Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Татарстан флагы көне 29.11.2023

Шундый матур яшел төсе,
Ул кызылы, ул агы.
Жилферди Казан өстендә
Безнең дәүләт флагы.
Татарстан флагы нинди төсләрдән тора? Өстә - яшел, аста – кызыл, ә уртада – ак төс сүрәтләнгән. Яшел төс – табигатьне, яшьлекне, ак төс – чисталыкны, намусны,татулыкны, кызыл төс – кояш төсе, батырлык төсе. .
-
Әниләр көне белән! 24.11.2023

Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә.
Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр!
Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә иң изге теләкләр телибез. -
Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне 17.11.2023

Ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә . 17 ноябрьдә безнең балалар бакчасында массакүләм игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән чара үтте. Юлларда үлүчеләр санын киметү өчен ашыгыч рәвештә гамәли чаралар күрү кирәклеге турында тематик әңгәмәләр үткәрелде. Тәрбияләнүчеләрнең игътибарына, йөртүчеләрнең юлда игътибарлы булып,кешеләрнең гомерен саклап калу өчен юл кагыйдәләрен һәм тизлекне дөрес сайлап йөрергә кирәклеге әйтелде.Юл билгеләре буенча белемнәрне һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгытып төрле уеннар үткәрелде.
-
Сак булыгыз- грипп! 09.11.2023

Балаларда гриппны профилактикалау мөһим һәм мәҗбүри сезонлы чара, аның ярдәмендә сез балаларыгызның сәламәтлеген куркыныч вирустан саклый алачаксыз.
-
4 ноябрь – Бердәмлек көне. 03.11.2023

“Бердәмлек" төшенчәсе туплану, берләштерү ул.Дуслык, бердәмлек турында башлангыч төшенчәләр гаиләдә һәм балалар бакчаларында бирелә. Без балалар арасында бердәмлек, дуслык тәрбияләүне иң мөһим мәсьәләләрнең берсе дип саныйбыз. Моны истә тотып, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән төрле чаралар үткәрәбез.
-
Сөмбелә бәйрәме 24.10.2023

Һәр халыкның үз традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар. Татар халкының шундый бәйрәмнәренең берсе — Сөмбелә бәйрәме. Бүген безнең балалар бакчасында “Сөмбелә” бәйрәме булып үтте. Сөмбелә- бәйрәме иген-кырлардан уңышлар җыелып беткәч уздырыла. Көзге муллык - уңыш басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, жиләк - җимеш ул.
-
22 октябрь-Хәйрия ярминкәсе 23.10.2023

22 октябрьдә "Караван-сарай" янындагы мәйданчыкта белем бирү учреждениеләре катнашында хәйрия ярминкәсе узды. Ярминкәдә балалар бакчалары хезмәткәрләре үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмалар, кондитерлык әйберләре, көнкүреш әйберләре тәкъдим итте.
Хәйрия ярминкәсенә килгән һәркемгә зур рәхмәт белдерәсебез килә! -
20 октябрь - Халыкара повар һәм кулинарлар көне 20.10.2023

Безнең балалар бакчасында күп еллар пешекче hөнәрен яратып башкаручы Мухиббуллина Илһамия Гариф кызы хезмәт куя. Гадәттә пешекче артист кебек җитез, хәрәкәтчән, врач кебек сак һәм игътибарлы, рәссам кебек зәвыклы булганда гына үз һөнәренең остасы, диләр. Безнең Илһамия Гариф кызы шундыйлардан. Анын турында жылы сүзләр белән генә телгэ аласы килә . Аның өчен иң зур бүләк – балаларның буш тәлинкәләре, рәхмәт сүзләре.
-
Театр яктылыкка,нурга илтә! 18.10.2023

Лашман урта мәктәбенең Резеда Закир кызы Галимова оештырган театр түгәрәгенә йөрүче балалар, бакчабызга үзләренең чыгышлары белән килделәр.Яшь артистларга алга табада уңышлар телибез.
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 30.09.2023

Безнең өчен бик якын, хөрмәтле булган, өлкәннәребез!
Бер күрешү – үзе бер гомер, ди
Күрештегез бүген биредә.
Ходай насыйп итте бәйрәм көнне
Җыелышып монда килергә.Сез булганда әле, без – бәхетле.
Нур бөркелә сезнең йөзегездән.
Бәйрәм сәламе итеп, җылы сүзләр
Һәм теләкләр кабул итегез бездән!









