Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Шүрәледә кунакта"... 01.04.2019

Яшь буынны, җәмгыятнең киләчәген тәрбияләүдә музейлар белән элемтәдә тору бик урынлы. Үзеңнең үткән тарихыңны, гореф-гадәтләреңне, күренекле шәхесләре турында бай материалны бары тик музейда күреп-белеп була. Безнең Кушлавыч авылында Тукаевлар гаиләсенең музей-йорты бар. Мәктәбебез, балaлар бакчасы музей белән бик тыгыз элемтәдә тора. Бүген нәниләр Шүрәле янына кунакка керделәр. Музейда төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр.
-
Шашка, өстәл теннисы ярышлары 30.03.2019

Каникул чорында укучыларыбыз өчен ял программабыз дәвам итә...
Башлангыч сыйныф укучылары арасында шашка уены буенча ярыш үткәрелде. Чараның максаты: укучылар арасында өстәл уеннарын популярлаштыру һәм аларны интеллектларын, логик фикерләү сәләтләрен үстерү иде. Катнашучылар бик теләп уенга керештеләр. Бу уенда шашкаларны дөрес йөртә белу генэ җитми, аларга үзләренең игътибарлы булуларын, тиз анлаучанлыкларын күрсәтергә кирәк иде. Уенчылар, уен барышында катлаулы комбинацияләр уйлап табып, тыныч, яхшы рәвештә җиңүгә омтылдылар.
5-9 сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы уеннары узды. Укучылар уенны бик кызыксынып, бер - берсенә көч биреп, теләп уйнадылар. Өстәл теннисы дигән спорт төре белән шөгыльләнү укучыларга бик ошый. Спортның кирәк икәнен аларга балачактан ук төшендерү, уңай нәтиҗәләр бирә.
Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде, мактау кәгазьләре тапшырылды. Аларга алга таба да уңышлар телик.
-
Каникулда файдалы ял... 29.03.2019

Мәктәп яшендәге балаларның артык кызыксынучан, тыелган нәрсәне татып яисә эшләп карыйсы килү теләге бик көчле булуы без – өлкәннәр өчен яңалык түгел. Шырпы алып, ут сызып уйнап, учак ягып җибәрү алар өчен иң зур шатлык. Тик, бер рәхәтнең, бер михнәте, дигәндәй, уеннан уймак ясамау, балаларга нәрсә ярый, нәрсә ярамаганлыгын аңлату - өлкәннәрнең иң зур бурычларының берсе.
Янгын – кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч, ул гадәттән тыш хәл. Ә гадәттән тыш хәл вакытында иң мөһиме – югалып калмау, дөрес эш итү. Әлеге тематиканы язгы каникул чорының эш планына да керттек. Шул уңайдан укучыларыбыз белән спорт уеннары уздырылды. Уеннар аркылы укучыларда тапкырлык, җитезлек сыйфатлары тәрбияләргә тырыштык. Гадәттән тыш хәл чыга калса, югалып калмаска кирәклеген аңлаттык. Янгын сүндерү бүлеге номеры буенча шалтырату тәртибен тагын бер кат ассызыклап уздык. Янгынны нәрсәләр ярдәмендә сүндереп булганлыгына ачыклык керттек. Әлеге чарада укучылар бик теләп катнаштылар. -
Шигырь бәйгесендә 27.03.2019

Кичә Арчаның 3 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Дөньяны шигырьләр белән бизик" ("Разукрасим мир стихами") исеме астында шигырь бәйгесе үтте. Безнең мәктәптән 3-4 нче сыйныфларда укучысы кызларыбыз катнашты. Укучылар уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Афәрин, кызлар, алга таба тагын да зуррак үрләр яулавыгызны теләп калабыз!..
-
II дәрәҗә йолдызчыгыбыз... 25.03.2019

"Без бергә" республикакүләм конкурсының муниципаль этабында 4нче сыйныфта укучы моңы сандугачыбыз Чулпан кече яшь төркемендә "Халыкчан вокал" номинациясендә II дәрәҗә диплом иясе булды. Чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Нәүрүз мөбәрәкбад!.. 22.03.2019

Кичә бәйрәм уңаеннан "Нәүрүз әйтеп" кайткан идек (алдагы хәбәр), ә бүген исә барлык җыелган күчтәнәчләрдән тәмле ботка, кайнар коймаклар әзерләп бар авыл халкын Кушлавыч авыл клубына бәйрәмгә дәштек... Нәүрүзбикә дә килде, Хуҗа Насредтин агай белән дә көлешеп күңелләрне күтәрдек, рәхәтләнеп уйнадык, җырладык-биедек тә. Кыскасы бер дигән итеп каршы алдык "Нәүрүз бәйрәме"н! Ахырдан бәйрәм боткасыннан авыз итеп, кайнар коймаклар белән рәхәтләнеп чәйләр эчтек.
Бәйрәм чарасы барлык кунакларның күңелләренә хуш килде. Чараны берләшеп оештырган Кушлавыч авыл клубы, Кушлавыч мәктәбе, авыл китапханәсе, музее, җирле үзидарә хезмәткәрләре һәм коллективларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр...
-
“Нәүрүз әйтеп” кайттык... 21.03.2019

Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбәрәкбад!..
Көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән "Нәүрүз" бәйрәме уңаеннан Кушлавыч авыл клубы, Кушлавыч мәктәбе, авыл китапханәсе, музее, җирле үзидарә коллективлары берләшеп ел да матур чаралар оештырабыз. Кичә бәйрәмнең беренче чарасы узды: авыл буенча йорттан-йортка кереп Нәрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп кайттык. Укучыларыбыз бик ошатып кайттылар, чөнки хуҗалар авыл клубында үтәчәк "Нәүрүз бәйрәменә" дип күчтәнәчләрне бик мулдан бирделәр...
Ә иртәгә бәйрәм чарасының үзен уздырабыз. Яңалыкларда яктыртырбыз. Бәйрәм белән, Нәүрүз мөбәрәкбад!..
-
Мәктәптә “WorldSkills” дәресләре... 20.03.2019

Агымдагы атнада мәктәпкүләмендә “WorldSkills” хәрәкәте буенча сыйныф сәгатьләре, дәресләре уздырылды. Әлеге хәрәкәтнең тарихын, эш алымнары, юнәлешләре, тәкъдим ителүче мөмкинлекләр буенча укучыларыбыз бик кызыксындылар...
WorldSkills International – эшче һөнәренең абруен, яшьләрнең әзерлек дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп куйган халыкара чемпионат. Ул 1946 елдан бирле оештырыла. Аны, олимпия хәрәкәте кебек үк, дөньядагы иң зур һөнәри осталык бәйгесе дип атыйлар. Әлеге хәрәкәткә дөньяның 60 тан артык иле кушылган. Безнең ил 2012 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы булып теркәлде. Татарстанда әлеге юнәлеш буенча эш күнекмәләренә сабый чактан ук өйрәтәчәкләр.
“WorldSkills” хәрәкәтендә 18-22 яшьтәге яшьләр катнашырга мөмкин. Бүгенге көндә Татарстан республикасының җыелмасы инде 2019 елда Казанда узачак дөньякүләм чемпионатка әзерлек алып бара.Кулланма презентация монда (яңа тәрәздә ачылачак).
-
"Созвездие - йолдызлык" 18.03.2019

Һәр елны матур яз айлары башлангач, балаларны дулкынландырып, "Созвездие - йолдызлык" фестивале башлана. Быел ул Кукмарада узды. Безнең мәктәбебездән дә 4 нче сыйныф укучыбыз анда катнашып үзенең матур чыгышын тәкъдим итте. Алда да аңа уңышлар телибез!..
-
Китапка икенче тормыш 16.03.2019

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Кеше китап укудан ямь табарга өйрәнергә тиеш дигән фикер белән без башлангыч класс укучыларын китапханәгә йөрергә өндәргә уйладык. "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясе кысаларында иске, ертылган китапларга ремонт ясадык. Соңыннан без китапханәдән үзебез теләгән китапларны сайлап алдык, ә укыган китапларны тапшырдык. Китаплар дөньясына сәяхәт мавыктыргыч һәм файдалы булды.













