Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №3 поселка городского типа Актюбинский" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ,Азнакаевский муниципальный район, п.г.т. Актюбинский ул. Лесная, д. 22А |
| Телефон: | +7(855)-923-01-47 |
| E-Mail: | S3akt.azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №3 пгт. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галеева Аделя Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 201 учащихся / 201 укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №3 поселка городского типа Актюбинский" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 761 ( 762 ) 763 764 765 766 767 768 769 770 >>
-
Студентлар белән очрашу кичәсе. 24.01.2014

24 нче гыйнвар көнне безнең мәктәптә студентлар белән очрашу кичәсе булды. Шул уңайдан 11нче сыйныф укучылары бик кызыклы программага нигезләнгән чара уздырдылар.Кичәгә мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган укучылар, ягъни бүгенге көндә төрле ВУЗларда белем алучы студентлар җыелды. Алар укучыларга профессия сайлауга юнәлеш биреп кенә калмадылар,ә юлларында очраган авырлыклар белән дә уртаклаштылар.Мәктәп елларының күңелле мизгелләрен искә алу белән бергә үзләренә белем биргән укытучыларга зур рәхмәт хисләрен дә җиткерделәр.Кичә бик күңелле һәм файдалы булды.Бу кичәдән һәркем үзенә кирәкле мәгълуматны алды. 11 нче сыйныф укучылары һәм класс җитәкчесе Светлана Фаиловнага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Класс сәгате "Мин әти - әниемнең һөнәре турында нәрсә беләм". 21.01.2014

Бүген "Мин әти - әниемнең һәнәрләре турында нәрсә беләм" дигән темага сыйныф сәгатьләре булып узды. 7 сыйныф укучылары бу чарада бик актив катнаштылар. Алар барысы да әти - әниләренең эш урыннары турында мәгълүмәтләр алып килгәннәр .Балалар үз әти-әниләре сайлаган профессиянең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында бик горурланып чыгыш ясадылар Дәрес ахырында сыйныф җитәкчесе Эльвира Фәнис кызы анкета уздырды һәм киләчәктә кайсы укучының нинди һөнәр сайлавы турында мәгълүмат туплады..
-
Алмаш үстерәбез. 17.01.2014

4 нче сыйныф укучыларын урта звенога күчешкә әзерләү эше бара. 5 нче сыйныфта укытачак укытучылар белән алар арасында дәрестә һәм дәрестән тыш аралашу эше алып барыла. Матур мөнәсәбәтләр укучыларга 5 нче сыйныфта төрле фән укытучыларына гадәтләнергә ярдәм итә.
-
БДИ га әзерлек 16.01.2014

15 нче гыйнвардан башлап 9 нчы сыйныф укучылары өчен төп һәм сайланган фәннәрдән тикшерү имтиханнары бара. Мониторинг укучыларның дәүләт имтиханнарына әзерлек дәрәҗәсен күрсәтә һәм кисәтә.
-
Сәламәт яшәү. 11.01.2014

11 нче гыйнвар көнне Актүбә бистәсендә оешма җитәкчеләре арасында "Кышкы спорт сезоны"н ачу уңаеннан, чаңгы ярышы булып узды. Мәктәбебез директоры Радик Алимасович 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Уку елының өченче чиреге башланды. 10.01.2014

Укучылар көч туплап, ял итеп, бер - берсен сагынып кышкы каникулдан килделәр. Өченче чирек бик җаваплы һәм озын, ләкин ул бик тиз үтә. Уңышлар сезгә!
-
Ур-ра, КАНИКУЛЛАР! 24.12.2013

25 нче декабрьдән 9 нчы гыйнварга кадәр мәктәп укучылары өчен кышкы каникуллар чоры.
-
Ата - аналар җыелышы. 23.12.2013

23 нче декабрь көнне "Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек" дигән темага ата - аналар җыелышы булды.
-
Чаңгы ярышы 21.12.2013

21 нче декабрьдә чаңгы сезоны ачылу уңаеннан Азнакай шәһәрендә чаңгы ярышлары үтте. Безнең мәктәп укучысы Фассахова Азалия 1996 - 1997 нче елгы укучы кызлар арасында үткәрелгән ярышта II нче урынны алды. Котлыйбыз!
-
Республиканская природоохранная эколого - образовательная акция "Урок - чистоты" 20.12.2013

В нашей школе 20 декабря был проведен единый урок 5-11 классов по теме "Загрязнение и охрана окружающей среды". Сабирзянова Р.Н., учитель географии и биологии, выбрала проектную технологию, как форму проведения урока.
В начальных классах был проведен единый урок по теме "Экология окружающая среда и ее охрана".














