МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Боз сараена сәяхәт. 12.01.2015

6-7 класс укучылары Актаныштагы "Лачын" боз сараена экскурсиягә бардылар.
-
Уку алдынгылары өчен Чыршы бәйрәме. 28.12.2014

Бүген мәктәбебезнең алдынгы укучылары Мөслим муниципаль район башлыгы оештырган "Чыршы бәйрәме"ндә катнаштылар.
-
Яңа ел бәйрәме. 26.12.2014

Бүген мәктәптә "Яңа ел бәрәме" узды. Бәйрәм тарихы: XV гасырга кадәр Русиядә яңа ел 1 мартта башлана торган булган (Юлиан тәкъвиме). XV гасырдан башлап исә, яңа ел 1 сентябрьдә билгеләнә. 1700 елда Петр I әмере буенча, яңа елны башка Аурупа илләрендә кебек 1 гыйнвар көнне билгели башладылар.
-
Кар сыннары конкурсы. 25.12.2014

Мәктәп район буенча уздырылган "Кар сыннары" конкурсында актив катнашты.
-
Ветеранда кунакта. 23.12.2014

Мәктәп укучыларының ветераннар белән очрашуы-ул табигый һәм үтемле тарих дәресе. Алар күңелендә үз бабалары һәм әбиләре өчен горурлык көчәя. 9-11 класс укучылары (класс җитәкчеләре Шакирянова З.Ә., Гайсина Р.З., Суфиянова Р.М.) сугыш ветераны Мөшәрәфә әбигә бардылар һәм "Ветеранга бүләк" акциясе кысаларында ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Мөшәрәфә әби үзенең сугыш хәтирәләре белән уртаклашты.
-
Мәктәптә өмә. 19.12.2014

Әмәкәй авылының "Кояшкай" балалар бакчасы мәктәп бинасына күчү сәбәпле ремонт эшләре бара. Эчке эшләр белән бер үк вакытта мәктәпнең түбәсе дә алыштырыла. Мәктәп территориясендәге агач-такта материалларын җыештыру өмәсендә укучыларның әтиләре зур ярдәм күрсәтте.
-
Ветеранда кунакта. 18.12.2014

10 класс укучылары ( класс җитәкчеләре Гайсина Р.З.) тыл һәм хезмәт ветераны Дөрия әбигә бардылар һәм "Ветеранга бүләк" акциясе кысаларында ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Брейн-ринг. 12.12.2014

10-11 класс укучылары арасында брейн-ринг узды.
-
"Ветеранга бүләк" акциясе. 11.12.2014

Укучылар район күләмендә уздырылган "Ветеранга бүләк" акциясендә катнаштылар. 9, 2, 4 класс укучыларының ( класс җитәкчеләре- Шакирянова З.Ә,Мухамадиева А.Ф.) эшләре иң яхшылары дип бәяләнде һәм районга җибәрелде.
-
Ватан геройлары көне. 09.12.2014

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әхмәтов Р.Ә "Ватан геройлары" темасына 5-11 класслар өчен тәрбия сәгате уздырды.









