Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге йомгаклау районара укулары 31.01.2019

Кичә Ташкичү төп гомуми белем мәктәбендә галим,мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге йомгаклау районара укулар узды. Әлеге чарада район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты кунаклары катнашты. Алар галимнең музеенда булып, үзләре өчен күп белешмә алдылар. Безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Хабибуллина Илүзә (фәнни җитәкчесе Әюпова Р.Ф.) әлеге чарада катнашып, лауреат исеменә лаек булды.
-
Сыйныф сәгатьләрендә 30.01.2019

Халык мәкальләрендә дә “Сәламәтлек-иң зур байлык”, “Сәламәтлекне сатып алып булмый”, “Тазалык-саулык нигезе, саулык-байлык нигезе” дип әйтелә. Әйе, сәламәтлек һәр кешегә дә бәхетле гомер итү һәм уңышлы эшчәнлек өчен кирәк.
Сәламәтлек турында бик күп сөйләп тә, язып та була. Тик без үзебезне дөрес кайгырта гына белмибез.
Гыйнвар ае - сәламәтлек һәм спорт айлыгы уңаеннан, 8-9 нчы сыйныфларда “Сәламәтлек - зур байлык” дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Укучылар “Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше? “дигән сорауга бик теләп җавап бирделәр. Тормыштан мисаллар китерделәр. Укучыларга кешенең физик яктан гына түгел, рухи яктан да сәламәт булырга тиешлеге аңлатылды.
Сәламәт булыйк! -
"Илең турында уйласаң, гомерең озын була..." 29.01.2019

Бүген әдәбият сөюче укучылар Фатих Кәримне искә алдылар. Быел фронтовик шагыйрьгә 110 ел тула. Аның тормыш юлы, иҗаты, сугышта күрсәткән батырлыклары турында файдалы мәгълүмат алдылар. "Илең турында уйласаң, гомерең озын була..." Әлеге шигырь юллары халык телендә мәкаль булып яңгырый. Әлеге чара әдәбиятка, туган илгә карата укучыларда патриотик хис тәрбияләде. Шагыйрь мирасын өйрәнүгә кызыксыну уятты.
-
Милли уеннар белән танышабыз 28.01.2019

Мәктәбебездә укучыларның дәрестән тыш вакытлары бик күңелле, файдалы үтә. Шөгыльләр һәрдаим төрләнедерелә. Башлангыч класс укучылары да татар халкының җырлы-биюле уеннары белән таныштылар. ”Гөлбану”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Чума үрдәк, чума каз “ уеннарын бик теләп уйнадылар.
-
Тәрбия сәгатьләрендә. Ленинград... 25.01.2019

27 январьдә Ленинград камалышын өзүгә 75 ел тула. Шушы вакыйга уңаеннан, бүген мәктәбебездә 5-9 сыйныф укучылары белән тәрбия сәгатьләре үтте. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул.
Сабыйлар тыныч йокласын,
Кан түгелмәсен!
Безнең аналар яңадан
Хәсрәт күрмәсен! Теләмибез сугышны без!
Без тынычлык телибез!
Безнең якты тормышыбыз
Мәңге балкысын дибез! -
Истә, бар да истә! Ленинград блокадасы. 24.01.2019

Бүген башлангыч класс укучылары белән Бөек Ватан сугышының бер ноктасы -Ленинград блокадасы турында класс сәгате үткәрелде.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Ленинградта сугышчан эш кайный башлый. Зур әһәмияткә ия объектларны, һәйкәлләрне каплыйлар, күп кенә завод-фабрикаларны, музей кыйммәтләрен илнең көнчыгышына озаталар. Сугыш башланып, бер атна үтүгә, ун эшелонда 235 мең бала шәһәрдән чыгарыла. Июль – август айларында эвакуацияләнгән халык саны 1 миллионга якынлаша. Шулай булса да, шәһәрдә 2,5 миллион кеше торып кала. Алар шәһәр оборонасын ныгыту эшләрендә катнаша: танкка каршы 625 километр озынлыгындагы чокыр, 400 километр эскарп, меңләгән дот һәм дзот, шәһәр эчендә 35 километр баррикада төзиләр. Июль башыннан Гитлер Ленинградны алу өчен 300 мең солдат һәм офицер, 600 орудие, 5 000 миномет, 1 000 танк, 1 000 самолет җибәрә. Август азагында немецлар өлкәнең күп өлешен басып алалар һәм шәһәргә якынлашалар. Сентябрь башында Шлиссельбургны (хәзерге Петрокрепость) алып, ил белән бәйли торган коры җир юлларын кисәләр. Бердәнбер булып Ладога күле өстендәге су юлы гына кала.1941 елның 4 сентябре көнне гитлерчылар Ленинградны артиллерия утына тоталар. Шул көннән 900 көнлек Ленинградны саклау эпопеясе башлана...
-
Республикакүләм ата-аналар интернет-җыелышы 22.01.2019

Хөрмәтле ата-аналар игътибарына! Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгының эш планы буенча, 25 нче гыйнвар көнне сәгать 12.30 дан 14.00 кә кадәр “Сәламәтлек һәм бала иминлеге” дигән темага Республикакүләм ата-аналар интернет-җыелышы була. Җыелышның онлайн трансляциясен киу.pф сайтыннан карап булачак. Сорауларыгызны шушы адрес буенча бирә аласыз: roditelirt@mail.ru Уңышлар сезгә!
-
Милли көрәштә район призёры 20.01.2019

19 нчы гыйнвар көнне, Арча районының Яңа Кенәр мәктәбендә милли көрәш буенча район башлыгы призына ярыш оештырылды. Көрәшкә бик күп мәктәпләрдән укучылар төрле авырлыкта көч сынашырга килделәр. Бу бәйгедә безнең мәктәбебездән Шерматов Рәйхан катнашып, үз үлчәү авырлыгында призлы урын яулап кыйммәтле бүләккә лаек булды. Афәрин Рәйхан!
-
Укучыларыбыз талантлар Университетында 19.01.2019

Мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучысы Хәбибуллина И. талантлар Университеты җитәкчелегендә оештырылган өч көнлек семинарда катнашып, укып кайтты. Шулай ук укытучыларыбыз да "Талантлар белән эшләү стратегиясе" программасы кысаларында белем күтәрделәр.
-
Кошларга ярдәмгә 17.01.2019

Укучыларыбыз проект эшләрен бик теләп башкаралар. Әйләнә-тирә фәне дәресеннән кошларга ярдәм итү максатыннан җимлек ясадылар. Бу эштә аларга әтиләре дә ярдәм итте. Кыш көне кошларга ризык табу бик авыр. Шуңа да алар канатлы дусларыбызга ипи валчыклары, көнбагыш орлыклары, туңмай салып агачка элеп тә куйдылар. Чын йөрәктән ясалган җимлекләргә кошлар килер дип көтеп калабыз.













