Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 533 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
-
Дуслык күпере: Татарстаннан бөтен Россиягә кадәр 08.09.2026

Гимназиябезнең башлангыч сыйныф укучылары «Дуслык күпере: Татарстаннан бөтен Россиягә кадәр» республика акциясендә катнаштылар. Укучылар өчен бу көн тылсымлы әкият дөньясы буйлап сәяхәткә әйләнде.
Укучылар «Өч кыз», «Камыр батыр» һәм башка әкиятләр укыдылар. Яраткан геройлар образлары аша балалар яхшылык белән яманлыкны аерарга өйрәнделәр, шулай ук татар халкының гореф‑гадәтләре һәм кыйммәтләренә төшенделәр.
Көн дәвамында укучылар викториналарда катнаштылар, әкият геройларын рәсемгә төшерделәр, халык уеннары уйнадылар һәм команда белән биремнәр үтәделәр.Әкият — бөтен илнең балаларын берләштерүче универсаль тел. Бүген безнең «Дуслык күпере» тагын да ныгыды!
-
Россия — халыклар йорты 08.09.2026

8 сентябрь көнне, Грамоталык көне һәм Россия халыклары телләре көнендә, гимназиябез укучылары «Россия — халыклар йорты» Бөтенроссия диктантына кушылды.
Акция кысаларында гимназия укучылары рус һәм татар телләрендә текстлар яздылар.Бу укучылар өчен сынау гына түгел, ә мөһим мәдәни вакыйга булды. Текстлар аша алар күпмилләтле илнең бердәмлеге идеясе белән якыннан таныштылар. Туган телнең кыйммәтенә төшенделәр.
Барлык катнашучыларны диктантны уңышлы язулары һәм Грамоталык көне белән котлыйбыз!
Сүзгә мәхәббәт һәм төрле телләргә хөрмәт безнең гимназиябезнең мөһим үзенчәлеге булып калсын! -
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 07.09.2026

Бүген, 7 нче сентябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Дәрес Ленингад шәһәре халкының батырлыгы һәм ныклыгы турында, авыр вакытта да кешеләрнең кешелеклелек сыйфатларын һәм җиңүгә ышаныч саклап калулары турында иде. "Батырлык һәм хәтер. Ленинград блокадасы башлануына 85 ел" (1-5 сыйныф), "Николай Иванович Путилов" (6-11 сыйныф)дип аталды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады.













