Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
1 октябрь -Өлкәннәр көне 30.09.2022

Һәр җирдә бер хикмәт көтә
Бүген гади көн түгел
Бүген өлкәннәр бәйрәме
Шуңа шатлана күңел
Гел яхшыга өйрәтәсез
Тыңлыйбыз сезнең сүзне
Һәр эштә үрнәк сез безгә
Хөрмәт итәбез сезне. -
Саулык - зур байлык 26.09.2022

“Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен-һәрвакыт хәрәкәттә булсын”
Ж.Ж.Руссо. -
А.Алиш әкиятләренә сәяхәт 15.09.2022

Балалар язучысы А. Алишның әсәрләренә кызыксыну уяту һәм балаларда сәламәтлекне саклау, ныгыту кебек яхшы сыйфатларга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан без дә бергәләшеп “Әкиятләр иле”н гизеп кайттык Абдулла Алиш балаларны бик яраткан, алар өчен бик күп кызыклы әкиятләр иҗат иткән. Алар мавыктыргыч, тирән мәгънәле, җыйнак, музыкаль яңгырашлы. Аны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән жанр да– әкиятләр.
-
11 сентябрь -Танкистлар көне 12.09.2022

11 нче сентябрь көнне илебездә танкистлар көнен билгеләп үттеләр. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, бәйләнешле сөйләм үстерү, балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту, әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан балалар бакчасында танкистлар турында белемнәр тирәнәйтелде.
Халкыбыз тыныч яшәсен өчен, хәрбиләр, җирдән күктән һәм диңгездән безне гел саклап торалар икән. Безнең шундый батыр, кыю сакчыларыбыз булганда без тыныч яши алабыз.
Бәйрәм белән!!! -
1 сентябрь -Белем көне. 01.09.2022

Белем көне белән, дустым,
Омтыл һәр көн белемгә!
Җиһанның бар төсмерләре
Чагыла уку-гыйлемдә! -
Туган көнең белән, Татарстан 29.08.2022

29 август көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Татарстан Республикасы көненә багышланган «Туган илем минем - Татарстан» дигән чара үткәрелде.Балаларны республикабызның төп символлары - флаг, герб белән таныштырдык. Ватан турында шигырьләр укыдык, табышмакларга җаваплар бирдек, дуслык турында җырлар тыңладык, төрле уеннар уйнадык.
Дуслык һәм үзара аңлашу, һәркем турында кайгырту, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт - болар барысы да күпмилләтле республикада тынычлыкны саклауга ярдәм итә. -
22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне 22.08.2022

22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан безнең балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде: балалар флагтагы hәр төснең мәгънәсе белән таныштылар, флагларны танырга, дәүләт символикаларын аерырга өйрәнделәр, зур кызыксыну белән Россия флагын ясадылар.
Дәүләт флагына ихтирамлы караш, Ватаныбыз өчен һәрвакыт горурланып яшәүне чагылдыра! Россия Федерациясе Дәүләт флагы горур җилфердәсен! -
Хәрби-Диңгез флоты көне 29.07.2022

Лашман “Ләйсән” балалар бакчасы ММББУ да 29 июль көнне Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган тематик чаралар узды. Педагоглар балаларга "флот", "безозырка", "тельняшка", "мундир", "матрос", "боцман", "мачта", "азык", "штурвал" һ.б. кебек яңа сүзләрне ачарга тырыштылар. Балалар хәрби корабларның төрләре белән таныштылар, презентацияләр карадылар, рәсемнәр ясадылар, тәрбиячеләр балалар белән әңгәмәләр үткәрделәр, китаплар укыдылар, мультфильмнар карадылар.
Безнең чаралар балаларда патриотизм, үз илебез өчен горурлык, үз тормышларын диңгез белән бәйләгән батыр кешеләр өчен горурлык хисе тәрбияли дип ышанабыз. -
8 июль- Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне". 08.07.2022

Минем бүген бер теләгем -
Гаиләмнең бердәмлеге.
Бердәм гаилә, тату гаилә -
Милләтнең күркәмлеге. -
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2022

Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.









