Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 533 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Россия — халыклар йорты 08.09.2026

8 сентябрь көнне, Грамоталык көне һәм Россия халыклары телләре көнендә, гимназиябез укучылары «Россия — халыклар йорты» Бөтенроссия диктантына кушылды.
Акция кысаларында гимназия укучылары рус һәм татар телләрендә текстлар яздылар.Бу укучылар өчен сынау гына түгел, ә мөһим мәдәни вакыйга булды. Текстлар аша алар күпмилләтле илнең бердәмлеге идеясе белән якыннан таныштылар. Туган телнең кыйммәтенә төшенделәр.
Барлык катнашучыларны диктантны уңышлы язулары һәм Грамоталык көне белән котлыйбыз!
Сүзгә мәхәббәт һәм төрле телләргә хөрмәт безнең гимназиябезнең мөһим үзенчәлеге булып калсын! -
Дуслык күпере: Татарстаннан бөтен Россиягә кадәр 08.09.2026

Гимназиябезнең башлангыч сыйныф укучылары «Дуслык күпере: Татарстаннан бөтен Россиягә кадәр» республика акциясендә катнаштылар. Укучылар өчен бу көн тылсымлы әкият дөньясы буйлап сәяхәткә әйләнде.
Укучылар «Өч кыз», «Камыр батыр» һәм башка әкиятләр укыдылар. Яраткан геройлар образлары аша балалар яхшылык белән яманлыкны аерарга өйрәнделәр, шулай ук татар халкының гореф‑гадәтләре һәм кыйммәтләренә төшенделәр.
Көн дәвамында укучылар викториналарда катнаштылар, әкият геройларын рәсемгә төшерделәр, халык уеннары уйнадылар һәм команда белән биремнәр үтәделәр.Әкият — бөтен илнең балаларын берләштерүче универсаль тел. Бүген безнең «Дуслык күпере» тагын да ныгыды!
-
Эльмира Рөстәмовна Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертелде! 07.09.2026

Хөрмәтле хезмәттәшебез Эльмира Рөстәм кызы Хөснетдинованы зур профессиональ казанышы белән котлыйбыз!
Эльмира Рөстәмовна — Казан шәһәре Вахитов районының «Г. Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укытучысы. Ул 2026 елда Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертелде. Бу — аның югары һөнәри казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен бирелгән югары бәя.
Таныклыкта аның һөнәренә тугрылыгы һәм ирешкән нәтиҗәләре аерым билгеләп үтелгән. Эльмира Рөстәмовна һәр көн укучылар белән эшләүгә күп көч куя, бөтен күңелен биреп хезмәт итә. Гимназиябез исеменнән Эльмира Рөстәм кызына алдагы эшләрендә уңышлар һәм иминлек телибез! -
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 07.09.2026

Бүген, 7 нче сентябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Дәрес Ленингад шәһәре халкының батырлыгы һәм ныклыгы турында, авыр вакытта да кешеләрнең кешелеклелек сыйфатларын һәм җиңүгә ышаныч саклап калулары турында иде. "Батырлык һәм хәтер. Ленинград блокадасы башлануына 85 ел" (1-5 сыйныф), "Николай Иванович Путилов" (6-11 сыйныф)дип аталды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады. -
Вниманию родителей будущих первоклассников 05.09.2026

Уважаемые родители и законные представители будущих первоклассников!
Приемная компания по зачислению в 1 класс на 2026-2027 учебный год продолжается.
С 6 июля 2026 года начинается вторая волна по приему заявлений в первый класс
Заявления принимаются в следующие сроки: с 6 июля по 5 сентября 2026 года – для детей, не проживающих на закрепленной за школой территории.
С нормативными документами можно ознакомиться в разделе "Прием в 1 класс"
Прием документов летом будет осуществляться по следующему графику:
Пн - Пт: 9.00-15.00
Сб: по предварительной записи
- Прием заявлений будет проходить до момента заполнения свободных мест. Вакантных мест нет.
Приказ о зачислении производится только при предъявлении полного пакета документов.
-
Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне 03.09.2026

Бүген, 3 сентябрьдә, гимназиянең барлык сыйныфларында Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды.
Проблеманың хокукый ягына аерым игътибар бирелде: тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе 7 «Б» сыйныфында «Терроризм: дәүләт куркыныч хәлләргә ничек каршы тора» дигән темага бердәм сыйныф сәгате үткәрде.
Балалар террорчылыкка каршы көрәшнең юридик аспектларын тикшерделәр, законның нинди гамәлләрне җинаять дип санавын белделәр.
Мондый дәресләр укучыларга иҗтимагый куркынычсызлык мәсьәләләрен яхшырак аңларга, проблеманың җитдилеген һәм уяулыкның мөһимлеген аңларга ярдәм итә. -
Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне 03.09.2026

3 сентябрь көнне Россия Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнен билгеләп үтә.
Бу истәлекле дата 2005 елда «Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында» Федераль закон белән билгеләнгән.Бу көн Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. 2005 елның 1 сентяберендә боевиклар мәктәпне басып алган иделәр.
Беслан шәһәренең 1нче мәктәбендә булган теракт нәтиҗәсендә 314 кеше һәлак булды. Шуларның 186сы - балалар. Бу фаҗигагә 21 ел тула.Шул уңайдан гимназиябездә сыйныф сәгатьләре һәм әлеге темага әңгәмәләр үткәрелде.
-
Россия — минем офыкларым 03.09.2026

3 сентябрь көнне 6-11 сыйныф укучылары өчен «Россия — минем офыкларым» дәрестән тыш эшчәнлек курсы башланды. Курс яшүсмерләргә аңлы рәвештә булачак һөнәрләрен сайларга ярдәм итә.
-
ProSkills: эшләп кара һәм һөнәр сайла 03.09.2026

3 сентябрь көнне 8 «В» һәм 10 «А» сыйныфы укучылары «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узган «ProSkills: эшләп кара һәм һөнәр сайла» чарасында катнаштылар. Ул «Комплекслы куркынычсызлык» халыкара салон кысаларында уза.
-
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн 03.09.2026

1945 елның 3 сентябре - Россия Федерациясенең истәлекле датасы, икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн.
Шул уңайдан гимназиябнең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе әлеге темага багышланган сыйныф сәгате үткәрде.Дәрес барышында укучылар XX гасырның иң зур хәрби конфликтының йомгаклау этабы, Ерак Көнчыгыштагы җиңүдә совет гаскәрләренең роле, сугышның масштаблы нәтиҗәләре һәм бу датаның бөтен дөнья өчен әһәмияте турында белделәр.
Мондый очрашулар укучыларда Ватан язмышына игътибар, тарихи хакыйкатькә сакчыл караш һәм дөньяның кыйммәтен аңлауны формалаштырырга ярдәм итә.













