МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
"Туган тел" көне узды. 24.02.2015

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көнне билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 нче елның 21нче февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады.
Безнең мәктәптә бу бәйрәмне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсова Р.Д. оештырды. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, тапкырлыкта көч сынаштылар. Бәйрәм Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Ата-аналар җыелышы.
20.02.2015
Кичә мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта 9 класс укучыларының сыйныф җитәкчесе Шакирянова З.Ә. тәрбия темасына, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хамматуллина Р.М. чирек йомгаклары турында чыгыш ясады.
-
Ату ярышы. 20.02.2015

Советлар Союзы Герое Вәҗетдинов Г.В. призына ату ярышларында мәктәп командасы 2 урынны яулады.Шәхси беренчелектә Якупов И. II урын , Насретдинова А. I урын алды. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз, алда да уңышлар телибез.
-
"Ел укытучысы" конкурсының финалы. 18.02.2015

"Ел класс җитәкчесе" конкурсында катнашкан Мурзина С.Н. "За педагогические находки и творчество" номинациясендә җиңү яулады, мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз, уңышлар телибез.
-
Студентлар белән очрашу. 05.02.2015

Мәктәптә студентлар белән очрашу кичәсе үтте. Студентлар төрле уку йортлары турында сөйләделәр.
-
"Ел класс җитәкчесе" конкурсы. 03.02.2015

Район күләмендә узган конкурста 7 классның җитәкчесе Мурзина Силүзә Нәҗиповна катнашып уңышлы чыгыш ясады: ачык класс сәгате күрсәтте, проект эше яклады һәм үзенең эшчәнлеге белән таныштырды.
-
"Сәламәтлек көне" узды. 31.01.2015

Бүген мәктәптә "Сәламәтлек көне" узды. Барлык укучылар һәм укытучылар коллективы чаңгыга басты.
-
Шефлык дәвам итә. 29.01.2015

Һәр атнада укучылар үзләренә билгеләнгән өлкәннәргә шефлыкка баралар.
-
Укытучыларның III кышкы Спартакиадасы. 24.01.2015

Бүген укытучылар коллективы III кышкы Спартакиадада актив катнашып волейбол ярышында ( Мубараков И.М.,Әхмәтов Р.Ә., Исламов Р.А., Ханнанова Г.М., Шакирянова И.И., Мубаракова Д.Ф.) -2 урын, мәктәп директорлары өчен чаңгы ярышында Мубараков И.М.- 2 урын,подтягивание буенча ярышта Хәкимова Г.Ш. - 2 урын яуладылар. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм тагын да зур уңышлар телибез.
-
" Ел укытучысы" конкурсы. 22.01.2015

Рус теле һәм литература укытучысы Фаррахова Резеда Геннадиевна " Ел укытучысы" конкурсының зона этабында катнашты.









