Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Сыйныф сәгатьләрендә юл йөрү кагыйдәләре 12.11.2018

Бүген сыйныф сәгатьләрендә укучыларга яктырткыч фликерлар турында тагы бер кат мәгълүматлар җиткерелде. Юл йөрү кагыйдәләре кабат искә төшерелде. Ата-аналарга памятькалар әзерләнде.
-
Көзге өмә 10.11.2018

Бүген без мәктәп коллективы белән, тирә-юньне чистарту өчен, өмәгә чыктык. Мәктәп бакчасындагы яфракларны җыеп себердек, аларны түктек. Өмәдә барлык укучылар да бик теләп катнашты.
-
Тәрбия сәгатьләрендә... 08.11.2018

Жан Бюффенның менә шундый канатлы сүзләре бар:” Кеше үзендә иркенлекне бары шул чагында гына сизә, әгәр ул бернәрсәгә дә бәйләнмәгән булса”. Безнең тормышыбыз тоташ бәйләнешләрдән тора: көн саен иртән без укырга яки эшкә барыр алдыннан кием, кибеттә азык-төлек, укып бетереп урта белем алгач, үзебезгә һөнәр сайлыйбыз. Шул ук вакытта аракы яки тәмәкегә бәйләнешне дә кеше үзе сайлап ала, гадәтне кешегә мәҗбүриләп тагып булмый. Ә кешелек барлыкка килгәндә бу начар гадәтләр булмаган да бит, алар безгә кайдан үтеп кергән соң? Шушы сорауга җавап табу максатыннан, бүген без “Тәмәке белән тартучы да яна” дигән темага тәрбия сәгате үткәрдек.
Укучылар белән зарарлы гадәтләр, аларның организмга нинди зыян китерүе, ничек кисәтергә кирәклеге, кешенең зарарлы гадәтләргә ничек ияләнүе турында сөйләштек. Укучыларыбыз киләчәктә яман гадәтләрне үз итмәсәләр иде дигән теләктә калабыз. -
Башлангычлар кунакта... 07.11.2018

Каникуллар тәмамланды,яңадан мәктәпләргә җыелдык. Без башлангыч класс укучылары белән балалар бакчасына кунакка кердек. Тәрбияче Алинә апалары белән балалар безне шатланышып каршы алдылар. Беренче класс укучылары мәктәп тормышы турында сөйләделәр. Ә нәни дусларыбыз үзләренең эшләре, уеннары, ничек итеп бәйрәмгә хәзерләнүләре турында матур итеп сөйләп бирделәр. Ахырдан табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр укыдылар.
-
Каникулга инструктаж 30.10.2018

Бүген укучыларга, көзге каникул чорында үз-үзеңне тоту буенча инструктаж үткәрелде. Укучылар пожар куркынычсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләре, тормышка куркыныч янаганда үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты.
-
"Татарча диктант" 27.10.2018

«Татарча диктант» акциясе 2016 елдан башлап үткәрелә. Узган ел акциядә Россиянең 20 төбәгеннән һәм 10 чит илдән ике меңнән артык кеше катнашкан. Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.Шул уңайдан безнең мәктәбебез укытучылары белән берлектә, югары сыйныф укучылары да диктант яздылар.Һәр кеше зур җаваплылык һәм зур кызыксыну белән катнаштылар.
-
Пневматик мылтыктан ату һәм дартс ярышлары 26.10.2018

Кичә, 25 нче октябрьдә Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары арасында пневматик мылтыктан ату һәм дартс буенча ярышлар уздырылды. Бу спорт чарасы Арча муниципаль районының 5 нче гимназиясендә бик оешкан төстә барды. Безнең Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбеннән дә 4 укытучысы: Әхмәтова Гүзәл, Шәяхмәтова Рания , Бикчәнтәев Рәдис һәм Мингазов Алмаз катнашып уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Әлфия Айдарская бездә кунакта 25.10.2018

Бүген мәктәбебездә танылган композитор Сара Садыйкованың кызы, Газизова Әлфия Айдарская кунакта булды.
Әлфия Айдарская — Сара Садыйкованың бердәнбер кызы. Әлфия ханым 95 яшендә булуына да карамастан, көр күңелле, энергияле, тырыш, эзләнүчән шәхес. Әнисе һәм шул чор сәнгать әһелләре турында сәгатьләр буе сөйли, аның әсәрләрен көйли-көйли, язылу тарихын бәян итә. Шагыйрьләрнең Сара Садыйковага атап язган шигырьләрен дә, әнисе турындагы төрле шәхесләрнең истәлекләрен дә туплый...
-
"Китапларга икенче тормыш..." 22.10.2018

ЮНЕСКО тәкъдиме белән 22 нче октябрь "Халыкара мәктәп китапханәләре көне" буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебез укучылары таушалган китапларга икенче тормыш бүләк иттеләр. Дәреслекләрне саклап, пөхтә тотарга кирәклеген төшенделәр. Китапларга карата сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләнде.
-
Тәртип һәм тәрбия. 19.10.2018

Мәктәбебезгә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты аппаратының әйдәп баручы белгече Диярова Рамилә Гомәр кызы килде. Ул, укучыларыбыз алдында, бик эчтәлекле чыгыш ясады, алар белән әңгәмә уздырды. Мәктәптә, урамда һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту, юлда йөрү, урлашу, кешенең сәламәтлегенә һәм милкенә зыян салу, алкоголизм, наркомания һәм тәмәке тарту кебек яман гадәтләр турында укучыларга мәгълүмат бирде. Начар юлга басучы яшүсмерләрнең язмышы бик начар төгәлләнергә, кечкенә генә тәртипсезлекләр дә тормыш юлында кара тап булып калырга мөмкин булуын ассызыклады...













