Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Күмәк чаралар 09.03.2016

Мәктәбебездә "Бердәм тату гаилә" дип исемләнгән гаилә бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә әтиләр һәм әниләр төрле ярышларда көчләрен сынаштылар. Ярышлар балалар әзерләгән концерт номерлары белән бәйләнеп барды.
-
Үзебез чәчәк ясыйбыз... 04.03.2016

Тиздән әниләр бәйрәме. Әлеге матур бәйрәмгә башлангыч сыйныфларыбыз технология дәресләрендә ел саен үз куллары белән әзерләнгән бүләк ясыйлар. Бу бәйрәмгә иң кулай бүләк, әлбәттә, чәчәкләр. Бергәләп ясарга теләсәгез сылтама буенча чыганакка кереп мультимедиа презентацияне куллана аласыз.
-
Тимурчылар бик актив... 03.03.2016

Укучыларыбыз җәмгыятькә файдалы эшләрдә дә актив катнашалар. Мәктәбебездә эшләп килүче тимурчылык отрядлары авылыбызда булган басма һәм күперләрне кыш көннәрендә кардан арчып, сукмакларны рәтләп торалар. Шушы изге эшләре өчен аларга авыл халкы исеменнән зур рәхмәт сүзләре гел ишетелеп тора...
-
Ачык дәресләр дәвам итә 02.03.2016

Бүген 7 нче сыйнафларның инглиз теле фәненнән "Чит илләрдә мәктәпләр" темасына ачык дәрес үтте. Һәр укучы бүленеп Америка, Великобритания, Австралия илләрендәге мәктәпләр турында презентацияләр әзерләделәр һәм чыгыш ясадылар.
-
Начар гадәтләрдән арын... 01.03.2016

Башлангыч сыйныф укучылары белән табигать белеменнән "Начар гадәтләр" дигән темага ачык дәрес үтте. Укучылар дәрестә начар гадәтләрнең зыяны, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, шәхси гигиена һәм башка нәрсәләр турында бик күп яңа информация белдерәр.
Кулланма мультимедиа презентация чыганакта.
-
Аҗаган 29.02.2016

Үткән атнада “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан, мәктәбебездә “Аҗаган” хәрби-патриотик уеннары булып утте. Спорт буенча укучылар ике командага бүленеп көч сынашты. Спорт төрләреннән:турникта тартылу, скакалка сикерү, кул көрәше, шашка ярышы, пресс һәм башка төрләр буенча ярыштылар. Укучылар команда ярышларында да сынатмадылар. Бу чара мәктәбебездә ел саен үткәрелә. Укучыларда Ватанга мәхәббәт, тугрылык, дуслык-бердәмлек кебек сыйфатлар тәрбияләнә.
-
Сәламәтлекне үзең кайгыртмасаң... 26.02.2016

Грип таралган вакытта укучыларга үз-үзләренең сәламәтлекләрен ничек саклау һәм дәвалану турында класс сәгатьләрендә әңгәмәләр уздырылды. Спорт белән даими шөгыльләнү, режим белән яшәү рәвеше алып бару хакында да фикер алыштылар.
-
Гигиеник тәрбия 24.02.2016

Бүген мәктәбебездә гигиена көне булып узды. Шул уңайдан барлык классларда тематик тәрбия сәгатьләре, тәнәфесләрдә уеннар үткәрелде.
-
Чаңгы ярышы 18.02.2016

Кичә Арча шәһәре үзәк стадионында Арча районы белем бирү оешмалары профсоюз хезмәткәрләренең чаңгы ярышы булып үтте. "Сәламәт тәндә, сәламәт акыл" шигарен истә тотып безнең Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе укытучылары да ярышта бик теләп катнаштылар...
-
Профориентация... 17.02.2016

Мәктәбебезгә Г.Тукай исемендәге Әтнә совхоз техникумыннан укытучылар килеп, чыгарылыш сыйныф укучыларына профориентация буенча дәрес үткәрделәр. Экономика, инженерия, ветеренария, поварлык белгечләре әзерләү курслары барлыгы турында мәгълүмат җиткерделәр, техникум тормышы белән таныштырдылар...













