Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №3 поселка городского типа Актюбинский" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ,Азнакаевский муниципальный район, п.г.т. Актюбинский ул. Лесная, д. 22А |
| Телефон: | +7(855)-923-01-47 |
| E-Mail: | S3akt.azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №3 пгт. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галеева Аделя Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 201 учащихся / 201 укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №3 поселка городского типа Актюбинский" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 761 762 763 764 765 766 ( 767 ) 768 769 770 >>
-
Хәтер көне 14.10.2013

Бүген 14 октябрь көнне безнең мәктәптә "Хәтер көненә" багышланган чара узды. Тарих укытучысы Гараева Зөлфия Вагыйз кызы бик эчтәлекле итеп чыгыш ясады, презентациягә нигезләп халкыбызның үткәне турында сөйләде. Тарихи вакыйгаларга нигезләп уздырылган бу чара бик эчтәлекле һәм файдалы узды.
-
Җимлек ясау 14.10.2013

2 нче сыйныф укучылары арасында укытучылары Гөлназ Рафаеловна җитәкчелегендә җимлек ясау буенча бәйге оештырылды. Бу эштә балалар бик теләп катнашты. Әтиләрнең моңа кадәр күрелмәгән талантлары ачылды. Кошлар сөенерләр инде!
-
Мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы 11.10.2013

11 нче октябрь көнне Азнакайда укытучылар арасында спартакиада узды. Безнең мәктәп укытучылары бу чарада актив катнашты "Өстәл теннисы" буенча Шакирова Дания Абузаровна - 3 нче урынны, турникта күтәрелү буенча Баграмов Ильяс Ильдус улы - 2 нче урынны яулады. Әфәрин котлыйбыз коллегалар!
-
Укытучылар көне 04.10.2013

4 нче октябрь көнне безнең мәктәптә “Укытучылар көне” билгеләп үтелде.Үзидарә көне булганлыктан укучылар дәресләр бирделәр, үзләренә белем бирүче укытучыларын, мөгаллимнәрен профессиональ бәйрәмнәре белән котладылар. Бик матур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
-
Өлкәннәр декадасы 03.10.2013

10 нчы сыйныф укучылары “Өлкәннәр декадасы ”кысаларында бик күп игелекле эшләр башкардылар. 3нче октябрь көнне үзләренең шефлык эшенә барып Фәрзия әбигә булыштылар,аны өлкәннәр көне белән котладылар. Әфәрин,укучылар! Киләчәктә дә бары игелекле гамәлләр генә кылырга язсын сезгә.
-
Урман утырту 03.10.2013

3 нче октябрь көнне мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучылары һәм хезмәткәрләре бергәләшеп агач утыртырга бардылар. Безгә Ленин урамы беркетелгән иде. Зур тырышлык белән башкарылган эш бик күңелле һәм файдалы булды. Безнең мәктәп “Урман утырту” акциясендә бик теләп катнашты.
-
Су басу төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм
25.09.2013
Бу атна изге гамәлләр эшләү атналыгы булды.Без су басу төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм оештырдык.Безнең мәктәп коллективы тормыш кирәк-яраклары, кием-салым,уку әсбаплары җыеп бирде.Бу саваплы эштә актив катнашкан укытучыларга,укучыларга һәм әти-әниләргә зур рәхмәт белдерәбез.
-
В конно-спортивной школе 23.09.2013

23 сентября 6 класс под руководством классного руководителя Зариповой Л.А. совершили экскурсию в Актюбинскую конно-спортивную школу. Ученики узнали много интересного, в том числе о традициях школы, об условиях приема в школу и успехах Актюбинской конной школы. Воспитанники конно-спортивной школы посещают ее бесплатно, имеют возможность участвовать в спортивных мероприятиях разного уровня. Многие ученики 6 класса изъявили желание записаться в прославленную Актюбинскую конно-спортивную школу.
-
Кытай Халык Республикасыннан килгән кунаклар белән очрашу 20.09.2013

Бу атна тантаналы вакыйгаларга бик бай булды. Безгә Кытай Халык Республикасыннан кунаклар килде. Алар Актүбә бистәсенең иң матур урыннарында булдылар, сәләтле укучыларның чыгышларын карадылар.
-
Көзге бал
20.09.2013
20 нче сентябрь көнне башлангыч сыйныфларның "Көзге бал"лары шаулап үтте. Һәр укучының көзге уңышлардан ясаган кул эшләре бүлмәгә ямь өстәде. "Чәчмә сорау" бәйгесендә "Кояшкай" һәм "Динамит" командалары белемнәрен сынадылар. Дуслык җиңеп чыкты.














