Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 29.09.2015

Биология һәм география укытучы Ч. Р. Сәгыйдуллина җитәкчелегендә мәктәбебездә "Яшь натуралистлар" түгәрәге эшли. Чираттагы дәрестә укучылар гөлләрне кышка әзерләделәр.
-
Укучылар спортта да сынатмыйлар 28.09.2015

Безне спорт серләренә
Разыйл абый өйрәтә
Бүген дә йөгереп кайттык
Кырлай дигән төбәктә.
-
Сәламәт яшәү рәвеше. 25.09.2015

Башлангыч сыйныф укучылары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга карата конкурска "Тормыш гаҗәеп һәм мавыктыргыч", "Минем дусларым", "Без бергә булганда бәхетле!" дигән темаларга рәсем ясадылар.
-
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тууына 90 ел 23.09.2015

Бу айда күренекле язучы Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулды. Татар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын алган повестьләре, романнары белән ("Хәзинә", "Идел кызы", "Чикләвек төше" һ.б) танылган язучының тормыш юлын, иҗатын мәңгеләштерү максатыннан бүген мәктәбебездә класс сәгатьләре үтте. Укучыларыбыз Гариф Ахуновның "Дөньяда ике могҗиза бар: берсе чишмә, икенчесе - әлифба" дигән канатлы фикеренең бүгенге көндә дә актуаль икәнлегенә төшенделәр.
-
"Елмаюыңны бүләк ит" 22.09.2015

Бүген мәктәбебезнең "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучы SaPeR отряды "Елмаюыңны бүләк ит" акциясе белән балалар бакчасында булды. Алар бакча балаларына елмаю белән бергә күңелле көн бүләк иттеләр.
-
Китап - төпсез хәзинә! 21.09.2015

Мәктәбебез укучылары китапханәгә бик яратып йөриләр.Китапханәче Ильнар Илгизәр улы яңа китаплар белән даими таныштырып бара, төрле кызыклы бәйгеләр үткәреп, укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияли.
-
Бүген бездә өмә! 19.09.2015

Бүгенге кояшлы көн кебек мәктәбебез тирә-ягы елмаеп -көлеп тора.Укучылар һәм укытучылар коллективы бүгенге өмәдә бик тырышып эшләделәр.
-
Көзге муллык 18.09.2015

Туган якка Алтын көз килде. Көзнең алтынлыгы, муллыгы һәм күркәмлеге уңыш белән билгеләнә. Мәктәп яны бакчабызда быел да яшелчәләр мул уңыш бирде.
Көзнең матур бер көнендә
Без барыбыз җыелып,
Кишер алабыз бакчада
Уңышына сөенеп.
-
Күңелле стартлар. 17.09.2015

Мәктәбебездә спортка һәм сәламәтлеккә зур игътибар бирелә. Укытучылар һәм укучылар ГТО нормалары тапшыра. Ә аңа әзерлек кече яшьтән үк башлана. Бүген башлангыч сыйныф укучылары белән" Күңелле стартлар" оештырдык. Балалар рәхәтләнеп йөгерделәр, көч сынаштылар. Бик күңелле булды.
Сәламәт булыр өчен,
Спорт белән дус бул син!
Йөгер, сикер, калышма,
Укуда да сынатма!
-
Көзге экскурсия 16.09.2015

Бүген башлангыч сыйныф укучылары көзге экскурсиягә чыктылар. Укытучы апалары аларны табигатьтәге үзгәрешләр белән таныштырды. Укучылар мавыктыргыч уеннар уйнадылар, көннәре бик күңелле узды.











