Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
-
Чыгарылыш балалары бакчабызда кунакта!⠀
03.09.2026
Бакчабыз бусагасын инде 1нче сыйныф укучылары булып атлап керде алар. Зураеп, үсеп киткәннәр
Сөйләр, сөйләшер сүзләр дә күп җыелган!⠀ Уеннар уйнап, яңалыклар белән уртаклашканнан соң бакчаның тәмле ашларын ашап алдык.⠀Әле баллы күчтәнәч – туңдырмалар белән дә сыйландык
Уңышлы уку еллары, күп итеп дуслар табуларын телибез аларга!⠀ Бакчабызда тагын кунакка көтәбез сезне!
⠀
-
Яңа уку елы башлану белән котлыйбыз сезне!⠀ ⠀
01.09.2026
Күңелле вакыйгаларга бай ел булсын!⠀ Укучылар мәктәпкә яратып йөрсен, тырышып укысын!⠀ Укытучыларга зирәклек, зиһен һәм сабырлык!⠀ Ата-аналар өчен җиңел һәм җайлы уку елы булсын, балалар теләп мәктәпкә йөреп, үзләре утырып өй эшләрен эшләсен!⠀ ⠀ Ә бүген безнең балалар 27нче гимназия укучыларын 1 сентябрь белән котлап кайттылар.
Тагын бер кат бәйрәм белән!⠀
-
Без сезгә сөенечле яңалыклар белән
27.08.2026
Берьюлы ике яңалык!
Яңа уку елы алдыннан, мәгариф хезмәткәрләренең Август конференциясе булып узды.⠀ Конференция кысаларында педагогларны бүләкләү тантанасы да оештырылды.⠀⠀ Безнең музыка җитәкчебез – Зәлия Фәнисовнага, яшь буынны тәрбияләүдә керткән өлеше һәм эшендә ирешкән уңышлары өчен "Яшь мөгаллим" түштамгасын тапшырдылар.⠀ ⠀
Зәлия Фәнисовнаны котлыйбыз!⠀ Эшендә һәрчак уңышлар, яңадан - яңа үрләр яулауын телибез
Ә безнең балалар бакчасы "Милли мирасны саклаучы" балалар бакчасы исеменә лаек булды!⠀ ⠀ Бу исемгә лаек булуыбыз барыбызның да уртак тырышлыгы нәтиҗәсе!⠀ Коллективыбыз, балалар, ата-аналарның да уңышы!⠀ Бергә булганда без көчле һәм барлык куйган максатларга да ирешергә сәләтле!



⠀
⠀










