Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Туризм ярышлары 24.03.2016

Арча муниципаль районында мәктәпләрдә үткәрелүче спорт түгәрәкләренә зур игътибар бирелә.Укучылар сараеның Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә эшләп килүче “Туризм” түгәрәге уңышлы эшләп килә. 24 нче март көнне Набиуллин Р.Р. җитәкчелегендә 4 укучы ( 6 нчы сыйныф укучысы Шәмсемөхәмәтова Гөлшат, 8 нче класс укучылары Заһидуллин Илнур, Нургаянов Риназ, Асхадуллина Гөлнар) Арча стадионында үткәрелгән “Чаңгы туризмы” ярышында катнашып 3 нче урынны алдылар. Укучыларга рәхмәт белдерәбез, алдагы ярышларда уңышлар телибез.
-
"Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда - Тукай эзләре" 23.03.2016

Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган " Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда - Тукай эзләре" исеме астында Сикертән авылы мәдәният йортында оештырылган район фестиваленең зона этабында мәктәбебез укучылары һәм укытучылары катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Тукай иҗатына багышлап оештырылган күргәзмәбез дә һәр тамашачының күңеленә хуш килде.
-
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2016

Кара каргалар килде.
Түбәдән тамчы тама.
Көндез көн җылы була.
Суыта кичкә таба.
Бу атнада мәктәбебез укучылары катнашында Гөберчәк авылында Нәүрүз бәйрәме узды. Бәйрәмгә күрше авыллардан да кунаклар күп килгән иде. Күтәренке бәйрәм рухы ел буе дәвам итсен,киләчәккә якты өметләребез аклансын дигән теләктә бәйрәмнән таралыштык. Нәүрүз мөбарәкбад!
-
Татарча көрәш ярышлары 21.03.2016

19 нчы мартта Шушмабаш авылында, 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында милли көрәш буенча бәйге үткәрелде. Барысы 20 команда, йөздән артык көрәшче килгән иде. Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап үткәрелгән ярышта, Сикертән мәктәбе укучылары да югалып калмадылар. Үз үлчәү авырлыгында Нургаянов Риназ 2 нче урын, Кәримов Инсаф 3 нче урын, Сафин Илназ 4 нче урын, Ибатуллин Ирек 6 нчы урын алып кайттылар. Укучыларны ярышка Марат Әхмәдиев әзерләде. Укучыларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз, сәламәтлек телибез.
-
Ата-аналар җыелышы 19.03.2016

19 март көнне Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә чираттагы ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышның төп мәсьәләләре булып Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгыннан килгән күрсәтмәләр нигезендә “Туберкулез авыруына карата профилактик чаралар” темасын яктырту, мәктәбебезнең “Әтиләр советын сайлау”һәм 3 нче чирек нәтиҗәләре, ирешкән уңышларыбыз һәм бурычларны билгеләү булды. Фельдшер Шаймуллина Р.Ф. әти-әниләрне туберкулез авыруының килеп чыгышы һәм аңа карата нинди профилактик чаралар кулланырга кирәклеге белән таныштырды. Бүгенге көндә актуаль булган “Ата-аналар җаваплы” дигән темага башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәбирова Р.П. тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Мәктәп директоры Сөнгатов Ш.Җ. “Әтиләр советы” турында тулы мәгълүмат бирде. Һәр класстан бер әти әлеге “Әтиләр советы “на сайлап куелды. Класс җитәкчеләре әти-әниләрне 3 чирек нәтиҗәләре, укучыларның тәртибе һәм уку сыйфатының торышы белән таныштырды. Җыелыш җанлы һәм эчтәлекле узды.
-
Арский бал 18.03.2016

17 марта состоялся "Арский бал-2" среди школ района. В этот день юноши и девушки почувствовали себя героями Пушкинской эпохи. Девушки в пышных бальных платьях, с красивыми прическами, юноши в белых рубашках, с красочными галстуками. В зале царила необыкновенная атмосфера, где каждый был актером и зрителем. Танцевальный коллектив нашей школы в составе Камаловой Алии (7 кл.), Загидуллина Ильнура (8 кл.), Шамсемухаметовой Гульшат (6 кл.), Нургаянова Риназа (8 кл) признан лучшим и заняли 3 место. Поздравляем! Выражаем благодарность руководителю С.И.Хабировой.
-
Конкурс чтецов "Живая классика" 17.03.2016

Шамсемухаметова Гульшат, ученица 6 класса, приняла участие в конкурсе юных чтецов "Живая классика" и была награждена Дипломом . В выборе текста и подготовке к конкурсу помогла учитель русского языка и литературы Хусаинова Г.М.
Поздравляем всех участников конкурса "Живая классика" и желаем дальше открывать для себя новых авторов, литературных героев и совершать интересные читательские открытия!
-
Подготовка к "Арскому Балу" 16.03.2016

В целях создания условий для раскрытия творческих способностей и эстетической культуры в нашем районе проводятся различные конкурсы. «Арский Бал» является одним их таких. Учащиеся нашей школы с большим усердием, под руководством Хабировой С.И. готовятся к этому празднику. Да! Именно к празднику. Ведь на этом балу будет необыкновенная, неповторимая атмосфера XIX века. Желаем участникам нашей школы успехов, и победы!
-
Математикадан ОГЭ 15.03.2016

Мәктәбебездә 9-нчы класс укучылары математикадан сынау имтиханы эшләделәр. Имтихан көннәренә санаулы атналар гына калып бара. Белемнәрне барлап, өйрәнеп бетерегә кирәк.
Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Башваткыч 14.03.2016 Сикертән мәдәният йортында һәрдаим күңелле чаралар үткәрелеп тора. Бу бәйрәмнәрдә безнең мәктәбебез укучылары актив катнашалар. Чираттагысы "Башваткыч" исеме астында 12 нче март көнне үтте. Укучылар үзләренең биюләре, сәхнәләштергән әсәрләре белән тамашачыларны таң калдырдылар. Укучыларга алга таба да уңышлар телибез.












