Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Әзерлек эшләре башланды... 06.12.2016

Яңа ел бәйрәме һәр бала өчен көтеп алынган көн. Мәктәптә бәйрәмгә әзерлек эшләре башланып китте. Сыйныф бүлмәләре укучылар тырышлыгы белән бизәлде. Урамнарда кардан сыннар ясау өчен әзерлек эшләре бара. Шулай ук бәйрәм өчен яңа җырлар, шигырьләр өйрәнәләр.
-
Тәрбия сәгатьләрендә 02.12.2016

Бүген 8-9нчы сыйныфлар белән тәрбия сәгате тәмәке, наркотик, исерткеч эчемлекләрнең зыяны турында булды. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Шулай ук кешелек проблемасы булган коррупция хакында да сөйләштек. Укучылар коррупциягә нинди сәбәпләр китерүен, ришвәт алган чиновникларга каралган җәзалар турында белделәр. Үз фикерләрен белдерделәр.
-
СПИД - гасыр афәте... 01.12.2016

СПИД - гасыр афәте. СПИД белән авыручылар саны артып тора. Авыру акрынлап шәһәрләрдән авылларга да үтеп керә бара.СПИД - җирдә яшәүчеләргә азгынлык, тотнаксызлык, әхлаксызлык өчен бирелгән җәзадыр, бәлки. 1 нче декабрь - СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә.
Ел саен бу көнне дөньяның бөтен төбәкләренә таралыш алучы ВИЧ-инфекция һәм СПИДка каршы көрәшү буенча көчләрне ныгытуга хезмәт итә. СПИДка каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала, бу өлкәдә бер акция дә аннан башка узмый. Бу тасма СПИДның гәүдәләнеше буларак 1991 нче елның язында уйлап табыла. Идея рәссам Франк Муруга карый. СПИД авыруын 1981 нче елның 5 нче июнендә Американың авырулар өстеннән контроль үзәге теркәгән. Тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булырга кирәк. Шушы максаттан чыгып, мәктәбебездә СПИДка каршы көрәш дәресе үтте. Укучыларга наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлатуны максат итеп куйган бу чара бик эчтәлекле үтте. Укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. -
Белемнәрне тикшерәбез 30.11.2016

Бүген мәктәптә 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән бердәм дәүләт тестына әзерлек йөзеннән сынап карау эшләрен башкардылар. Әлеге чара район күләмендә оештырылды. Укучыларны икенче укытучы алдында эшләргә күнектерү һәм нәтиҗәләрнең актуальрәк булуы максатыннан һәр мәктәп укытучысы билгеләнгән график буенча башка мәктәптә эшләде.
-
Ачык дәрестә... 28.11.2016

Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Егерменче-утызынчы елларда Кәрим Тинчуринның иҗаты чәчәк аткан чор. Бу вакытларда ул үзенең иң уңышлы драма әсәрләрен иҗат итә. Башлангыч чор иҗатында үзен комедия остасы итеп танытса, егерменче ел урталарында Кәрим Тинчурин иҗатында төп урынны музыкаль драмалар били. К. Тинчурин белән С. Сәйдәшев кебек ике зур талантның бердәм иҗаты нәтиҗәсендә “Зәңгәр шәл“, “Ил“, “Кандыр буе“, “Сүнгән йолдызлар“ исемле әсәрләр туа. Бу әсәрләр һәм алар өчен махсус язылган җырлар - татар театр сәнгатенең һәм музыкасының җәүһәрләренә әвереләләр.
Кәрим Тинчуринның иҗат эшчәнлеге киң колачлы. Ул үзенчәлекле режиссер, артист, оста хикәяче, педагог буларак та билгеле.
Бүген мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары да ачык татар әдәбияты дәресендә Кәрим Тинчурин иҗаты белән таныштылар. Укытучы Әюпова Рания Фирдүсовна аларга драматургның иҗат үзенчәлекләрен төшендереп, аның төрле юнәлештә иҗат итүен күрсәтте. Шулай ук дәрестә шәхес культы корбаннары булган әдипләр турында да мәгълүмат бирелде. Дәрес ахырында "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек карадылар.Дәресләрдә куллану өчен әлеге спектакльне мәктәп интернетында да ачыла торган итеп Кулланмалар каталогыбызга да куячакбыз.
-
"СМС" балалар хәрәкәте "Сәламәт ана - сәламәт бала!" 25.11.2016

Хөрмәтле, әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сәламәтлек, озын гомер, тынычлык һәм тәүфыйклы балалар телибез.
Мәктәбебездә әниләр көне уңаеннан 25нче ноябрьдә "СМС" балалар хәрәкәте "Сәламәт ана - сәламәт бала!" дип аталган акция үткәрде. Балалар сәламәт яшәү рәвешенә кагылышлы викторина уздырдылар. Әниләр белән бер көнлек контракт төзелде. Һәр әни, зыянлы гадәтләрне булдырмыйча, витаминнар белән генә тукланып, режимны үтәп, көнемне файдалы үткәрәм дип, контрактларга кул куйды. Катнашучы әниләрнең кулларына кояш, активлык, шатлык төсендә ленталар бәйләделәр, теләкләр язылган йөрәкләр өләштеләр. Соңыннан истәлекле фотога төштек. -
“Сәламәтлек – иң зур байлык” 24.11.2016

“Сәламәтлекне саклау оешмасы билгеләгәнчә, сәламәтлек – ул авырмау гына түгел, ә тулы физик, рухи һәм социаль иминлек тә. Кешенең сәламәтлеге аның үзенә бәйле. Ләкин, сәламәтлекне саклау 100 % кешенең үзеннән генә торамы икән? 50-55 %ы - кешенең үзеннән, 15 %ы - врачлардан, 15 % ы- нәселдәнлек билгеләреннән, ә 15%ы - әйләнә – тирә факторлардан тора. Кеше сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Аңа ниләр керә соң? Беренчесе -оптималь хәрәкәтләнү. Безнең борынгы бабаларыбыз юкка гына “хәрәкәттә -бәрәкәт” димәгәннәр. Икенчесе - хезмәт һәм ялны дөрес чиратлаштыру; өченчесе - гигиена таләпләрен дөрес үтәү, дүртенчесе - дөрес туклану, бишенчесе- тискәре гадәтләр булдырмау, алтынчысы - чыныгу.
“Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм кала. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк - омтылышларына ирешә ала. Сәламәт булуның бер шарты булып, шәхси гигиена таләпләрен үтәү тора. Бүген мәктәбебездә авылыбыз фельдшеры Җаббарова Тәгъзимә Равил кызы өлкән сыйныф кызлары белән шушы темага сөйләшү үткәрде. Әңгәмә бик эчтәлекле үтте. -
Инглиз теленнән мониторинг эшләр 22.11.2016

Бүген мәктәптә 4, 6, 8нче сыйныфларда инглиз теленнән белемнәрне тикшерү-мониторинг эшләре узды. Укучыларыбыз офлайн видео төшерү алдында 45 минут әлеге фәннән үз белемнәрен сынау эшләрен башкарды.
-
"Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе - 2016". "Независимая детская литературная премия "Глаголица - 2016" 21.11.2016

"Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе - 2016" тәмам! Быел бу премия халыкара дәрәҗәдә үткәрелде. Катнашучылар эшләре Рәсәйнең төрле төбәкләреннән генә түгел, Әрмәнстан, Белоруссия, Украинадан да килгән. Ике яшь категориясенә (10-13 һәм 14-17) 6 номинациядә барлыгы 801 эш кабул ителгән! Оештыручылар түбәндәге номинацияләрне тәкъдим иткәннәр иде: рус телендә проза, рус телендә поэзия, татар телендә проза, татар телендә поэзия, рус телендә эссеистика һәм француз, инглиз, немец, татар телләреннән рус теленә әдәби тәрҗемә...
Быелгы әдәбият премиясенә яшь төркемдә (10-13) татар телендә поэзия номинациясендә безнең Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Әюпова И.И.ның да эше тәкъдим ителгән иде. Һәм менә ниһаять оештыручылардан рәсми сайтлары, шәхси почта аркылы башта укучыбызның нигезләмә буенча 100 эш арасына сайлап алынуын, ә соңрак халыкара "Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе - 2016" лауреаты булуы турында шатлыклы хәбәрләр килеп иреште. Оештыручылар, спонсорлар лауреатларга бушлай (!) "Байтик" лагеренда 6 көнлек юллама тәкъдим иттеләр...
19нчы ноябрь көнне Казан шәһәре "Әкият" курчак театры бинасында (әти-әниләрне дә чакырып) премиянең йомгаклау тантанасы узды. Искиткеч матур шоу итеп әзерләнгән программа, лауреатларга кыйммәтле бүләкләр, барлык кунаклар белән 30 кг. махсус торт белән чәй эчу һәм ахырдан Г.Тукайның "Су анасы" әсәре буенча курчак театры спектакле өчен барлык оештыручыларга, премиянең спонсорларына олы рәхмәтләребез.
Бүләкләр дөрестән дә бик саллы: лауреат дипломы, яңа модельле планшет, бик яхшы эчтәлекле "Кече китапханә" җыелмасы, "Казан шәһәре күренешләре" сувенир комплекты һәм халыкара "Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе - 2016" махсус альманахы...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән МОНДА (яңа биттә ачылачак).
-
"Тәмәке белән тартучы да яна". Тәрбия сәгатьләрендә
18.11.2016
17 нче ноябрь - Халыкара тәмәкедән баш тарту көне. „Тирә-яктагы тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тартудан гражданнарның сәламәтлеген саклау турында”гы законны кабул итү нәтиҗәсендә „Реклама турында” гы федераль законга һәм Административ хокук бозулар турында”гы РФ кодексына кертелгән төзәтмәләр эшли. Әлеге төзәтмәләр җәмәгать урыннарында көйрәткән өчен штраф салуны һәм аны рекламалауны тыюны үз эченә ала. Тәмәкенең кеше организмына никадәр зыянлы булуы хакында күмпе генә сөйләсәләр һәм язсалар да, бу алым халыкны начар гадәттән туктата алмый. Ел саен Русиядә 400 меңнән артык кеше тәмәке тарту аркасында фани дөнья белән хушлашканыннан чыгып әйтелгән бу сүзләр.
Авызына тәмәке капкан яшүсмерләрне күргәч, яшь организмның күпме зарарлы матдәләргә дучар булганын уйласаң, кызганыч булып китә. Тәмәке тарту көйрәтүченең үзеннән тыш, янәшәдәгеләрнең сәламәтлегенә зур зыян сала. Пассив көйрәтүчеләр шул ук күләмдә зарарлы һава суларга мәҗбүр.
Шушы уңайдан, 1-6 класс укучыларына "Тәмәке белән тартучы да яна" дигән тәрбия сәгате үткәрелде. Бу файдасыз шөгыльнең бихисап чирләр килеп чыгуына сәбәп булуы Һәм сәламәтлеккә зур зыян салуы турында мәгълүмат бирелде.













