Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-563-96-05 |
| E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
| Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся |
| У нас учат: | 46 учителей |
-
Россия халыклары телләре көне уңаеннан 08.09.2026

8 сентябрь – Россия халыклары телләре көне уңаеннан Мөслим лицееның 10-11 нче сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате узды. Укучыларга «Россия халыклары телләре» исемле видеоязма тәкъдим ителде. Видеороликны караганнан соң, укучылар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чара укучыларда туган телгә, шулай ук Россиядә яшәүче башка халыклар телләренә хөрмәт уятырга, милли үзаңны көчәйтергә юнәлдерелгән иде
-
«Әкият көне» республика акциясе 08.09.2026

Россия Федерациясе халыклары телләре көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында, бүген, 8 сентябрьдә, лицей укучылары «Әкият көне» республика акциясенә кушылдылар. 4б сыйныфы укучылары китапханәдә Татарстан халыклары фольклоры дөньясы белән таныштылар. Әдәби салон кысаларында китапханәче һәм туган (татар) теле укытучысы Ситдикова Эльвира Дамир кызы балаларга бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, тематик китап күргәзмәсендә әсәрләренең яңа басмалары белән таныштырды.
-
«Россия – Халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты 08.09.2026

8 нче сентябрь көнне Мөслим лицеенда «Россия – Халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты узды. Масштаблы мәгърифәтчелек акциясе Россия Федерациясе халыклары телләре көненә багышланган һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уза. Диктант нигезендә-күренекле авар шагыйре Рәсүл Гамзатов әсәрләреннән өзекләр. Әлеге акциядә 120 укучы, 30 укытучы һәм 20 әти-әни катнашты










