Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Елмаюың белән бүлеш!.. 21.09.2016

"Самостоятельные дети" проектында катнашучылар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, "Елмаюың белән бүлеш!" акциясендә катнаштылар. Укучылар тәмәке тарту, наркотиклар, алкогольле эчемлекләр куллануның зарары хакында сөйләделәр. Ахырдан, барлык укучыларга да яхшы кәеф, яхшы көн теләп, елмаю төшкән смайликлар да бүләк иттеләр.
-
Ярминкә... 19.09.2016
"Мәрхәмәтлелек атналыгы" матур гына төгәлләнеп килә. Шул уңайдан мәктәбебездә "Көзге муллык" ярминкәсе уздырдык. Әниләре пешергән тәм-томны балалар бик теләп саттылар. Мәктәп бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимешне дә килгән кунаклар арзанайтылган бәядән алып бетерделәр. Ярминкәдән бар да канәгать калды. -
Без бит Арча яклары... 16.09.2016

15 нче сентябрь көнне Арчаның сәнгать мәктәбендә "Без бит Арча яклары" дип исемләнгән китапны тәкъдир итү кичәсе булып узды. Әлеге чарада район башлыгы Нуриев И.Г, депутат Гыйлметдинов И.И. һәм бик күп язучылар, шагыйрьләр, журналистлар катнашты. Шулай ук Г.Ахунов премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Чарага районның башлангыч сыйныф һәм татар теле укытучылыры чакырылган иде.
-
Спорт сөюче Татарстан!.. 15.09.2016

Мәктәбебездә "Мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында "Спорт сөюче Татарстан!" дигән исем астында спорт ярышлары үтте. Укучылар мәктәбебездә үткәрелгән кичәләрдә, төрле ярышларда актив катнашалар. Бүген дә алар спорт ярышларында үзләренең көчләрен сынаштылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Ярыш бик кызык һәм истә калырлык булды.
-
Г.Тукаевлар музей-йортында... 14.09.2016

"Мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында Г.Тукаевлар музей-йортында кичә уздырылды. Музей диреторы Мөхәммәтшинә Ләйлә музей тарихы турында сөйләде. Укучылар бөек язучыбыз Г.Тукай язган шигырьләрен укыдылар. Кичә бик күңелле узды...
-
Атналык... 10.09.2016

Мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында берничә төркемгә бүленеп ветераннарга ярдәм итү оештырдык. Иске Җөлби, Яңа Җөлби, Кушлавыч авылларында ярдәмгә мохтаҗ картларга тимурчылык рейдлары узды.
-
Ачык дәрес 08.09.2016

Балаларнның куркынычсызлыгын саклау айлыгы кысаларында мәктәбебездә "Тормыш иминлеге нигезләреннән" Бөтенрәсәй ачык дәресе үтте. Укучылар куркыныч янаган очракт үз-үзләрен саклау, бер-береңә ярдәм итү кагыйдәләренә өйрәнделәр.
-
Күңелле эстафета... 07.09.2016

Мәктәбебездә терроризм айлыгы кысаларында спорт ярышлары булып узды. Әлеге чаралардан укучылар бердәм булырга, дус-тату яшәргә, авыр чакта ярдәм кулы сузарга кирәклегенә тагын бер кат инандылар. Ярышларда бик актив булдылар.
-
Тәрбияви чара 05.09.2016

Мәктәбебездә, терроризмга каршы тәрбия максатыннан чара үткәрелде. Мероприятие террор актларында һәлак булганнарга, хезмәт вазифасын үтәгәндә башларын салган кешеләргә багышланды. Бу дата 2004нче елда Бесланның №1 мәктәбендә терроризм аркасында һәлак булган укучылар һәм укытучыларга бәйләнгән. Кинофильм караганда күзләргә яшьләр килде. 334 кешенең гомере өзелгән. Аларны 1 минут тынлык белән искә алдык.
-
"Әдәби мәйдан" 02.09.2016

Бүген Кушлавыч мәктәбе, авыл клубы һәм китапханәсе берлегендә Г.Тукай иҗатына багышланган "Әдәби мәйдан" чарасы үткәрелде. Бу мероприятиедә укучылар, әти-әниләр, укытучылар Тукай иҗатын никадәр белүләрен күрсәттеләр. Җырлар җырланды, төрле шигырьләре сөйләнде.













