән кайтып китәселәре килми, кызыклы уеннар уйныйбыз, мавыктыргыч мультфильмнар карыйбыз. Бүген “Карлыгач” балалар бакчасына йөрүче балалар белән бергәләп табигатькә чыктык. Балалар күмәк уеннар уйнадылар, үзара кызыклы әңгәмә кордылар, мавыктыргыч мәктәп тормышы турында нәниләргә сөйләделәр. Дуслык әнә шулай була ул!
Нәни дуслар белән бергә
Шундый рәхәт, күңелле!
Саф Һавада уен уйнау -
Күтәрә ул күңелне.
-
Беренчеләр өчен яңалык! 08.09.2015

Быелгы уку елында мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучылары да инглиз телен үзләштерә башладылар. Бүген әле беренче генә дәрес булса да, балаларның кызыксынулары бик көчле. Сиринә Ильшатовна занятияләрне бик мавыктыргыч итеп алып бара. Аларга алда уңышлар телибез!
-
Дәреслек операциясе 04.09.2015

Яңа уку елы башлану белән һәр укучы үз вазыйфаларына кереште. Мәктәп күләмендә дежур торган укучылар дәреслекләрнең тышланышын тикшерделәр. Дежур укучыларның тикшерү нәтиҗәләре уңай булды. Дәреслекләрне саклап тоту – һәр укучының изге бурычы икәнен укучылар анык белә.
-
03.09.2015

Ярышка әзерләнәбез
Бүген бик тә дәртләнеп.
Волейбол уйныйбыз без
Барыбыз да шатланып!
-
Пожар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында 02.09.2015

Бүген мәктәбебездә Татарстан Республикасы Арча һәм Әтнә районнары буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары капитан Гыйлмуллин Раил Гомәр улы янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау турында чыгыш ясады. Янгыннарны булдырмый калу буенча дөрес чаралар күрә белү кирәклеген ассызыклап китте.
-
Белем бәйрәме 01.09.2015

Көмеш кыңгыраулар суза
Тәүге дәрес җырын.
Белем йортларына уза
Ашкынып яшь буын
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән–Белем көненнән
Уку елын башларга.
Балалар кайта мәктәпкә,
Хушлашып җәйләр белән,
Көзге чәчәкләр һәммәсен
Тәбрикли бәйрәм белән!











