Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №3 поселка городского типа Актюбинский" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ,Азнакаевский муниципальный район, п.г.т. Актюбинский ул. Лесная, д. 22А |
| Телефон: | +7(855)-923-01-47 |
| E-Mail: | S3akt.azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №3 пгт. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галеева Аделя Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 201 учащихся / 201 укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №3 поселка городского типа Актюбинский" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 761 762 763 764 765 766 767 ( 768 ) 769 770 >>
-
Курск дугасындагы көрәшнең 70 еллыгын билгеләү 20.09.2013

Бүген ягъни 20 нче сентябрь көнне без Бөек Ватан сугышы тарихында тагын бер истәлекле көн булган Курск дугасындагы көрәшнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан мәктәбебезнең тарих укытучысы Зөлфия Вагыйз кызы бик эчтәлекле чара уздырды.
-
Класс сәгате "Чисталык дәресе" 17.09.2013

17 сентябрь көнне Актүбә 3 нче гомуми урта белем мәктәбендә "Чисталык дәресләре" булып узды. Укучылар чисталык һәм гигиена, табигатьтәге экологик проблемалар турында сөйләштеләр, презентацияләр карадылар. Класс сәгатьләре укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Китапка икенче тормыш бүлэк ит! 15.09.2013

Мәктәп китапханәсе тормышына укытучыларыбыз, укучыларыбыз, эшчеләребез битараф тугел. "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" ("Подари книге вторую жизнь!") акциясендә күп кенә катнашучылар булды.Менә алар:укыту эшләре буенча директор урынбасары-Гараева З.В.- 61 китап, повар ярдэмчесе - Төхватуллина Ф.М. - 9 китап, 11 сыйныф укучысы - Ибраһимова Гөлнара - 6 китап, 9 сыйныф укучысы - Сафин Касыйм - 5 китап, 8 сыйныф укучысы - Зарипов Илгизәр - 4 китап. Әле һаман да мәктәп китапханәсенә китап бүләк итәргә теләк белдерүчеләр бар.Рәхмәт аларга.
-
Безнекеләр булдыра! 14.09.2013

Шимбә көнне Азнакай шәһәрендә “Кросс наций-2013» булды Безнең мәктәптән Хөснуллин Ильяс 2001-2002 нче елгы егетләр арасында- 1 нче урынны,Фассахова Азалия 1997-98 нче елда туган кызлар арасында 3 нче, Гареева Эльвира- 5 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз!
-
Ата - аналар җыелышы 13.09.2013

13 нче сентябрь көнне безнең мәктәптә "Укучы, укытучы һәм ата - ана арасындагы мөнәсәбәт" дигән темага ата - аналар җыелышы булды. Физика укытучысы Хуҗина Гөлназ Рөстәм кызы бик эчтәлекле итеп "Үзең нинди - балаң шундый" дигән темага чыгыш ясады. Мәктәп директоры Исламов Радик Алимас улы әти-әниләрне 2013-2014 нче уку елында мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре белән таныштырды. Ата - аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр. Шулай ук бистәбезнең балалар табибы Әлфирә Рифкать кызы да балаларның сәламәтлеген саклау буенча бик күп файдалы киңәшләр бирде, уку һәм тәрбия процессында эшчәнлекне арттыру, сәламәтлекне ныгыту өчен дөрес туклану рационы, һәм көнлек режимны ничек төзергә кирәклеген төшендерде.
Укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гараева Зөлфия Вагыйз кызы 2012-2013 нче уку елына күзәтү ясады. ГИА, ЕГЭ буенча нәтиҗәләр ясады. Ата - аналар җыелышы бик эчтәлекле һәм файдалы булды.
-
Эзтабарларга кабул итү 12.09.2013

Бүген 12 сентябрь көнне 2 нче сыйныф укучылары, Гагарин исемендәге мәдәният йортына "Эзтабарларга кабул итү" бәйрәменә бардык.
-
Сәнгать мәктәбендә кунакта. 11.09.2013

Бүген,яъни 11нче сентябр көнне, башлангыч сыйныф укучылары сәнгать мәктәбенә"Ачык ишекләр" көненә бардылар.Анда алар музыка һәм сәнгать мәктәбе эшләре белән таныштылар .Үзләренә бик күп кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алып кайттылар.
-
Урок финансовой грамотности 06.09.2013

6 сентября 2013 года для учеников 10-11 классов состоялся урок "Финансовая грамотность". Ребята с интересом общались с начальником учета и отчетности Актюбинского муниципального поселкового совета Степаненко В.П.
-
"Көзге кросс" 06.09.2013

Бүген, 6 сентябрь көнне, безнең мәктәптә балаларның физик эзерлеген бәяләү, спортка мәхәббәт уяту максатыннан "Көзге кросс" уздырылды.
-
Зур яңалык! 04.09.2013

Бүген, ягъни 4 нче сентябрь көнне безнең мәктәптә зур вакыйга булды. Мәктәп белән җитәкчелек итү өчен Исламов Радик Алимас улы директор итеп билгеләнде. Мәктәп коллективына яңа директор белән берлектә иҗади уңышлар телибез.














