Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Язгы күзәтү 11.03.2016

Әкренләп табигать язга аяк баса. Якты кояш, көлеп, җирне җылыта. Карлар эри, тамчылар тама башлады. Бүген башлангыч сыйныф укучылары язгы табигатьне күзәтергә чыктылар. Экскурсия вакытында агачларны, кара төскә керә башлаган карны, күк йөзен күзәттеләр.
Карала ак кар эзләре,
Март ае килеп җитсә.
Тәрәзәләрдә боз эри,
Туңса да ул кич-иртә.
-
Уроки технологии - это уроки жизни 10.03.2016

"Свободный труд нужен человеку не сам по себе, а для развития и поддержания в нём чувства человеческого достоинства".
К.Д. Ушинский
Уроки технологии самые любимые уроки в школе, так как они дают необходимые знания и умения, которые необходимы в обыденной жизни. На уроках технологии ребята учатся готовить, шить, вязать. Вот и сегодня девочки 7 класса под руководством учителя технологии Каримовой Л. Г. учились шить нарядное платье для праздника. Знания и навыки полученные на уроке, помогают в выборе будущей профессии.
-
Сәнгать ункөнлеге 09.03.2016

1-11 март көннәрендә мәктәбебездә сәнгать ункөнлеге уза. Чираттагы чараның берсе-сәнгатькә багышланган китаплар күргәзмәсе. Китапханәче Хисматуллин И.И. укучыларны әлеге күргәзмә белән таныштыра.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2016

Хөрмәтле тормышыбызның иң гүзәл затлары – хатын-кызлар! Сезне ихлас күңелебездән язның иң гүзәл бәйрәме – 8 нче Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Яз бәйрәме тазалык-саулык, рухи сафлык, яңа җиңүләр, иҗади уңышлар алып килсен. Ышаныч хисләре Сезне яңадан-яңа үрләргә рухландырсын, яз кояшы тормыш юлларыгызны тагы да ныграк яктыртсын. Гаилә бәхете, аяз көннәр, матур ал таңнар Сезгә юлдаш булсын!
-
Кызлар - язгы чәчәкләр 05.03.2016

Мәктәбебездә "8 нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне" нә багышланган ”Кызлар – язгы чәчкәләр” исемле ярыш - кичә булып узды. Ярышның максаты: укучыларны тапкырлык, зирәклек, уңганлыкта сынап карау; сәхнәдә үз-үзләрен иркен тотарга өйрәтү; әдәбияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Җылы көн һәм язгы тамчы белән,
Ләйсән яңгыр, соңгы буран белән,
Назлы кояш, иртәнге нур белән,
Котлыйм сине, туташ,бәйрәм белән!
-
Мәктәбебезнең яшь иҗатчысы 04.03.2016

Яңа Кырлай мәктәбендә күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап "Тукайга ияреп" исеме астында районара яшь иҗатчылыр бәйгесе оештырылды. Мәктәбебезнең сәнгатьле сүз остасы, үзе дә шигырьләр язучы 4 класс укучысы Мәҗитова Галия Тукайның шигырьләрен заманлаштырып, бик тә үзенчәлекле шигырь иҗат иткән иде."Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңеп, Диплом белән бүләкләнде. Афәрин Галиябез! Сиңа иҗади уңышлар телибез!
-
Сынау имтиханнары 03.03.2016

Укучыларның сайлап алу имтиханнарына әзерлек торышын тикшерү максатыннан, мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары җәмгыять белеме һәм химия фәннәреннән сынау имтиханы тапшырдылар. Укучыларыбызга уңышлар, тырышлык телибез.
-
Юбилей уңаеннан 02.03.2016

Г.Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан мәктәптә шагыйрьнең әдәби мирасы белән киңрәк таныштыруны, шигырьләрен яттан өйрәнүне максат итеп куйдык . Һәр укучы бала Тукай шигырьләрен күңел түрләрендә сакларга тиеш. Башлангыч класс укучылары район күләмендә үткәреләчәк “Яңгыравык шигырь тамчылары”, өлкән класс укучылары “И туган тел и матур тел – әткәм-әнкәмнең теле” шигырь укучылар бәйгесенә ихлас күңелдән әзерләнәләр
-
Военно-патриотический месячник 01.03.2016

В феврале в школе прошёл месячник военно-патриотического воспитания. Учитель ОБЖ и физкультуры Набиуллин Р.Р. и педагогический коллектив школы тщательно продумали план месячника. В ходе его были проведены уроки мужества, классные часы, военно-спортивная игра "Зарница", конкурсы сочинений и рисунков. Как итог месячника была проведена торжественная линейка, на которой победители были награждены Почётными грамотами и подарками.
-
"Аҗаган" уены 29.02.2016

29 нчы февраль көнне мәктәптә "Аҗаган" уены үткәрелде. Уенның максаты: укучыларга хəрби – патриотик тəрбия бирү, хəрби белгечлек, гаскəр төрлəре белəн таныштыру, балаларда Туган илне сакларга омтылыш уяту, мөстəкыйльлелек, аңлы дисциплина, үзара дустанə мөнəсəбəт, ихтыяр көче, тапкырлык тəрбиялəү.
Уенга "Пилотлар" һәм "Югары лига" командалары ныклы әзерлек белән килгәннәр. Уен барышында командалар арасында хәрби ярышлар (миналар эзләү, граната ату, яралыларны ташу, һ.б.) оештырылды. Уенда һәр ике команданың да оешкан төстә катнашулары бик сокландырды. Гомумән, хəрби – патриотик айлык бик нәтиҗәле үтте.











