Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
"Көзге кросс-2015" 12.10.2015

12 нче октябрь көнне мәктәбебездә көзге кросс булып узды. Укучылар ярышта бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!
-
Безнең туристлар 09.10.2015

Арча муниципаль районында, мәктәпләрдә үткәрелүче спорт түгәрәкләренә зур игътибар бирелә. Укучылар сараеның, Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә эшләп килүче "туризм" түгәрәге дә үсештә. Хәзерге вакытта, түгәрәктә 18 укучы шөгыльләнә. Алар һәрберсе түгәрәккә теләп киләләр. 8 октябрь көнне, Набиуллин Разил җитәкчелегендә 4 укучы (6 нчы сыйныфтан Шәмсемөхәмәтова Гөлшат, 8 нче сыйныфтан ЗаҺидуллин Илнур, Нургаянов Риназ, Әсхадуллина Гөлнар) Мәтәскә урта мәктәбе базасында үткәрелгән, туризм буенча район беренчелегендә катнашып кайттылар. Шушы укучыларга рәхмәт белдерәбез, алдагы ярышларда уңышлар телибез. Җиңүләр юлдаш булсын.
-
Мәктәптә хезмәт тәрбиясе 08.10.2015

«Гөл тәрбияләгәннәрнең күңелендә гөл үсә” дигән мәкаль нәкъ 5 нче класс укучыларына туры килә. Мәктәпнең якты залында үскән гөлләр тирә-якка ямь биреп торалар. Укучылар гөлләргә су сибәләр, төпләрен йомшарталар , ашлыйлар. Укучыларда хезмәткә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләнә.
-
Көзге хезмәт 07.10.2015

Мәктәп яны тәҗрибә участогында алып барыла торган эшләр укучыларда кече яшьтән үк авыл хуҗалыгы хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмиятле чара булып тора. Бакчада иртә яздан кара көзгә кадәр эш дәвам итә. Менә бүген дә укучылар һәм укытучылар түтәлләрне эшкәртеп, сарымсак утырттылар.
-
Укытучы - бөек исем! 06.10.2015

Укытучы! Бәйрәмең белән сине! Уңышларыңа сөенеп, бәхет хисе кичереп яшә. Һәр таңны сау-сәламәт каршыла. Замана авырлыклары, күңел төшенкелеге киләчәктә сине читләтебрәк үтәргә тырышсын.
Укытучылар көне уңаеннан Сикертән мәктәбе укучылары остазларын котлап бәйрәм концерты оештырдылар.
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрегез мулдан аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын!
-
"Мөстәкыйль балалар" төркеме семинарда. 05.10.2015

Бүген мәктәбебездән "Мөстәкыйль балалар" республика хәрәкәтендә катнашучы "SaPeR" отрядыннан Гөлшат, Камилә, Алмаз балалар өчен районда үткәрелгән "Сәламәт йөгерү" акциясендә катнаштылар.
-
Ветераннарны бәйрәм белән котлау 03.10.2015
Халык күңелендә Сезгә дигәнМеңәрләгән чәчәк бәйләмеӘгәр аны алдыгызга куйсакБулыр алар таулар кадәрле…Кояшны да бүләк итәр идекКояш биек, ә без кечкенәЧәчәктән дә матур, назлы бүләкТапмадык без бүген һич кенә… -
Экстремизму - нет! 02.10.2015

В течение всего сентября по всей республике прошли различные мероприятия, посвященные проблематике противодействия экстремизму и терроризму. В рамках месячника "Экстремизму - нет!" учащиеся 2 класса нашей школы участвовали в конкурсе рисунков.
-
Котлау! 01.10.2015

Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
-
Беренчеләр аллеясы 30.09.2015

Традиция буенча мәктәп яны бакчасына беренче сыйныф укучылары быел да агач утыртты. Территориябез җимеш агачлары белән баеды. Балалар үз куллары белән миләш, кара миләш, алмагач, шомырт агач үсентеләре утырттылар.











