Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Җәйнең кызу атнасын коктейльләр ясап озаттык
12.07.2026
Балалар фантазияләренә ирек куйды биредә.⠀ Эчемлекләр нинди ингредиентлардан торачагын, төс - кыяфәтләрен үзләре сайладылар.⠀ ⠀
Киләсе атна яңгырларга бай булыр дип көтелә.⠀ Иң мөһиме күңелләрегездә тынычлык, якыннарыгыз исән-сау, машиналарда тулы бак булсын!



-
Бездән сезгә Ассорти пиццасы!⠀⠀
10.07.2026
Бүген төркемебездә пицца кисәкләрен ясадык.⠀⠀
Һәркем үзе яраткан, үзенә ошаган ингредиентлар белән бизәде пиццасын. Ә килеп чыккан кисәкләрне барысын бергә җыеп зур, уртак пиццабызны ясадык!⠀⠀ ⠀⠀


-
8 нче июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне!⠀
08.07.2026
Шул уңайдан, бәйрәм символы булган, ромашка чәчәге һәм йөрәктән торган кул эшләнмәләре ясадык
Гаиләләрегезгә иминлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез.



-
Тәҗрибә⠀
07.07.2026
Төркемебездә үз җилебезне булдырып, тәҗрибә үткәрдек.⠀ ⠀
Җил генә дә түгел, чып-чын давыл булды ул)⠀ Балалар өчен кызыклы һәм файдалы итеп вакыт үткәрүнең тагын бер мисалы сезгә.
-
Җәй, эссе, син көн буе урамда уйныйсың
07.07.2026
Өйгә ашарга яки су эчәргә генә керәсең. ⠀ ⠀
Кич җиткәч, эссе мунча кереп, җиләкле чәй эчкәннән соң, әбиеңнең салкын оялдына кереп ятып, йокыга таласың...⠀ ⠀
Әби/дәү әниләр янына кунакка кайтучыларның күбесендә шундый хатирәләрдер.Әлбәттә, монда бакчада чүп утау, болында печән җыю, көтүгә чыгу һ.б. тагын бик башка эшләрне өстәп булыр иде.Һәркемнең үз хатирәләре...⠀ ⠀
Ә безнең балалар, җәйнең бүгенге көнен, саф һавада ирекле рәсем ясау белән истә калдырачаклар!⠀ Рәсемнәре балачакның үзе кебек: җете төсләргә бай, ихласлык һәм җылылык бөркелеп тора.


-
"Алдынгылар" хәрәкәте гаилә форумы үткәрде!
06.07.2026
"Родные - Любимые Республики Татарстан" исемендәге форум Биектау районында үтте.⠀ ⠀
Форум кысаларында балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләренә кагылышлы темаларга чыгышлар тыңларга, шулай ук төрле мастер - классларда, күңел ачу программаларында да катнашырга була иде.⠀ ⠀
"Алдынгылар" хәрәкәте оештырган чараларда актив катнашканнары өчен безнең Вәлиевлар гаиләсен дә бүләкләп үттеләр!⠀ ⠀



-
Чияләр дә өлгереп килә
05.07.2026
Бакчабыз ишегалдында үсеп утыручы чия агачын күзәттек, чияләрнең файдалы үзлекләре хакында сөйләштек.⠀ ⠀
Төркемдә исә, төсле кәгазьләрдән чия җимешләрен ясадык.




-
Госавтоинспекцияга 90 ел тулуга багышланган тантаналы бәйрәм чарасында катнаштык!⠀
03.07.2026
Чарада Республика рәисе Р.Н.Миңнеханов та бар иде.⠀ ⠀
Бакчабыз гоавтоинспекция хезмәткәрләре белән күпъеллар хезмәттәшлек итә!⠀ Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштыру буенча уртак эш алып барабыз.⠀ Бакчабызда юл хәрәкәте белән бәйле чараларны һәрвакыт госавтоинспекция хезмәткәрләре белән бергә оештырабыз!⠀ ⠀
Яшь буынны тәрбияләүдә уртак максатны тормышка ашырабыз!⠀ ⠀
Хөрмәтле гогосавтоинспекция хезмәткәрләре!⠀ Бәйрәмегез белән котлыйбыз сезне!⠀ Юлларыгызда һәрвакыт яшел утлар янсын, һәр эшегездә уңышлар телибез!

-
Шәйхиева Хәят "Пластилин" бию мәктәбенә йөри!⠀
02.07.2026
Аларның йомгаклау концертлары булып узган. Хәятне уку елын уңышлы тәмамлавы белән котлыйбыз!⠀ Алга таба да уңышлар телибез.

-
"Салават күпере" килде!⠀
02.07.2026
Журнал килүгә аның яңа саны белән таныштык.⠀ Әкиятләрен укып, биремнәрен эшләп чыктык. ⠀ ⠀
Җәйге шөгыльләребезне дәвам итеп, бөҗәкләр турында сөйләшеп, аларның рәсемнәрен дә ясап куйдык.















