Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Халыклар бердәмлеге көне..." 03.11.2016

4 ноябрь – "Халыклар бердәмлеге көне". “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.
Шул хөрмәттән бүген мәктәптә укучылар өчен класстан тыш чара үткәрелде. Башта балалар "Бердәмлек" көненә багышланган презентация белән таныштылар, аннары күңелле сорауларга җавап бирделәр. Укучылар бик актив катнашты! -
Киңәшмә 01.11.2016

Бүген педагогик совет киңәшмәсе узды. Анда I чиреккә йомгак ясалды, уңышлар һәм кимчелекләр анализланды, алдагы чиреккә максатлар куелды. Авыр укучылар белән индивидуаль эшләү, каникулда класс җитәкчеләренә балаларның өйләрендә булу, олимпиадаларга әзерлек кебек һ.б. күрсәтмәләр бирелде...
-
Мастер-класс... 27.10.2016

Арчаның 1 нче номерлы мәктәбендә "Интернет - укытучыларга" дигән темага "Мәгариф" журналы хезмәткәрләре тарафыннан мастер-класс үтте. Укытучыларга интернет куллану серләренең уңайлы вариантларын өйрәттеләр. Анда безнең мәктәптән инглиз теле укытучысы Алинә Александр кызы катнашты. Ахырдан катнашучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
"Ел укытучысы" бәйгесе... 25.10.2016

Наласа мәктәбе базасында "Ел укытучысы" конкурсының зональ сайлап алу туры узды. Бәйгедә татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Әюпова Рания Фирдүсовна да уңышлы чыгыш ясады. Сайлап алу турында шулай ук Түбән Мәтәскә, Утар-Аты, Смак-Корса мәктәпләреннән конкурсантлар катнашты. Ачык дәресләр, мастер-класслар карап барыбыз да бер-беребездән күп яңалыклар үзләштереп кайттык. Бәйге нәтиҗәләре буенча гомуми рейтинг барлык зональ турлар узгач билгеле булачак...
-
Көрәш... 22.10.2016

Бүген Наласа мәктәбе базасында Арча муниципаль районы мәктәп укучылары (2004нче ел һәм кечерәкләр) арасында татар-башкорт көрәше буенча ярыш уза. Безнең мәктәп командасы да әлеге беренчелектә катнаша. Спортчы яшьләребезгә уңышлар телибез.
-
Тәрбия сәгатьләрендә 21.10.2016

Тәрбия сәгатьләрендә "Су саклау зоналары елы" уңаеннан ачык чаралар күрсәтелде. Укучылар күлләр турында мәгълүмат алдылар, аларны чиста тоту кирәклеген белделәр, андагы суүсемнәр, балыклар һәм башкалар турында тирән белем алдылар.
-
Агач җимеше белән -кеше эше белән... 18.10.2016

"Агач җимеше белән -кеше эше белән матур" - ди безнең татар халык мәкале. Безнең мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылры кичә җимеш агачлары утыртты. Ул агачлар киләчәктә үзләренең татлы җимешләре белән безне куандырып торыр.
-
Гаилә кыйммәтләре 14.10.2016

Бүген 8нче, 9нчы сыйныфлар өчен "Гаилә кыйммәтләре" дигән тәрбия сәгате уздырылды. Укучылар гади һәм катнаш никах турында белделәр, аларның уңай һәм кимчелекле яклары аңлатылды. Гаиләне саклау изге бурыч икәнлеге презентация ярдәмендә сөйләнде.
-
Эстафета 10.10.2016

СМС-балалар хәрәкәте үз акцияләрен гел уздырып тора. Без дә "Сәламәт йөгерү!" девизы астында укучылар белән эстафета үткәрдек. Укучыларның күңелләре күтәрелеп китте.
-
Фәннәр академиясеннән кунаклар... 07.10.2016

Районыбызга Дәүләт фәннәр академиясеннән Россия фәннәр академиясенең вице-президенты Малофеев Николай Николаевич җитәкчелегендә бик күренекле кунаклар килде. Арча районы җирлегендә аларны кабул итү тантанасында район мәгариф идарәсе җитәкчелеге белән берлектә безнең мәктәбебез укучылары, администрациясе вәкилләре дә катнашты.













