МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Әниләр бәйрәме. 26.11.2014

Бәйрәм уңаеннан мәктәпкә әниләр чакырылды. Алар 8, 9 класс укучылары катнашында монтаж һәм концерт карадылар, Шамсова Р.Д. чыгышын тыңладылар . Җир йөзендә һәр хатын-кызны бәхетле иткән көн бит бу. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезне чын күңелдән шушы җир йөзен бизәгән Әниләр көне белән тәбриклибез.
Күңелегездә сезнең кояш яна,
Нурлы йөзегездә - яз яме.
Җирдә яшәү җырга әверелсен,
Котлы булсын әни бәйрәме!
Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
-
"Илһамлы каләм" конкурсы .
25.11.2014
VII Бөтенроссия "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында катнашып X сыйныф укучысы Фаррахова Г. ( укытучысы Хәкимова Г.Ш) " Авторның үз стилен чагылдыручы әсәр" номинациясендә җиңүче булды. Мурзина И., Хафизова И. (10 сыйныф), Вәлиева А., Җәлилова А. ( 9 сыйныф) "Шигъри сабантуй" поэтик фестиваленең II турында катнашып сертификатка ия булдылар.
-
"Фән фестивале" җиңүчеләре. 13.11.2014

Бөтенроссия фәнни-практик "Фән фестивале" конференциясенең район турында Шакирянов И. (11 кл), Фаррахова Г.(10 кл), Насретдинова А.(10 кл) торган укучылар төркеме (Җитәкчелеләре - Хәкимова Г.Ш. ) " Татарстан һәм татар халкы тарихы һәм мәдәнияте" номинациясендә 2 урын яулады.
-
Сингапур методикасы буенча укулар. 13.11.2014

Баек, Күбәк, Үрәзмәт, Әмәкәй мәктәбе укытучылары Сингапур методикасы буенча укыдылар.
-
Хокук айлыгы.
11.11.2014
Хокук айлыгы кысаларында 1-11 классларда класс сәгатьләре узды.
-
"Ачык ишекләр" көне. 30.10.2014
Кичә 9, 11 класс укучылары Мөслимгә "Бөгелмә аграр колледжы"ның 2 санлы филиалына "Ачык ишекләр" көненә бардылар. Укучылар колледж укытучылары белән аралаштылар, төрле һөнәрләр турында сөйләштеләр, уку цехларында, полигонда булдылар. -
1, 11 классларда ата-аналар җыелышы. 29.10.2014

Бүген 1 , 11 классларда ата-аналар җыелышлары үтте.1 класс укучыларының ата-аналары "Әлифба" дәресе карадылар, класс җитәкчесе Мәүләветдинова И.Р. ның "Белем алуда ничек ярдәм итәргә ?" дигән темага чыгышын тыңладылар, ә 11 класс ата-аналары класс җитәкчесе Суфиянова Р.М. белән "Интернетта балалар куркынычсызлыгы" һәм ЕГЭ га әзерлек темасына сөйләштеләр.
-
Ата-аналар җыелышлары. 25.10.2014

8, 10 класс укучыларының ата-аналары татар әдәбияты һәм Сингапур методикасы нигезендә уздырылган биология дәресе карадылар. 8 класс ата-аналары класс җитәкчесе Хәкимова Г.Ш. белән" Баланың шәхес буларак үсеше чорында аралашуның әһәмияте" темасына , ә 10 класс җитәкчесе Гайсина Р.З. ата-аналар һәм укучылар белән берлектә "Начар гадәтләр һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысы" дигән темасына әңгәмә үткәрделәр . Җыелыш һәм дәресләрдә күрсәтелгән презентацияләр ата-аналарга һәм укучыларга бик файдалы булды.
-
"Надо жить честно!" 24.10.2014

Ученица 10 класса Насретдинова А. награждена дипломом ЦВР в номинации "Рисунок", занявшая 2 место в районном этапе республиканского конкурса " Надо жить честно!"
-
Җыелышлар дәвам итә. 23.10.2014

Бүген 3,5,7 классларда ата-аналар җыелышлары узды. "Буш вакыт- алтын вакыт. Вакытны ничек бүләргә?" Менә шушы темага класс җитәкчесе Шаймарданова Р.Г. белән 3 классның әти-әниләре сөйләште. 5 класста "Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге" темасына класс җитәкчесе Мубаракова Д.Ф. чыгыш ясады. 7 класс укучыларының ата-аналары "Имтиханнарга әзерлекне кайчан башларга?" дигән сорауга җавап эзләделәр, татар теле дәресен карадылар, анкета сорауларына җавап бирделәр. Класс җитәкчесе Мурзина С.Н. аларны класс эшчәнлеге белән таныштырды.









