Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Сабантуйга дип бүләк/бирнә җыйдык!⠀
18.06.2026
Җырлар-биюләр, уеннар белән башлап җибәрдек көнебезне!⠀ Һәр килгән бала, Сабантуйга дип бүләк алып килде бүген.
Ә бәйрәмдә шул бүләкләрне алыр өчен ярышачаклар, көч сынашачаклар!Сабан туенда җиңүче-җиңелүчеләр булмый!Димәк, бүләксез берәү дә калмаячак!⠀



-
Җәйге киемнәр турында сөйләштек
17.06.2026
Аларның төрләре турында, урамнан кергәч киемнәрне алыштыру, шкафта тәртипне саклау һәм киемнәрне төреп кую хакында әңгәмә үткәрдек.⠀ Аннары балалар кисеп, үзләре теләгәнчә бизәп, майка ясадылар.⠀

-
Үзебез үстергән уңыш!⠀
16.06.2026
Балалар белән бергә редискаларны җыеп алдык.⠀ Редисканың файдалы үзлекләре, нинди витаминнарга бай булуы хакында сөйләштек.⠀Җыйган уңыштан һәрберебез дә авыз итте.

-
Бүген йорт хайваннары хакында сөйләштек
15.06.2026
Йорт хайваннары турында табышмакларга җавап эзләдек.⠀ Төсле кәгазьләрне кисеп, песиләр дә ясарга өлгерде балалар!

-
Самира нәфис гимнастика ярышларында катнашып,⠀ 2022 нче елгы балалар арасында I урынны яулый
12.06.2026
Самираны котлыйбыз!⠀ Һәрчак уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.



-
12 нче июнь – Рәсәй көне!⠀
12.06.2026
Балалалар белән Дәүләт символикаларын кабатладык, үрә басып гимн җырладык. Кул эшләнмәләре (беләзекләр) ясадык.⠀ ⠀ Урамга чыккач шарлар кабартып аларны һавага очырдык. Бәйрәм хөрмәтенә бакчабыз ишегалдына каштан агачы да утырттык.⠀ ⠀ Илләребездә тынычлык, татулык хөкем сөрсә иде.⠀ Барыгызны да бәйрәм белән!⠀ ⠀




-
Футбол турында сөйләштек
12.06.2026
Төркемдә футбол кырын, футболистлар һәм футбол тубы кул эшләнмәләре ясадык. Аннары мәйданчыкта футбол кыры әзерләп, командаларга бүленеп уйнарга керештек.⠀ Командалар сынатмадылар, һәр ике як та үз капкасын яхшылап саклады!⠀ Уен дус-тату мөгамәләдә тәмамланды!⠀Балаларга, афәрин!

-
Чәчәкле җәәй
10.06.2026
Илгизә Гаязовна балаларга чәчәкләр турында сөйләде кичә.Әңгәмәдән соң, кул бармаклары һәм буяулар ярдәмендә чәчәкләрне кәгазь битенә төшереп карадылар. Ә урамга чыкккач, бакчабыз ишегалдындагы үсемлекләр белән якыннанрак таныштылар.⠀ Әйләнә - тирәбездә күп төрле, матур чәчәкләр үскәнлегенә игътибар иттеләр балалар.⠀
-
Әхмәтне котлыйбыз
09.06.2026
Уртанчылар төркеменнән Давлетшин Әхмәт бию бәйгесендә катнаша.⠀
Ансамбльләре белән, I һәм II дәрәҗәдәге лауреатлар була алар. Әхмәткә алга таба да уңышлар телибез.
.jpg)



-
Тимур беренче!⠀
09.06.2026
Гимнастика үзәгендә булып үткән, спорт гимнастикасы ярышларында Арсентьев Тимур беренче урынга лаек дип табылды!⠀Котлыйбыз, Тимур!⠀ Һәрчак алга яңа үрләргә!⠀












